- 21.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №2 (18 гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
Бүгенге яшьләргә карыйм да, сокланам. Әллә заманасы шундый булганга, көнне төнгә ялгап 5-6 ел уку һәм шулай диплом алу модасы инде күптәннән искереп бара. Статистик мәгълүматларга күз салсаң, хәзерге яшьләрнең 65 %ы уку белән беррәттән, эшне дә алып бара. Кайберләре акчаны иркенрәк тоту, әти-әни кесәсен бик нык какшатмас өчен тырышса, кайберләре киләчәк турында кайгыртып, «стаж» туплый. Беребезне дә бит укуны тәмамлап, кулга диплом алгач, ике куллап эш урынына алырга атлыгып тормыйлар. Егетләрнең армиягә китәсе булса, яшь кызлар, янәсе, кияүгә чыгып, бала таба. Декрет ялына чыккач аңа тагын алмаш эзләргә кирәк. Шуңа күрә, эшкә урнашу таләпләре көннән-көн кырыслана бара. Көндезге бүлектә укып, берникадәр күләмдә хезмәт хакы алып, укып бетергәч тәҗрибәң дә булса, менә күңелле булыр иде ул. Тик бу турыда әлегә хыялланырга гына кала.
Һичшиксез, эшләүнең уңай яклары да күп, тискәре яклары да бар. Икесе дә һәрьяклап студентка тәэсир итәләр. Үз җаваплылыгыңны тоеп, эшкә урнашкач, аңа җаваплы карый белергә, сүз ишеттермәскә кирәк. Укысаң да, көн дә иртүк эшкә китәсе була. Шулай итеп, көн саен өйрәнәсе лекцияләрең җыелып бара. Семестр ахырында алардан имтихан тапшырасы була, ә укытучының журналында көн дә «дәрескә килмәгән» дигән тамга торачак. Шулай итеп, имтихан да кала, чөнки мин «эшкә урнашкан идем» дигән сүзеңне бүгенге көндә берсе дә тыңлап тормаячак. Янәсе, укырга кердеңме син, эшләргәме? Гәрчә, «үзең эшләп ашау» дәрәҗә булса да. Шуңа карамастан, студентның эш тәҗрибәсе арта, яңа дуслар табу, аралашу даирәсе киңәя, дөньяга башкачарак карый башлыйсың кебек. Гомумән, уку турында онытасың була инде.
Дөрестән дә, мондый вакытта бар нәрсәне энәсеннән җебенә кадәр яхшылап уйларга, тикшереп карарга, фикерләшергә кирәк. Акча эшлим дип кенә йөреп булмый шул ул. Сәламәтлегең какшый башласа, имтиханыңны бирә алмасаң, акча эшләүнең файдасы күзгә дә күренмәячәк. Шуңа да вакытыңны дөрес һәм файдалы итеп бүләргә өйрән, студент. Студент хәлен студент кеше генә аңлый шул!
Ландыш ВӘЛИЕВА.
КФУ студенты.
Комментарии