- 21.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №2 (18 гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
Яңа елда Санта Клаусның боланнар җигелгән чанада килгәнен күптәннән белә идем. Ә безнең Кыш бабаебыз исә башка «транспорт»ны ошата. Бәйрәмне атларда килеп ачып җибәрә. Һәм аның беренче тукталышы – Түбән Кама районындагы Чаллы Башы авылы. Һәр елның 31нче декабрь көнендә ул атлар белән бергә авыл урамнарын әйләнеп чыга. Бу йоланың ничек үткәнен күрергә теләп, Кыш Бабайның ямщигы (кучер) булдым.
Үтеп баручы елның соңгы көнендә, сарайдагы әтәчләрдән кала, авылда беренче булып Фәйзелхак бабай уянадыр, мөгаен. Иртә торып, ашау-эчүне онытып, иң элек атының хәлен белергә чыгуының сәбәбе шунда ки, бәйрәм кунакларын авыл белән таныштыру бурычы тулысынча «бахбай» белән аның өстендә. Шуның өчен карт үзен матурлаганчы, башта малын бизәндерә: кыңгыраулар, ялтыравыклар элә, ялын кыскарта.
– Яшьрәк чакларда бер чанага өчәр ат җигеп чыга идек Яңа ел алдыннан. Хәзерге кебек бер-ике чана белән генә түгел, унлап-унбишләп җыела идек. Иң элек авыл урамнарыннан йөреп чыгабыз, аннары туп-туры шәһәргә китәбез. Машиналар бик күп түгел ул вакытта. Шәһәрнең башында ук безне кечкенә малай-шалайлар көтә иде. Бөтен урамнарны узып чыкканчы артыбыздан калышмый иделәр. Хәзер генә ул, шәһәр түгел авылда да борылып караучы юк. Тора-бара шушы йоланың онытылганын сизми дә калдык. Дөрес, Сабантуй алдыннан сөлгеләр җыярга чыгабыз инде. Әле анысында да яулыклар биргәндә чүт еламыйлар. Әйтерсең лә, ярты йөрәкләрен өзеп бирәләр, – дип сөйли бабай, атын җигеп йөргән арада.
Шушы мизгелдә мин атның күзләрендәге ниндидер ак тапларга игътибар иттем. Фәйзелхак бабай кулын җилкәмә куеп: «Әйе балам, ул сукыр. Бер күзе туганда ук күрми иде. Соңыннан икенчесе дә күрми башлады», – диеп, авыр сулап куйды. Ләкин атны зәгыйфь дип әйтмәссең. Бернинди авырлыксыз абзардан да чыкты, чана белән капка алдына да чыгып басты.
Фәйзелхак бабай әзерлек эшләрен бетереп йөргән вакытта, капка төбенә тагын бер чана килеп туктады. Монысы инде заманча бизәлгән. Бер яктан Татарстан флагы, икенче яктан Русиянеке җилфердәп тора иде.
Ел буе көткән кунакларны без авыл клубыннан алып киттек. Әле ярый Кыш бабай безнеңчә киенгән булып чыкты: озын кызыл тун, кулларында кәҗә бияләе, ап-ак итек һәм аякларга хәтле «сузылган» сакал. Киеменә игътибар итүнең сәбәбе шунда ки, Казанда булганда, бер иптәшем Яңа елда Кыш бабай булып йөрергә тәкъдим иткән иде. «Карт»ның нәрсә киячәген күргәч, балаларга бүләк тарату теләге кинәт кенә каядыр югалды. Таза күренсен өчен эчкә мендәр тыгу, билгә хәтле дә төшмәгән кыска күлмәк, әбинең лупа хәтле күзлеге – бу бит Санта-Клаус киеме. Мондый кыяфәттә берәр авыл йортына килеп керсәң, сәнәк белән куып чыгарачаклар. «Хәзерге шәһәр балаларына нәрсә кисәң дә бара инде, иске кызыл «кожан» булса да ярый. Алар өчен иң мөһиме – бүләк алу», – дигәнне ишетү минем өчен сәер булды.
Атлар җигелгән, бүләкләр әзер, Кыш бабай белән Кар кызы чанада – бәйрәм өчен барысы да бар төсле. Тик авыл халкы гына аның хисен сизми, ахры. Тирә-якка яңгыраган кыңгырау тавышлары да кеше күңелен тетрәндермәде. Тәрәзәдән чаналарны озатып калган йөзләрне генә күрергә була иде. Шәһәрдә болай йөри башласаң, бармак белән төртеп булса да күрсәтәләр. Ә монда хәтта анысы да юк. Ишегалларында өргән этләр һәм телефон белән фотога төшереп үтүче бер-ике кеше генә кәефне күтәрде.
– Әйе, халык хәзер үзгәрде шул. Элегрәк вакытта чана артыннан ярты авыл баласы җыелып чаба иде. Бәйрәм алдыннан хәтта гармунчы да юк бит. Гармун бик кыйбат тора, ватыла калса, акчасы түләп бетергесез, дип кенә җавап бирделәр, – ди Фәйзелхак абый.
Чынлап та, шушы мизгелдә авылны гармун тавышлары уятыр иде. Ләкин ул булмады.
– Икенче елга гармунчыны да чакырырга кирәк, – диде авыл рәисе бу мәсьәлә буенча.
Чаллы Башын кечкенә авыл димәссең. Үз мәчете бар, авыл үзәгендә интернат урнашкан. Ә менә бәйрәмнең төп символы турында онытканнар, ахры. Яңа ел дигәч, мин яшел чыршыны күз алдыма китерәм. Ләкин авылда аны таба алмадым. Куймаганнар. Клубта кичен бал-маскарад булачак, ә чыршы юк. Аның урынына ниндидер лотерея уйнатылачак, диелгән. Күрәсең, теге иптәшемнең сүзе дөрес булган. Кешегә чыршысы да кирәкми, Кыш бабае да, бары тик лотереяда уйнатылган бүләкләр генә кирәк.
Аның каравы, Фәйзелхак бабайның күңеле чиста калды. Ул үз бурычын үтәде, Кыш бабайны авыл белән таныштырды. Атындагы кыңгырауларны кадакларга элеп, алар белән киләсе елга кадәр саубуллашып, зур гаиләсе белән Яңа елны каршыларга дип, өстәл артына утырды.
Динар ВӘЛИЕВ.
КФУ студенты .
Сантага – боланнар, ә Кыш бабайга – атлар ,

Комментарии