- 20.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Укытучы… Аның нинди икәнлеген аңлатып торырга кирәк түгелдер. Минем өчен укытучы белән табиб иң игелекле һөнәрләр санала. Инде үзебез пенсия яшенә җитеп килсәк тә, балачагыбызга үрелеп ябышкан укытучыларыбыз сагындыра. Кызганыч, күпләр инде юк. Кем ничектер, мин җай чыккан саен яраткан укытучыларыбызның хәлен белешеп торам. Әле бу атнада да Арча районы Яңа Кенәр авылында улы, килене тәрбиясендә яшәүче беренче укытучым Равилә апа янына кереп чыктым. 91 яшен тутырган бу олпат апа янында балачакка әйләнеп кайткан кебек буласың. Ул без – тиктормас шуклар ничек булганбыз, нишләгәнбез… нәни детальләренә кадәр хәтерләп сөйли. Мин үзем белмәгән, инде оныткан вакыйгаларны кабат-кабат сөйләтәм аннан. Шул кадәр мәгълүматны бары тик укытучылар гына истә тота ала торгандыр. Тик Равилә апа сырхаулап киткән әле. Савыгырга, бәхетле гомер кичерергә язсын.
Бүген икенче бер укытучым Арча районындагы Югары Орыда шулай ук балалары тәрбиясендә көн күрүче Саҗидә апа турында да сөйләргә җыенам. Мин мәктәптә математиканы яраттым. Монда беренче класстан кабул итеп алган Равилә апа, аннан 4нче сыйныфтан класс җитәкчесе булган, математика укыткан Саҗидә апа Сафиуллинаның да өлеше зурдыр.
Гомер дигәнең ниләр белән генә сынамый. Әйтерсең, тормыш сүзенең тамыры ормыш… Ә менә Саҗидә апаның тормыш юлы шул сынауларны сынмый, сыгылмый үтү буенча тере үрнәк.
1933нче елның 20нче декабрендә Акчишмә авылында Хафизулла белән Зәйнәп гаиләсендә дөньяга килә ул. Саҗидә бик тырыш кыз – абый апаларының шаян сеңлесе, нәниләрнең кайгыртучан киңәшчесе була ул. Мәктәптә дә актив, өйдә дә җитез тик тормас кызны бар да ярата. Ә кыз укытучы апаларына сокланып карый, алар кебек булырга хыяллана. Һәм 1951нче елда укытучылар әзерли торган институтка китә. Хезмәт юлын ул математика, химия укытучысы буларак Яңа Кырлай мәктәбендә башлый. Читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый.
Инде менә Югары Оры авылына килен булып төшкәненә дә 60 ел үткән. Шул авыл егете Әюп Сафиуллин белән 1955нче елның ноябрендә тормыш корып җибәрә алар. Төпчек улларын бәхетле иткән киленне Ярулла абый белән Нәсимә апа бик җылы каршылый. Әюп Яңа Кенәрдә хисапчы, ә Саҗидә Югары Оры җидееллык мәктәбендә физика-математика укытучысы булып эшли башлый. Бер-бер артлы Якуб уллары, аның артыннан Яхъя, Ягъфәр, Сәрия дөньяга килә, Марсель туарга тора. Йорт бала-чага тавышына күмелә. Балаларның шатлыклы авазлары, куанычлары белән тормыш йомгагы алга тәгәри. Сафиуллиннар гаиләсен авылдашлары да хөрмәт итә… Тик бу бәхет бик кыска гомерле булып чыга шул. Уйламаганда гаилә өстенә күтәрә алмаслык кайгы ишелә. Аяз күкне кара болытлар каплый. 1972нче елның октябре бу гаилә тарихына кара хәрефләр белән языла. Нибары 44 яшендәге гаилә башлыгы көтмәгәндә вафат була. Хәтта төпчекләре Марсельны да күрергә өлгерми, сабый дөньяга килгәндә үк әти сүзен әйтү бәхетеннән мәхрүм кала. Иренең үлеменнән соң 3 айдан соң гына туасы улын күтәреп, итәк тулы сабыйлар белән тол калганда, Саҗидә апага әле нибары 38 яшь кенә була. Берсеннән берсе кечкенә өй тулы балалар белән Саҗидә апа япа-ялгызы кала. Баласының хәсрәтеннән әнисе Нәсимә апа да авырый башлый. Ничекләр түзде икән Саҗидә апа?! Ул сыгылмыйча алга барырга кирәклеген аңлап, эшкә чума. Өйдәге тавык чүпләп бетерә алмаслык эшкә дә өлгерәсе, балаларны карыйсы, вакытсыз китеп барган иренең әти-әнисен дә тәрбиялисе, эштә дә балалар көтеп тора… Төннәр буе план язасы, дәфтәр тикшерәсе… Әле җәмәгать эшләре дә укытучылар җилкәсендә бит… Ничек өлгергәндер ул. Мөгаен, балалары, укучылары аңа яшәргә көч биргәндер. Мәктәпне яратучы, тормышын аннан башка күз алдына да китерә алмаучы педагог, 30 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Үз балаларын да бернигә карамый кеше итү өчен барын да эшли. Балаларының барысы да югары белем ала. Алар да Саҗидә апа үрнәгендә кечкенәдән тырыш булдылар, әниләренә төп таяныч, булышчы иделәр. Инде үзләренең балалары оныклар белән сөендерә. Саҗидә апаның бүген 17 оныгы, 3 туруны бар икән.
Шушы мөхтәрәм укытучыбызның гомер юлына карасаң, бу кешенең һәр көне, һәр минуты бушка үтмәгән, дияргә була. Бүген дә ул игелекле әни, яраткан әби. Менә шушы көннәрдә бар балалар, оныклар тагын Югары Оры авылына җыелыр. Әниләрен, әбиләрен котларлар. Яраткан укытучым Саҗидә апаны барлык укучылары исеменнән мин дә котлыйм. Озак, бәхетле тормышта яшәгез. Хәерле гомер, ныклы сәламәтлек сезгә.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии