Пычкы «хикмәте»

Мин, 1959 елны мәдәният училищесын тәмамлап, Татар Кандызы авылына, клуб мөдире булып эшкә килдем. Ул бик авыр еллар иде. Клуб иске, җимерек, салкын. Ә авылда яшьләр күп, клуб һич тынып тормый: йә кино, йә биюләр (безнең вакытта «вечер» дип атала иде), концерт, спектакльләр белән гөр килеп торды.

Мин училищеда режиссерлар бүлегендә укыдым. Укытучыбыз, мәрхүм Гәрәй Галимҗан улы Әгъләмов бик тырышып, безгә сәхнә серләрен өйрәтте. Анда укыткан тырыш укытучыларны һаман да сагынып искә алам, рәхмәт укыйм. Музыка укытучысы Әхмәт Хәйретдинов, директорыбыз Габдрахман Насыйбуллин, тарих укытучысы Ибраһим Шәрәфетдиновларны ничек онытасың ди инде?! Безгә, ач, ялангач балаларга (күбебез сугыш ятимнәре), укыр, яшәр өчен мөмкинлек, дәрт биргәннәре, ярдәм иткәннәре өчен, аларны хөрмәт белән искә алам.

Режиссерлык дәресләрен бик яраттым укыдым, бик матур спектакльләр куйдык. Диплом спектаклен карарга Минзәлә театрыннан да килгәннәр иде. Төркемдәшем Анатолий Богатырев белән икебезне шунда эшкә чакырдылар. Мин генә авылда эшкә калдым. Клуб мөдире булып эшли башлагач ук, театр түгәрәге оештырып җибәрдем. Ул вакытта укытучылар да бик актив иделәр, сәхнә тутырып зур-зур әсәрләрне сәхнәләштерә идек без.

Ике ел клуб мөдире булганнан соң, китапханәче итеп билгеләделәр. Мин исә драма түгәрәген дә ташламадым. Икешәр көн уйный идек бер спектакльне. Без бармаган, йөрмәгән авыл калмый иде, бөтен җирдә җылы кабул иттеләр үзебезне.

1995 елда мин лаеклы ялга чыктым. Тик бераздан клубка кире чакырып алдылар да, драма түгәрәген җитәкләвемне сорадылар. Берсендә, Фәнис Яруллинның «Әнә килә автомобиль» әсәрен куярга булдык. Казаннан безне карарга күренекле артистлар: Әзһәр Шакиров һәм Ирек Баһманов килгән иде. Мин аларның киләсен алдан белмәдем, шуңа да бераз каушап калдым.

Сәхнәдә спектакль бара. Рәисә белән Тимерҗанның ачуланышу картинасы. Тимерҗан ачу белән кулындагы пычкыны идәнгә атты да, пычкы кадалып калды. Бөтен кеше көлә: сәхнә артындагылар, тамашачылар… Үзем дә чак тыелып торам, шул ук вакытта уйнаучыларга «Көлмәгез!» – дип, сәхнә артында йодрык селким. Бик оялган идем шул чагында кунаклардан. Аларның да көлә-көлә спектакль карауларын күргәч кенә, эчкә җылы керде. Спектакльне дә әйбәт кенә уйнап чыктык.

Озак та үтмәде, безгә «Халык театры» исемен бирделәр. Хәзер дә театр матур гына эшләп килә. Шундый зур тырышлык белән алган исемне югалтмаулары өчен мәдәният хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт!

Гөлсинә САФИНА.

Баулы районы, Татар Кандызы авылы.

Комментарии