Хыялым чынга ашты

Бу елның 5 декабре иҗат тормышымда иң көтеп алынган, дулкынландыргыч көнем булды: 100 данә тираж белән иң беренче җыентыгым дөнья күрде! Ул «Иҗатымда минем тормышым» дип атала. Китапны тәкъдим итү кичәсе Буа муниципаль районының Ял үзәгендә үтте.

Шигырьләрем җыентыгын чыгару теләгемне хуплаган һәм аны тормышка ашырырга терәк булганнары өчен Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Назыйм кызы Садретдиновага, социаль яклау бүлеге хезмәткәре Ләлә Рөстәм кызы Камаловага зур рәхмәтләремне җиткерәм.

Финанс ярдәм күрсәткәннәре өчен:
Буа муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Фәһим улы Даутовка, «Ризалит» ААҖ оешмасы директоры Азат Лензар улы Исмәгыйлевка, район хакимияте башлыгы урынбасары Валерий Николай улына чын күңелемнән зур рәхмәтләремне җиткерәм!

Бу минем иҗат юлымда тәүге җыентыгым. Терәк булганыгыз һәм аны чыгаруда ярдәм итүегез өчен бик зур рәхмәт! Бу киләчәктә дә иҗат эшчәнлегемне дәвам итү, шигырьләремне, аларга язылган җырларны кешеләргә тәкъдим итү өчен стимул булып тора. Иҗатым үз укучысын табар һәм алар өчен кызыклы булыр дип өметләнеп калам.

ХЫЯЛЛАРНЫ ЧЫНГА АШЫРУЧЫГА

Хыялланган уйлар чынга ашса,

Аннан рәхәт нәрсә юктыр ул.

Һәркем кичерергә тиешле хис,

Бәхет дигәннәре шулдыр ул.

Кеше дулкынлана мондый чакта,

Әйтә торган сүзләр кача шул.

Хыялларны чынга ашыручы!

Киләчәктә Сезгә якты юл!

Лилия СӘЛӘХЕТДИНОВА.

Хыялым чынга ашты , 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии