Акча өстенә акча

Язда күргәннәрне көз булса да языйм әле. Ярлы кеше акчасын усал товар бетерә дигәндәй, бездәй аз пенсия алучылар өчен язам.

Быел сеңлем белән «» шифаханәсенә барган идек, андагы хәлләргә хәйран калып кайттык. Безнең 10 көнлек юлламага 2 ял көне туры килде. Шимбә барып урнаштык, иртәгесе ял иде. Шул 10 көнлек юлламага 21 мең түләдек бит әле!

Ял көнне безгә күп дәвалау процедуралары булмады. «Якшәмбе ләм белән дәвалау юк», – диделәр. Тагын берничәсендә шул ук сүз булды. Ә акча түләгәндә ял көне дә эшлиләр, дип түләнә.

Без ерактан – авыруларга файда эзләп килгән гади халык, безгә дәва кирәк. 15 минутлык «грязь» өчен 300 сум түләп кердек, тагын ике җиргә янә 100 сум түләп керәсе булды. Ял көнне дәваланыр өчен шулай итеп акча өстенә акча чыгардык.

Ярый әле бүтән көннәрне табиб язуы буенча сәгатьләргә карап йөрдек. Бар җир дә матур, авыруы да аз булып, күңел ачып йөрүчеләргә, сүз юк… Андыйлар үз кесәсеннән акча чыгарып килми шул, берәр җаен табып килә.

Шул хакка юллама саталар икән, ничек инде алар ял көнне эшләми? Эшләмәгәч, ник акча алалар? Теге ялдан соң тагын бер атна үтте, икенче ял көне килеп җитте – баксаң, шул арада ләм белән дәвалау хакы 70 сумга арткан икән. Нишлисең, без бит шуның өчен килгән.

Бу хәлне Фаяз Ибраһимович белә микән дип, бик аптырадык инде. Әллә шифаханә хезмәткәрләренә яхшы булып күренергә теләп, әйдә файдаланыгыз инде шунда, үзегезгә карагыз, дип күз йома микән? Әллә ул тәртипне үзе кертеп, үзе дә шуннан файдаланамы? Акча өстенә акча алмасалар да, хаклары болай да югары бит инде.

Акча комсызларның аппетитын ачып тора микәнни, булган саен булдырасылары килә. Әллә үзләре акча белән чирлиме?

Шифаханәгә бик күп артистлар да килә икән. Безнең шул ун көн эчендә өч концерт килде. Барысының да билет бәяләре 150 сум. Бер Илсафныкы гына 200 сум иде. Аңа ачу килде – концертын алып бара дип язылган иде. Ә концертын алып баручы да булмады, бик кыска гына булды, берничә җыр җырлады да бетте.

Менә шуннан соң телевизордан Илсаф чыкса, сүндерәм дә куям. «Үзең ялганчы, үзең комсыз икән», – дип куям, үзе ишетми. Шуңа күрә ишетсен әле! Башка болай эшләмәсен. Без бигрәк тә Данирны күрергә барган идек. Аның килә алмау сәбәбен әйтсә дә була иде, ә болай ялганчы булып калды.

Менә хәзер ничә көн буе Данир Сабиров концертлары бара дип, аның кайларда булачагын рекламадан әйтәләр, ләкин исемлектә Мамадыш юк. Данирны йә Мамадышта, йә Тәкәнештә, йә Олыязда көтеп калам. Бик күрәсебез килә синең концертны, улым! Синең исемең чыккач барган идек «Бәкер»гә дә.

Мамадыш районы,

Козгынчы авылыннан Тәскирә апаң.

Комментарии