Сәлам бирешү

Сәлам бирешү

Бу хакта «Безнең гәҗит»тә язмалар күренгәләде инде. Үзем дә шул уңайдан хатирәләрем белән бүлешергә булдым. Без, татар халкы, «исәнмесез» дип күрешәбез. Гүәрдин кебек сау-таза кеше икәнен дә, басса, бакырны сытасын да күреп торабыз, ә шулай да «исәнмесез» дип хәл белешәбез. Ә башкорт дуслар «саумысыз» дип сәлам бирә.

«Исәнме сез?» дип хәл белешү минем баштан үтте. 1965нче ел иде. Т-40 маркалы трактор арбасы белән минем күз алдында 14 метр тирәнлектәге коры ерганакка төшеп китте. Трактор өстенә арбасы төшеп капланды. Менә мин шунда ерганакка мәтәлеп-шуып төштем дә: «Исәнме сез?» – дип сорадым. Шөкер, икесе дә исән-сау калганнар иде.

Монысы риваять микән: Явыз Иван Казанны алгач, мәетләрне тиз генә җыеп бетерә алмыйлар. Шунда исән калган кешеләр: «Исәнме сез?» – дип кычкырып, мәетләр арасыннан якыннарын, туганнарын эзләгән. Имеш, «исәнмесез» дип хәл белешү шул вакыттан калган диләр. Ә аңарчы мөселманнар «әссәламәгаләйкүм» дип сәламләшкән, «вәгаләйкүмсәлам» дип җавап биргән.

Теге Т-40 тракторына әйләнеп кайтыйк әле. Җәй көне төнлә дә караңгы төшеп бетми бит инде. Бригадабыз белән җыелып, әүвәл тракторның арбасын алдык. Тракторның үзен алгы күпердән аерып, икегә бүлеп чыгардык. Җыярга да кирәк бит әле. Иртәнге уннарга җыеп бетереп, кабызып эшләтеп җибәрүебез булды, «Сельхозтехника»дан җиде кешелек комиссия дә килеп төште. Җитәкчеләр күп сораулар бирә башлаган иде, идарә итүче Шәһивәлиев Фәргать Нуруллович безне тезеп бастырды да: «Барысы да исән-саулар бит, трактор эшләп тора, күрмисезме?» – дип, комиссия кешеләрен җыйды да, алып кайтып та китте. Бу хәлне зур авариягә санап, авыл купты. Бу язмам Авыл хуҗалыгы техникасы оешмасына дога булсын инде. Үлде бит ул, үтерделәр. Ә бит заманында 360 кешегә эш биргән, фатирлы иткән нинди зур оешма иде. Без, шунда эшләүчеләр: «СХТ – маленький завод», – диеп, шунда эшли алуыбыз белән горурлана идек. Ул вакытларда без – без идек. Эшләдек. Эшли дә белдек. Әле исән-сау булган кешеләр СХТ мастерларының эшен онытмаганнардыр. Яхшылык белән искә алуның гөнаһы юк аның. Җитәкчеләребез дә гел яхшы кешеләр булды. Вафат булганнарының рухлары шатлансын иде.

Җәмәгать, сәлам бирешү турында уйлашыйк әле. Мин үзем башкорт дусларның «саумысыз» дип хәл белешүләрен якын күрәм. Якыннарыма «ни хәлләрдә», дип, танышларыма «саумысыз», дип әйтергә тырышам. Исән кешегә «исәнмесез» дип әйтү кәмитрәк бит инде, әйеме?

Сезне хөрмәт итүче, Саба «СТХ»сында 50 ел хезмәт куйган, 58 ел хезмәт стажы булган

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии