«Өйләренең тышкы диварында аҗдаһа күрергә телиләр»

«Өйләренең тышкы диварында аҗдаһа күрергә телиләр»

Аның кулында тимер дә чәчәккә әйләнә, таш стенага да җан керә. Барельеф остасы Али Мортазин турында сүзем. Инде ничә ел алтын куллы Али күпләрнең өенә ямь кертү белән шөгыльләнә. Чын мәгънәсендә «ямь», чөнки тарих башы нәкъ менә шушы сүзгә барып тоташа.

Барельеф – берәр яссылыкта «үсеп чыккан», күпертелеп эшләнелгән рәсем. Беренче барельеф таш гасырда ук барлыкка килгән. Борынгы кешеләр дә тау куышлыкларында шундый рәсемнәр ясаган. Хәзер дә йорт тирәсенә, ишегалдына, капка һәм диварга мондый бизәк төшерүчеләр бар. Төшертүчеләре дә табыла.

Али хатыны – Уфа кызы Лилия белән «Ямьлешоп» дип исемләнгән кибетне җитәклиләр. Али – оста булса, Лилия аның администраторы, хисапчысы һәм илһамчысы булып хезмәт итә.

– Әйе, «Ямьлешоп». Исеме бераз сәер тоеладыр, бу «үзебез ясаган» тарихтан чыккан исем, беренче өлеше «Ямьле» сайтыннан калды, «шоп» – күпләребезгә таныш, инглиз теленнән «кибет» дигән мәгънәгә ия. Ни өчен җентекләп тәрҗемәне аңлатып тораммы? Чөнки сайт иң элек чит ил фильм, мульфильмнарын татар теленә тәрҗемә итеп, тавышлыландыруга багышланган иде – моның белән берничә ел үзем шөгыльләндем. Ул вакытлардан хәзерге көндә истәлеккә дип социаль челтәрләрдә «Татарчага тәрҗемәдә» дигән төркемнәр калды, – дип башлады сүзен Лилия Мортазина. – Аллаһка шөкер, миннән соң яшьрәк буын да бу эшкә тартылды, ә соңыннан 2018нче елда,, бәхетебезгә татар балалары һәм яшүсмерләре өчен «Шаян ТВ» эшли башлады һәм, җиңел сулап, бу шөгылемне калдырдым. Шулай итеп, «Ямьле» сайты «Ямьлешоп» – эксклюзив барельеф, горельеф, скульптура һәм башка бик күп юнәлешләрне үз эченә алган иҗади остаханә сайтына әверелде. Остабыз, ирем – Али.

Али да, Лилия дә – сәнгатькә гашыйк иҗади кешеләр. Алар сәнгать училищесында танышып, бергә укып, соңыннан гаилә корып, Зәйгә китеп барган һәм күп еллар узгач кына, 4 ел элек, зур гаилә белән кире Казанга килеп урнашкан. Үзләренә алмашка дүрт бала да тәрбияли алар. Кем белә, бәлки, киләчәктә әти-әнисе кебек иҗади шәхесләр булырлар.

– Ирегезгә мондый сәләт каян килгән?

– Сәләт дигәннән, әти-әнисе әйтүенчә, Али кечкенә чагыннан ук рәсем төшерергә яраткан, мәктәптән соң Зәй гәҗитендә фотограф булып эшләгән. Аннан соң Казан училещесында агачтан сәнгатьле уеп ясау осталыгына төшенде, үзем шул ук вакытта алтын белән чигүгә өйрәндем. Зәйдә күпмедер вакыт шәһәрнең баш рәссамы буларак көч куйды, аннары тышкы реклама фирмабызда эшләде. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит. Тимерчелек эше белән күпмедер танышканнан соң, «Чернушка» һәйкәле идеясы һәм эскизының авторы буларак «ИВА» иҗади остаханәсе составында Зәйгә мәгънәле һәйкәл дә ясап калдырдылар. Нәтиҗәдә, бу этапларның барысы да кирәк булган дигән фикергә киләсең. Хәзер ул ясый торган катлаулы һәм күләмле барельеф, горельеф, скульптураларны үткәндә туплаган тәҗрибәләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел дип уйлыйм.

Алиның хезмәт җимеше

– Барельеф турында ишетеп белүчеләр бар. Күз күргән, әмма ашап карамаган әйбер кебек бу. Илһамны кайдан аласыз? Моның өчен рәссам булу да кирәктер әле?

– Әйе, Али ясаган проектлар аерылып тора, алар үзгә. Күпләр әйтүенчә, эффектлы, мәсәлән, бер композиция эчендә рельеф барельефтан алып, горельефка йә скульптурага да күчеп китә. Идея белән беррәттән зәвык һәм башкару осталыгының да тиешле дәрәҗәдә булуы кирәк. Аллаһы Тәгаләгә шөкер, илһамны биреп тора: сокландыргыч, уйландыручы табигате ни тора! Кызыклы, аерылып торучы проектлар, аларны тормышка ашыру шулай ук илһам өсти. Рәссам булуның кирәк булу-булмавы турында: профессиональ рәссам булмасаң да, рәсем төшерә белү сорала дип җавап бирер идем.

– Барельеф тудыру өчен нинди материаллар кулланасыз?

– Материалларга килгәндә, интерьерларда – гипс штукатуркасын, ванна-бассейн бүлмәләрендә, урам-бакчада бетонны кулланабыз. Әлбәттә, бу башкаруга универсальлек өсти.

Барельеф тудыру – зур хезмәт. Өстәвенә, күп вакыт та таләп итә. Дөресен әйтергә кирәк: кесәсендә бер дә акча булмаган кеше мондый бизәкләр төшертә алмый, чөнки мондый авыр хезмәт тиешенчә бәяләнергә дә тиеш. Әлеге бизәкләрнең бәясе дә 110-170 мең сум аралыгында йөри. Алай да заказ бирүчеләр табыла. Күбрәк шәһәрдә үз йортлары белән торучыларга эшли алар.

– Аллаһка шөкер, заказлар бар, ешайган очракта аларны еллык планга кертәбез, үпкәләүчеләр юк. Әлеге вакытта ирем Европада: шәхси проектта катнаша. Үзләрендә эксклюзив тудырырга һәм яңалык булдырырга теләүчеләр заказ ясый безгә. Шуңа да фатир-өйләрендә, йә коммерция объектларында, мисал өчен, пейзаж барельефына кушып стенадан үсеп чыккан агач, таш кыя, бакчаларында су анасы, йә өйләренең тышкы диварында аҗдаһаны күрергә теләп мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, нәфис чәчәкләргә дә урын кала.

– Ә бер композицияне ясап чыгу өчен күпме вакыт сарыф ителә?

– Безнең композицияләр интерьерның үзенә үк кертелеп эшләнә. Алар кечкенә түгел, шуңа, уртача алганда, бер ай тирәсе вакыт эчендә эшләнәләр.

– Бу өлкәдә конкуренция юктыр?

– Үзебезгә килгәндә, без аны сизмибез. Оста кулы сизелә-күренә икән, ул үзе белән генә «ярышадыр». Русияне алганда, барельеф осталары бар, тик алар төрле юнәлешләрдә эшлиләр, зәвык, осталык, мөмкинлекләре белән бер-берсеннән аерылып торалар, шуңа һәр останың үз бәяли белүчесе, заказ бирүчесе бар.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии