Сез үткән юллардан!

Сез үткән юллардан!

1933нче елның 6нчы ноябрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының беренче спектакле ТАССРның Питрәч районы Шәле авылында уйнала. Кәрим Тинчурин белән Кави Нәҗми тарафыннан иҗат ителгән «Булат бабай семьясы» спектакле була ул.

6нчы ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге театр әлеге истәлекле һәм тарихи көнне яңарту максатыннан, Питрәч районы белән берлектә Шәле авылы Мәдәният йортында «Сез үткән юллардан!» дип исемләнгән чара үткәрде. Әлеге чараны оештыручы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова.

Изображение удалено.Изображение удалено.Театр коллективын авыл башында Шәле халкы каршы алды. Аннан театр артистлары ат арбаларына төялеп, нәкъ 87 ел элек булганча, Мәдәният йортына юл алды. Мәдәният йорты янында кунакларны тары өйрәсе, коймаклар белән каршы алдылар.
Авыл Мәдәният йортында туган көн бәйрәменә багышланган җылы очрашу узды, тарихка бәйле күргәзмә дә оештырылды.

Алия ӘБРАРОВА,

Казан шәһәре

Комментарии