«Хәзер эчүче сирәк, ә аек кунакны кызыксындыру кыен»

«Хәзер эчүче сирәк, ә аек кунакны кызыксындыру кыен»

Әлки районында тормыш итүче Гөлфирә Нургалиеваны якын-тирәдәгеләр яхшы белә: райондагы бер мәҗлес тә ансыз үтми. 10 елдан артык гомерен мәҗлесләр алып баруга багышлаган Гөлфирә бу хакыйкатьне үзе дә яшерми. «Хатын-кызларда юмор хисе юк, диләр. Булмаса, алып баручы итеп кабат-кабат мине дәшәрләр иде микән?» – ди ул.

Гөлфирә тумышы белән Әлки районыннан. Кияүгә чыккач та, ире Равил белән йорт салып, биредә төпләнеп калганнар.

– Бүгенге көндә ике малай тәрбияләп, җырлап-биеп яшибез, – дип көлеп башлады сүзен Гөлфирә ханым. – Ирем белән икәү мәҗлесләр алып барабыз. Минем бу өлкәдә берникадәр тәҗрибәм булса, ирем, гомумән, сәхнәдә йөргән кеше түгел иде. Хәзер исә икебез дә чын артист булып беттек.

Гөлфирә – чын сәхнә кешесе. Җырлап үскәне турында, җыр дәресен яратуы хакында да сагынып сөйли ул. Бу өлкәгә мәхәббәт әнисеннән килгән. Әнисе дә заманында сәхнә тоткан кеше, хәзер дә кимен куймый: гаилә мәҗлесләрендә гел җырлый икән.

– Мин кечкенәдән җырларга яраттым, җыр дәресен көтеп ала торган идем. Әнием дә бик матур җырлый. Махсус җыр түгәрәкләренә йөрмәдем, әмма 4нче класста укыганда әниемнең бертуган энесе Равил абый миңа «Огонек» дигән баян бүләк итте. Шул көннән минем кулымнан төшкәне юк аның, – дип елмаеп искә ала әңгәмәдәшем.

Гөлфирәнең үскәч кем булачагын шул баян хәл итә дә инде. Башлангыч сыйныфта ук баянчыга укырга керәм дип хыяллана кыз. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, әдәбият һәм сәнгать институтына укырга керә. Тик кызны хорга алалар.

– Укыган чакта ук бик актив булдым, яшермим, – дип дәвам итте ул сүзен. – Сәхнәдә чыгыш ясарга, бәйрәм сценарийлары төзергә яраттым. Укып бетереп районга кайткач ук, Әлки районы мәдәният йортына эшкә урнаштым. Яшь чакта акчаның җитәсе юк бит аның, өстәмә табыш булыр дип мәҗлесләр алып бара башладым. Хыялларым зурдан иде – машина һәм машина йөртү таныклыгы алу. Шул хыялны тормышка ашыру өчен дә ике эшне бергә алып бара башладым. Баксаң, бер өлкә инде ул, шуңа күрә авырлыгы юк.

Беренче тапкыр алып барган мәҗлесләрне дә яхшы хәтерли Гөлфирә: үзе белән музыкаль центр һәм баян күтәреп йөргән. Башта туган-тумача, дус-ишләренең туган көннәрен, туйларын алып барырга алынган, тиздән чит-ят кешеләрдән дә заказлар килгән. Озакламый үзенең генә бәйрәм алып бара алмаячагын абайлап, Ленар Гыймаев дигән егетне диджей буларак үз төркеменә чакырган. «Аның белән бергә 8 елдан артык эшлибез инде», – ди Гөлфирә ханым.

– Минем ирем машина йөртүче булып эшли иде, хәзер Алексеевск районында «Алексеевскдорстрой»да эшли. Ирем – ишле гаиләдән. Алар – 5 бала. Һәр бала да иҗади. Берсе укытучы, өчесе – әдәбият һәм сәнгать институтын тәмамлаганнар. Ирем Равил дә матур җырлый, шуңа күрә ул да минем төркемемә керде, хәзер бергәләп эшлибез.

Хатын-кызга берүзенә генә бәйрәм алып бару кыенга туры килә, аннан бигрәк алты сәгать буе үзең җырлап, үзең биеп, үзең сөйләргә дә кирәк. Хәзер бу эшне өч кеше чиратлап башкара. Ленар җырлый, Гөлфирә ханым сөйли, Равил абый җырлый икән. Моннан тыш, 41 яшен тутырган Гөлфирә баянын әле дә кулдан төшерми. Әлеге музыка коралына 4нче класста ук уянган мәхәббәтенә хыянәт итми ул. «Элек бәйрәмнәр баянга җырлап, матур һәм күңелле уза иде. Мин әле бу матур күренешне оныттырмыйм, кунакларымны баянга җырлатам да, биетәм дә. Кайчакта баянга җырлыйбыз хәзер дигәч, күпләр баянда ирем уйнар дип көтә. Хатын-кызның баян тотып йөрүенә ияләшмәгәннәр шул», – ди ул.

Гөлфирә мәҗлесләрне татар һәм урыс телендә алып бара. Өстәвенә, чуаш телендә дә берничә җыр башкара. «Теләсә нинди телне өйрәнәбез», – ди ул көлеп.

– Аллага шөкер, заказлар күп. Элек чыбыксыз телефон ярдәмгә килә иде, хәзер чын кесә телефонының да тынганы юк. 5-6 ай алдан язылып куючылар да бар. Һәр атнабыз тулы. Элегрәк җомга, шимбә, якшәмбе дә эшләсәк, хәзер атнасына ике бәйрәмне генә үткәрергә алынабыз. Сөйләп кенә йөриләр болар, дисәләр дә – алып баручы булу бик авыр хезмәт.

Эшенең төп авырлыгын юлда күп йөрүдән күрә Гөлфирә. Казан, Чистай, Чаллы, Аксубай һәм башка районнарга йөри алар. Төнге сәгать 12дә тәмамланган мәҗлестән исән-сау Әлкигә кайтып, аппаратураларны бушатырга, өйләргә таралышырга, берничә сәгать йоклап, янәдән юлга кузгалырга кирәк бит.

– Башка алып баручылардан без костюмнар белән аерылабыздыр, чөнки мин үткәргән һәр уен костюмнарга бәйле. Төннәрен йокламыйча уен өчен костюмнар тегәм һәм аларны уенда кулланам. Хәзер мәҗлес кунакларын кызыксындыру, аларны көлдерү кыен. Җитмәсә, эчүчеләр дә сирәк, – ди ул көлеп. – Кунаклар арасында яше дә, карты да бар. Алтын урталыкны табу кыен. Безне төзелгән, бер ел алдан ук язылган сценарий буенча эшли дип уйлыйлардыр, ләкин алай түгел. Язылган кәгазьнең файдасы юк, чөнки кунаклар төрле – һәрберсенә аерым сүз, аерым уен кирәк.

Гөлфирә ханым үзен мәзәк остасы дип санамый. Әмма хатын-кыз юморга оста түгел дигән фикер белән дә килешми. Үзе мәзәкләр сөйләп аптыратмый, кызыклы уеннар гына уйлап чыгара. «Мәзәк сөйләми генә дә, күңелле итеп алып барып була», – ди ул.

Күптән түгел Гөлфирә ханымга 40 градус тән температурасы белән туй мәҗлесе алып барырга туры килгән. Ни кызык, бәйрәм башлану белән, бу турыда оныткан ул: «Яратып башкарган эшең булганда, бөтен авыру да онытыла икән».

– Минем өчен акча беренче урында түгел. Яшь парларның яки юбилярның бәйрәм ахырында яныма килеп: «Шундый күңелле булды. Рәхмәт сезгә», – дип әйтүләреннән дә тәм табам мин.

Әлеге төркемнең мәҗлес алып бару бәясе дә тешләми. Әлки районында уза торган юбилейны 17 мең сумга алып барсалар, якын-тирә районнарда – 20 меңгә. «Әлки туе» 20 мең сумга төшсә, чит районнарда 25 мең сумга алып баралар. Шул бәягә баянга җырлау, кызыклы тамаша, күңелле уеннар һәм матур җырлар да кергән.

– Туйның уңышлы булу-булмавы алып баручыдан тора. Никтер нәкъ менә мәҗлес алып баручысы өстенә төшкән мондый йөк. Шуңа күрә без күбрәк җанлы аралашу, күңелле уеннар белән үреп барабыз мәҗлесне. Бәйрәм табыны артында олылар да, яшьләр дә, балалар да була. Һәркем өчен дә уенын да, җырын да, костюмын да табабыз, – ди Гөлфирә ханым.

Мәҗлеснең һәрберсе дә күңелгә якын һәм җылы хатирәләргә бай. Әмма хәләл туй мәҗлесендәге бер вакыйганы истә калдырган Гөлфирә.

– Кияү белән кәләш алдына кунакларның берсе торт чыгарырга тиеш иде. Тик торт күтәреп чыгып килгән егет абынып, тортны төшереп җибәрде. Шул вакытны кияүнең әнисе торып: «12 меңлек тортыбыз әрәм булды…», – дип сүгенү сүзләре белән кычкырган иде. Көлеп сөйли торган әйбер дә түгелдер, әмма яшь парлар һәм кунаклар бу туй көнен шушы хатирә белән истә калдырганнардыр да, – ди Гөлфирә.

Хатын-кыз юмор өлкәсендә көчле түгел дигән фикер безнең халыкта күптәннән яши. Теләгән кеше шулай уйласын, әйдә. Әнә бит, кунак күңелен мәзәк сөйләмичә дә күреп була икән. Гөлфирә ханым шуны дәлилли дә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии