- 20.09.2023
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2023, №37 (20 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Язмыш кемнәр белән генә очраштырмый. Менә ерак Солтан җирендә уникаль шәхес белән очрашырга туры килде. Беренче күрешүдә үк дуслашып киттек. Ул күп миллионлаган аяныч язмышлы Кырым татарлары вәкиле. Усеиинов Марат Рифкатович. Казахстанда туган. Аннан язмыш 1978нче елда Сахалин якларына юллаган. Бүген дә шунда хәләл җефете Галина Васильевна белән балалары, оныклары янәшәсендә бәхетле гомер кичерәләр. Ә безнең очрашу урыны – Ерак Төркия илендә. Беребез – Сахалиннан, икенчебез – Казаннан. Икебез дә татарлар. Ул Кырым татары, ә мин Казан татары. Бер-беребезне аңлыйбыз, үз телебездә сөйләшәбез.
Кырым татарларының язмышы, яшь егет ничек Сахалин якларына барып чыккан? Әлеге шәхес икенче яктан да игътибарымны җәлеп иткән иде. Ул КПССның иң соңгы райком секретаре. Һәм ул бик күп кыенлыклар күргән, чиксез гаделсезлекләр белән очрашкан. Бүген дә гаделсезлекләргә түземсез. Ә бу нисбәттән безнең фикерләр, карашлар туры килә. Мин дә бит гаделсезлекләргә җаным әрни торган кеше. Аннан соң без журналистлар КПССның соңгы көннәренә чаклы аны ташламаган, битлек кимәгән, үзгәрмәгән кешеләрнең ул чактагы халәтен аңлап бетерә дә алмаганбыздыр. Марат Рифкатовичның хатыны Галина Васильевна да шул райкомда кабул итү бүлмәсендә сәркатип булып эшләгән... райком ябылганда да алар шул эшләрендә калганнар. Чыгып качмаганнар...
Менә шулар хакында без бүген тәфсилле сөйләшеп алырга булдык. Сүзгә керешкәнче әйтеп куйыйм, Марат Рифкатович төрекләр белән төрекчә аралаша, Казан татарлары белән дә үз телебездә сөйләшә, ә Кырым татарлары телен су кебек эчә. Хәтта бельгиялеләр белән дә бельгия телендә сөйләшә. Ял итүчеләр хөрмәт итә, аны белмәгән кеше юк. Ул күренсә, бар да аңа тартыла. Кыскасы, чын татар, аңа карап татарлар бары тик шундый ачык, ихлас, аралашучан, башкаларга хөрмәт белән карый торган булырга тиеш, дип уйлап куясың.
– Марат Рифкатович, сезгә кайсы телдә уңайлы шул телдә сөйләшергә тәкъдим итәм. Сез Кырым татары, Казахстанда тудыгыз, репрессия корбаны...
– Минем әнием, репрессияләнгәннән соң, Үзбәкстаннан үз абыйсына килә алган. Абый репрессиядән котылып калган. Чөнки Казан университетының финанс икътисад факультетын тәмамлап, сугышка кадәр үк Казахстанга яшь белгеч итеп җибәрелгән. Ул анда озак еллар Джамбул өлкәсе банкын җитәкләде.
Әниләремне 1944нче елның 18нче маенда эшелонга төяп озатканнар. Берни дә алырга өлгермәгәннәр. Солдатлар килеп кергәннәр дә, җыеныгыз, дип мылтык терәгәннәр. Юлда бик күп үлгәннәр. Ач, ялангач килеш далага килеп төшкәннәр. Аның әнисе, минем әби йөрәге тотканмы, эче авыртыпмы, үлгән. Ә әнием – 18 яшьлек кыз, берүзе калган. Ул абыйның ерак булмаганлыгын белеп акрынлап аның янына күчә алган. Аның янында яшәгән. Инде 1955нче елда мин туганмын.
– Әниегез Кырымны сагына идеме?
– Бар сөйләшү Кырымга барып тоташа иде. Гомумән, кайсы гына Кырым татары, кайсы гына буыны белән очрашма, сүз Кырымга күчә, тарихи ватаныбызны юксынабыз.
– Үз йортыгызны күргәнегез бармы?
– Әни 1994нче елда үлде. Аны Кырымга алып барасым килгән иде, мөмкинлек булмады. Монда да алып килгән булыр идем. Өлгермәдек. Әмма хатыным, балалар белән тарихи ватаныбызда булдык. Әти-әниләребез яшәгән йортны күрдек. Әби-бабайларыбыз шунда туган, әниләребезне үстергән. Мин аны зур дип торам. Ул бик тыйнак кына өй икән. Эшчән кешеләр салган өй. Безне ул өйдә яшәүчеләр шикләнеп, яратмыйча каршы алды. Бернигә дә хисап тотмыйбыз, күрәсебез генә килде, дидек. Өйгә кертмәделәр. Ишегалдына гына керә алдык. Әниемнең каберенә салырга туфрак алдык.
– Казахстанда Кырым татарлары күп идеме?
– Аларны бит Үзбәкстанга, Урал артына сөргәннәр. Колактан колакка хәбәр ишетеп, абыйның ерак булмавын ишетеп, туганнар аның янына омтылганнар. Бу бик гади эш түгел. Алар комендатура күзләвендә, гел барып тамгаланырга, исәптә торырга тиеш. Ләкин акрынлап дөрес-дөрес булмаган сәбәпләр табып Джамбулга абый янына китә алганнар. Күп түгел идек. Абый янына Лилия апам, Али абыем һәм минем әнием сыенган. Аларның гаиләсе зур булмаган. Балалары шунда үсте, төп урыныбыз шул Казахстан булды. Үзбәкстанда калган туганнарым да бар иде. Кыскасы, туган нигезләреннән сөрелгән дөньяга чәчелгән нәсел без.
– Кырым татар телен ничек саклап калдыгыз?
– Әни өйрәтте. Үз телебездә аралашырга кешеләр юк иде. Нигездә Казах, урыс теле булды. Мин дә Казах телен беләм.
– Казахстан кайда да, Сахалин кайда? Ничек килеп чыкты Кырым татары ул якларга?
– Без укырга, кеше булырга тели идек бит. 1978нче елда Джамбулда гидромелиоратив-төзелеш институтын тәмамладым. Аннан ул чакта белгечләрне билгеләү бар иде. Безнең уку йорты Бөтенсоюзга билгели. Мин яшь егет, дөньяны күрәсем килде. Сахалинга тәкъдимне күрдем дә, киттем шунда.
Эшли башладым. Хатынымны таптым. Шул 1978нче елдан бирле Сахалинда. 2 бала үстердек. 3 оныгыбыз бар: ике кызыбыз, бер улыбыз үсеп килә. Әле өмет – болар белән генә калмабыз (көлә).
– Сез КПСС райкомының соңгы секретаре булдыгыз...
– Мин яшь белгеч. Предприятиедә мастер идем. Күреп алганнардыр инде. Партия район комитетына чакырдылар. Инструктордан беренче секретарьга чаклы юлны үттем. Хабаровскида югары партия мәктәбен тәмамладым. Кайткач, икенче секретарь итеп сайладылар. Аннан беренче булдым. Ләкин беренче булып озак торырга насыйп булмады. КПССны яптылар.
– Бу ничек булды? Райком секретареның соңгы эше, соңгы көне дип әйтикме...
– Ул шактый вакыт элек башланды. Бар да чамалый иде финиш ихтималын. Күпләр партбилетларын тапшыра башлады. Митинглар, сүз иреге китте. Ельцин дөрес эшләмәде. Өстенә күктән килеп төшкән властька лаек түгел иде ул, дип саныйм. Аллаһ каршында да, намус алдында да гадел булмады. Нәтиҗәдә, без ГКЧП, башка ыгы-зыгыларның шаһитлары булдык. Партия вәхшиләрчә ябылды. Күңел тынычсыз булса да, безнең өчен бу көтелмәгәнрәк килеп чыкты. Бездә бит бар да көтелмәгәндә була. Соңгы көннәрендә Горбачев инде адекват түгел иде. Ул бер сүз дә әйтә алмады.
Шулай беркөн вазыйфалар биләгән кешеләр эшкә килде, әмма райком ябык. Бикләгез дә китегез. КГБның район җитәкчесе, РОВД начальнигы шуны таләп итте.
– Болар партия тәрбияләгән кешеләр бит...
– Алар бик тиз, алыштырып куйгандай үзгәрделәр. Яңа власть исеменнән килеп, барын да бикләделәр, ишекләргә пичәтле кәгазьләр ябыштырдылар. Машиналар гаражда калды. Бар документлар алынды.
– Анда мөлкәт күп иде бит. Алар кая китте?
– Аннан хосусыйлаштыру комитетлары төзелде. Алар барын да таратты, ниндидер актлар төзелде. Кемгә ни кирәк, өләштеләр. Китапларның, документларның күп өлешен урамга алып чыгып яндырдылар.
– Болганчык суда балык яхшы эләгә, кемнәрдер мантып та калгандыр.
– Кем «тагарак»ка якын торган – ташыдылар инде. Батько Махно кебек... Бу миңа, бу сиңа, бу миңа, бу тагын миңа... Менә шундый принцип. Дөрес оешмаларга таратылды ул. Ә аннан инде үзләштерү механизмнары җайлы...
– Эзәрлекләүләр булмадымы?
– Репрессияләр булмады. Ә менә «клеймо» калды. Сүзсез генә ул. Әйтик, мэрга сайланырга тәкъдим ителгән идем, әмма нинди генә каршылыклар тудырмадылар. Бүген дә саклана бу. Минем административ ресурсым юк бит. Бүген КПРФтан район советы депутаты булып торам.
– Партияне тыючылар, аны җимерүчеләр – шул партиядән чыккан, шунда тәрбияләнгән кешеләр бит... Мин менә шуңа аңлатма таба алмыйм.
– Әйе шул, кем кая якынрак, шунда посты. Ябу шаукымыннан соң безгә 2–3 айга ликвидация өчен кире кайтырга мөмкинлек бирделәр. Документларны архивка тапшырдык. Мин коллегаларымны, хезмәткәрләрнең барысын да эшкә урнаштырырга үз алдыма максат итеп куйдым. Бар да нигездә яңа власть белән яңа урыннарда эшләргә күчте.
– Ә үзегез коммунист булып калдыгыз. Хәзер нинди партиядә, Зюгановтамы?
– Кирәкми ул Зюганов (төкереп куйды).
– Коммунистларның да ике партия булды түгелме?
– Икәү генә түгел. Чын коммунистлар үтмәсен өчен әллә ничәне ачтылар. Коммунист сүзе генә булсын. Хәер, халык инде аңлый. Ләкин сайлау тәртибе мәгълүм. Кем җиңәсе дә анык. Сайлау түгел, дөрес санала бездә. Партиядә авыр баланс бар. Шул ук Зюганов. Президентлыкка мәңгелек кандидат булып эшләде. Бар да мәңгелек бездә. Яшь, энергияле, перспективалы яшьләр күп бит. Иң аянычы, КПРФ кулга ияләштерелгән партиягә әйләнде. Оппозиция ролендә уйныйлар гына.
– Сахалинга береккән, беркая да китәргә түгелдер инде...
– Хыяллар бар. Балалар ныгып җиткәннән соң, бәлкем җылы якларга хыялланабыз. Шул ук Кырымга булмасмы. Менә без сөйләшеп утырган мәмләкәт, Төркия бик гүзәл. Кунакчыл халык. Төрекләр тугандаш безгә, ачык күңелле, яшәгез, дип кенә торалар.
***
ЙОМГАК ӨЧЕН: танышкач ук бу кешенең гомере тулы бер халыкның язмыш үрнәген чагылдырган язмыш, дип уйлап куйган идем. Әңгәмәдән соң телефонымда популяр кырым татар халык җырын яңгыратып җибәрдем. Марат әфәнде тынып алды, бирелеп тыңлый... Иренең күз яшьләрен сөртүен күреп, Галина Васильевна яратып шелтәләп куйды.
– Тыңлама инде, аннан күңелсезләнәсең!
– Син аңламыйсың бит аны, – дип каршы төште ире.
– Аңлыйм, йөрәгең өчен борчылам... – Миңа карап, – тыныч кына тыңлый алмый ул бу җырны... – дип куйды.
Кырымда тумаган, кендек каны анда таммаган, әмма тарихи ватан, аны сагыну ана сөте белән, рух белән сеңгәндер Кырым татарларына. Татарның бу өлеше вәкилләре белән очрашырга туры килгән саен, минем күңелемдә әлеге нәтиҗә ныгый гына. Фаҗигале халык, аяныч язмышлар, әле дә торгызылмаган гаделсезлек. Сталин репрессияләренә дучар ителгән халыклардан бары тик Кырым татарлары гына тулысынча акланмаган, гаделлек кире кайтарылмаган.
Әй, гүзәл Кырым...
Алуштадан искән җилләр
Йөземә өрде.
Балалыктан үскән җирләр
Күземә төште.
Мин бу җирдә яши алмадым,
Яшьлегемә туялмадым,
Ватаныма тансык булдым,
Әй, гүзәл Кырым.
Бакчаларның җимешләре
Бал илә ширбәт
Суларын эчә-эчә
Туялмадым мин.
Бала-чага Ватаным дип,
Күз яшен түгә,
Картларыбыз кулын җәеп
Догалар итә.
(Җыр сөргендәге кайгылы тормыш, югалган Ватанны сагыну турында сөйли. Җырның килеп чыгышы билгеле түгел, ул кырым татарлары депортацияләнгәннән соң билгесез кеше тарафыннан язылган дип санала. Ләкин, кайбер чыганаклар буенча, бу җырны башта депортациядән соң Әндиҗанда яшәгән кырым татарлары Фатма Хәлилова һәм Шукри Османов 1968нче елда Алуштаны күрергә барган вакытта язган, шуннан соң җыр кырым татарлары яшәгән Үзбәкстанда тарала башлаган дип уйланыла.
Җырның бер өлеше Джамаланың «1944« җырына да кертелгән, бу җыр белән ул Евровидение 2016да Украинаны тәкъдим итеп җиңү яулый)
(tt.wikipedia.org)
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,
Татарстан – Төркия – Казан
Комментарии