ЦИРКТА КҮРМӘГӘННЕ КҮРСӘТТЕЛӘР

ЦИРКТА КҮРМӘГӘННЕ КҮРСӘТТЕЛӘР

Балачагыма кайтып килдем әле. Төрле төсле утлар, клоуннар, жонглерлар, акробатлар, страуслар, крокодиллар, арысланнар… Узган атнада циркта булдым. Чын күңелдән әйтәм, моның кадәр кызык караганым юк иде. « циркы. XXI гасыр вакыйгасы» дигән тамаша мине генә түгел, шушы көннәрдә меңнәрчә кешене шатландырды инде.

Ә иң беренче тамаша балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәргә, инвалидларга хәйрия чарасы буларак бушка үткәрелде. Дөресрәге, 2 меңнән артык баланы Республикабызның хәйрия советы шулай куандырды. Ә бу советның рәисе беләсезме кем? Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов! Тамаша барышында шат елмайган балаларны күреп, күңелдән генә үзем дә аңа берничә кат рәхмәт әйтми булдыра алмадым. «Интерцирк» эстрада-цирк берләшмәсе Казанда нибары 15 тамаша куячак. Шуңа күрә, кызыксынган кешегә инде билет алып калырга ашыгырга вакыт.

Хәзер күп кенә цирк тамашалары театрлаштырылган чарага әверелеп килә. Анда җыр-бию күп урын алып, чын цирк номерларына вакыты да бик аз кала. Ә биредә биюләр, җырлар булмады диярлек. Өйрәтелгән хайваннар бер-берсен алыштыра торды. Хәтта аренадагы декорацияләр дә тамашачы күз алдында сүтелде, корылды. Бары тик номерлар арасында «Шмяк» клоун төркеме генә халыкны ял иттереп, декорация алышынганчы, игътибарны үзенә җәлеп итеп көлдерде, уйнатты.

Акробатлар һәм гимнастлар «страховкасыз» чыгыш ясаганда, урындыкка тотынып утырырга туры килде. Алар үзләре өчен дә мин курыккан кадәр курыкмагандыр, мөгаен. Цирк тәмамлангач булган матбугат конференциясендә артистлар моны бик гади аңлатты: «Бу бит Совет циркы. Ә ул чакта әле «страховкалар» бөтенләй булмаган», – диде алар, бу үзенчәлек тамашаның сыйфат күрсәткече булуына басым ясап.

Пониларның ике аякка басып сәламләвен күргәнегез бармы? Ә аларны маймыллар иярләвен? Боларын да мин шушы тамашада күрдем.

Бик зур питонны, анакондаларны, алар белән бергә крокодилларны һәм тәвә кошларын аренага чыгаргач, бигрәк тә артист бер крокодилның авызын киң ачып анда башын тыккач, күзләремне шатырдатып йомганымны сизми дә калганмын. Яңадан ачканда инде ул исән-сау басып тора, зал аны көчле итеп алкышлый иде. Әле ул крокодилларның берсе аренадан читкә чыгып китә язгач, тагын бер кат шок кичердем.

Әй, болары чүп кенә аның. Менә сез анда чыгыш ясаган 6 «зур песине» күрсәгез… Арысланнарны, хайваннар патшасын буйсындыру (бигрәк тә аналарын) мөмкин түгел диярлек. Ни өченме?

Беренчедән, теләсә кем арысланнар белән эшләргә алына алмый. Бигрәк тә Алжирныкылар белән. Чөнки алар иң рәхимсез ерткычлардан санала. Ә монда нәкъ менә шундыйлар иде. Икенчедән, тәрбиялисең килсә дә, ана арысланнарны табу бик авыр. Ә ул көнне Виталий Смольский үзеннән дә зур һәм ерткыч арысланнарны «уч төбендә» генә биетте. Алар арткы аякларында басып, тамашачыларга тәпиен болгады, утлы боҗра аша сикерде, тагын әллә нинди командаларга буйсынып, үзләренең нинди акыллы мәчеләр булуын дәлилләде. Әйе, һәр тәрбияченең үз методикасы булган кебек, хайваннарны өйрәтүнең дә һәркемдә үз җае бар. Кемдер чыбыркы белән куркыта, кемдер тәм-том белән алдый. Виталий исә ерткычларны дуслык һәм яхшы мөнәсәбәт белән үзенә карата алган. Алар үз тәрбиячеләрен бик ярата, хөрмәт итә кебек тоелды миңа.

– Мин әле юлбарысларны да өйрәтәм, бүгенгә аларны аренага чыгармадым, – диде Виталий Смольский. – Дистәгә якын арыслан балалары бар. Шуларның икесен тиздән тамашаларга да чыгара башлармын дип уйлыйм. Аларны да өйрәтәм.

Үз соравымны башка якка юнәлдерергә булдым. Миңа бу хәйрия чарасын оештыруда башлап йөрүчеләрнең кемнәр булуы һәм бирегә никадәр балалар йортыннан килүләре турында белү кызыграк тоелды.

ТР Иреклеләр хәрәкәте берләшмәсе җитәкчесе Камил Мингалиев бу чараны уздыру алар идеясе булуын һәм циркка килгән балаларның бөтен республика районнарыннан 64 приюттан (шуның 15е Казаннан) җыелуын әйтте. Киров районы балалар йорты җитәкчесе Татьяна Ларионова бу хәйрия чарасын уздыручыларга чын күңелдән рәхмәтен җиткерде.

– Мин бүген үз гомерендә беренче тапкыр цирк күргән балаларның ничек елмайганын, шатланганын, кул чапканын, бер-берсенә төртеп күрсәтә-күрсәтә фикер уртаклашканын, үзара тагын да якынайганын карап тордым. Цирк та искиткеч яхшы иде, ләкин шул балаларның кичерешләрен күзәтү минем өчен тагын да рәхәтрәк булды, – диде ул.

«Хәйрия турында хәзер генә зурдан кубып сөйлиләр. Ул элек тә бар иде, ләкин болай олылап газеталарга язучы гына булмады. Безнең һәр тамашабызда хәйрия өчен китерелгән тамашачыларыбыз элек-электән булса, хәзер моның өчен тулы зал җыйдык, аерма бары шунда гына», – диде Совет циркы акробаты, программаның иҗади җитәкчесе, Украинаның атказанган артисты Сергей Дидык.

Ниндидер реклама ясау максатыннан да түгел, ә сезгә дә матурлык, шатлык бүләк итәсе килгәнгә, «Совет циркы»н карарга барырга киңәш итәм. Мондый тамашаны сезнең әле күргәнегез юк – анысы хак!

Фәридә ЗАРИПОВА.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Комментарии