- 20.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №36 (15 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Авылга кайткан саен, мине бер өем яңалык көтеп тора. Төгәлрәк итеп әйтсәк, гайбәт. Кем кем белән йоклаган, кем ничә чиләк бәрәңге алган, ничә үгез асрый… Кыскасы, һәр авылда очрый торган пүчтәк. Бу юлы шулар арасыннан чүпләп, сезгә язарлык мәгълүмат та табып алып килдем әле. Авылдашым Равил абый сөйләгәннәрне түкми-чәчми җиткерәм.
– Әле 2-3 көн элек кенә булды бу хәл. Малларга азык булмасмы дип, мотоциклым белән урман тирәсен әйләнеп кайтырга булдым. Быел печәне дә юк бит, аптыраганнан инде. Юкка да куана торган ел бит. Тик ятканчы, яшел үлән булса да йолкып кайтырмын, дидем. Чалгы белән капчыкны да салдым. Выжылдап барганда, юл кырыендагы печәнгә күзем төште. Күп түгел инде, бер сәнәк печән. Каян күреп алдым, каһәр! Баш бәласенә әйләнәчәген белгән булсам, төкереп кенә узып китәр идем! Юк шул, кайсы җирдә егылачакны белеп булмый. Трактордан төшеп калгандыр, мин әйтәм, алыйм әле. Туктап, шуны мотоцикл арбасына илтеп салдым. Кузгалып кына китүем булды, карасам, каршыда колхоз рәисе (бездә колхоз күптән таралды, рәис дигәнгә, һаман ияреп йөри шул сүз – Д.А.) басып тора. Туктатты. “Каян алдың бу печәнне?” – ди. Юл кырыенда аунап ятканын әйттем. “Кайда яткан булса, шунда илтеп куй!” – диде бу миңа дорфа гына. Япь-яшь башы белән команда биреп торуы ошамады. “Кем соң әле бу шулхәтле җикеренергә?!” – дип уйлап куйдым. Беренчедән, безнең авыл кешесе дә түгел. Укуын бетергән уңайга әллә каян китереп куйдылар шунда. Икенчедән, гомергә дә аның кул астында эшләгән булмады. Язмасын да. Вак-төяк начальник булсалар да, серкәләре су күтәрми хәчтерүшләрнең. Бәхәсләшеп маташуым моның җен ачуын чыгарды. Милициягә шалтыратты. Килеп, мине район үзәгенә алып киттеләр. Зу-у-р җинаятьче тоткан кыяфәт чыгарып, машиналарына утыртуларын күрсәң… Ярый әле мигалкаларын кабызмадылар. Көлмә, сеңлем, ул вакытта елыйсыларым килде. “Пожарка”да эшлим. Белсәләр, икенче көнне үк артка тибәләр. Бездә тәртипләр кырыс бит, гаепле-гаепсезне эзләп, баш катырып утыручы юк. Тотылгансың икән, димәк, сәбәп булган. Шуңа күрә милициядә эш урынымны әйтмәдем, “безработный” дип кенә котылдым. Дәүләткә китергән зыянымны исәпләделәр. Менә монысыннан тәгәри-тәгәри көлсәң дә сүз әйтмим – 26 сум. Мотоциклга шулкадәр бәядәге печән салганмын икән. Моны белгәч, тикшерүче мыек астыннан гына елмаеп аваз салды: “Я бер мең сум штраф салабыз, я бер тәүлек утырып чыгасың”. Билләһи дип әйтәм, шушы минутта бөтен сугыш чоры әдәбияты, репрессия корбаннары, бер уч бодай өчен төрмәдә череп үлүчеләр, хәтта 21нче ачлык елы да келт итеп исемә төште. Адәм көлкесе бит, тфү! Шул чордан нәрсә генә үзгәргән соң? Ник һаман безнең илдә генә тормыш кешечә түгел ул, ә?! Икеләнмичә, бер тәүлеген утырып чыга идем, икенче көнне эшкә булмаса. Тиле дигән саен тигәнәк буе сикермәдем инде. Бер сәнәк печән өчен штраф түләргә туры килде. Аннары, милиция бүлмәсенә дә чират, сеңлем. Миннән соң олы бер абзыйның язмышы хәл ителеп калды. Фермадан кечкенә пакет белән фураж чәлдергәндә тотылган. 56 сумлык, ди! Минем белән чагыштырганда, бу бигрәк тә куркыныч җинаятьче саналадыр инде. Айлар буе бушлай эшләтүчесе күпме урлаган икән, шуны тикшерсеннәр! “Эш саны өчен безнең ише мескеннәр дә ярап тора”, – дип тотынганнардыр, күрәсең. Беркемгә зыян салганым, тәртипсезләнгәнем, кешенекенә тигәнем юк. Гомер буе тырышып-тырмашып яшим. Гади халык һәрчак мескен булды, тагын нинди мыскыллауларга түзәсе калгандыр… Төкерәм мин мондый законнарга!
Диләрә АЛМАЗОВА
Комментарии