- 20.08.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №32 (16 август)
- Рубрика: Аулак өй
Әтнә районы чигендә урнашкан Ары авылына аяк басуга, борынга тәмле ис килеп бәрелде. Учакта пешкән бәрәңге исе бу. Олы яшьтә булмасам да, кечкенә чакта кара күмергә буялып, шул бәрәңгене ашаган мизгелләрне хәтеремә төшерәм. Төшермичә, хәзерге балалар мондый бәрәңгенең тәмен дә белми, аны ашау мизгеленең никадәр күңелле булуын уйлап та карамый. Иде... Ә бүген Арылылар бу чорларга янә алып кайтты.
Мин Ары урамнары буйлап һаман бәрәңге исенә таба атлыйм. «Бәрәңге бәйрәме»нә чакырабыз, дигән мәгълүмат турында ишетүгә үк, монда барырга кирәк, дигән фикергә килдем. Ни дисәң дә, бәйрәмнәргә йөрергә яратабыз. Монысы бөтенләй үзгә дә – бәрәңге бәйрәме. Ишетелгән нәрсәмени! Урам көне белән Сабантуй ише бәйрәмнәр турында ишетеп туйган колакка «бәрәңге» сүзе бөтенләй ятышлы инде. Әле исеме җисеменә дә туры килсә!
Әнә шулай уйланып, Ары авылының Сабантуй бәйрәме уза торган мәйданына килеп чыкканымны сизми дә калдым. Сәгать 10нчы яртылар тирәсе. Халык ай-һай күп дип мактанырлык булмаса да, татар халкының милли киемнәрен кигән апа-абыйларны күргәч, үзең дә сизмәстән елмаеп куясың. Озак көттермичә, бу күренешкә гармун моңы да өстәлә... Әнә сәхнә дип корган урынның уң ягына бер кулларына перчатка киеп, икенчесенә чиләк тоткан авыл халкы тезелешеп утырган. Араларында көрәк тоткан абзыйлар да, яулык бәйләгән хатыннар да бар. Нидер гапләшәләр. Иге-чиге күренмәгән озын басуның бәрәңге буразнасыннан шәп уңыш алып, арыганнар диярсең!
МЕНӘ СИҢА БӘРӘҢГЕ!
Бәрәңге бәйрәменә нигез салучылар – Раилә белән Фидаил Кадыймовлар. Раилә ханым авылда клуб мөдире булып хезмәт куя, ә ире Фидаил абый – мичкә ягучы. Ни кызык, авылның мәдәният учагына бүгенгә кадәр газ кермәгән. Аптырамый халык: күмер белән утын ягып эшләтә аны.
Бәрәңге бәйрәменең Арыда быел беренче генә тапкыр үткәрелүе түгел. Моңа кадәр авыл халкы аны ел саен мәдәният йорты каршында уздырган. Бер чиләк бәрәңгене җиргә каплап, кырдагы шикелле пешереп, авыл балаларын табын артына дәшкәннәр икән.
– Без бала чакта, мәктәп елларында колхоз басуында бәрәңге чүпләгән вакытта бәрәңгене еш кына чиләктә пешереп ашый идек. Аның тәме әле дә тел очында тора. Элек-электән безнең бабайларыбыз да, ат көтүләре көткәндә, көлгә бәрәңге күмеп пешереп ашаганнар. Бу гадәтне югалтмаска, яшь буынга тапшырырга, сакларга тырышабыз. Шуңа да ел саен бәрәңгеләр алып бетергәч, бергә җыелып, авыл халкы белән учакта бәрәңге пешереп ашый идек. Үзенә күрә ял итү, берләшү дә бу, – дип уртаклашты Фидаил абый. – Тик әлеге дә баягы, бу «җыенга» яшьләр бик килергә ашыкмый. Килсәләр дә, учакта каралып пешкән бәрәңгене куллары белән тотып ашамый, җирәнә. Ник дисезме? Әби-бабалары, әти-әниләре икенче икмәгебез хакында сөйләмәгән аларга! Алар авыр хезмәттән соң җиргә утырып, тәмле бәрәңгедән авыз итүнең нәрсә икәнен аңламый! Менә шуңа күрә бу хакта районның мәдәният йорты бүлегенә җиткердек.
Район җитәкчелеге дә каршы килми. Зурлап, бәрәңге бәйрәменә әзерләнә башлый. Әтнә мәдәният бүлеге җитәкчесе Абдуллина Алия Ринат кызы фикеренчә, бәйрәм күпләрнең күңеленә хуш килсә, киләсе елга аны зур масштабта, фестиваль итеп үткәрергә планлаштыралар.
– Безнең татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре бихисап. Яшь буынга шуларны күрсәтү, авыл халкының эшчән булуын дәлилләү – безнең төп бурыч. Бәрәңге ул – халыкның икенче икмәге. Тик бәрәңге мул уңыш бирсен өчен дә күп тырышлык куярга кирәк. Бәрәңге – тырышлык билгесе. Менә шул тырышлыкны аңлату, табыныбызның күрке булган бәрәңгегә дан җырлау – әлеге бәйрәмнең төп идеясе, – ди Алия ханым.
Бәрәңге бәйрәме булгач, чараның төп герое бәрәңге булырга тиеш. Ә ул чыннан да бар. Адым саен. Мәйданга керешкә, безне Ары авылы халкының бакчасында үсә торган бәрәңге сортлары һәм алар турында мәгълүмат каршы ала. Биредә «Гала», «Санте», «Славянка», «Коломбо», «Зиловка» сортлары мул уңыш бирә икән.
Күрше Күлле Киме авылыннан килгән Фәния апа белән дә сөйләшеп алдык. «Кызык бәйрәм булырга охшап тора. Авыл халкы юк кына нәрсәгә дә сөенә инде ул. Безнең өчен ял итү чарасы бу бәйрәм. Хәзер бәйрәмнәр тансык. Шуңа килдек әле. Бәрәңге уңышы быел елына карап, мул. Зарланырлык түгел», – дип уртаклашты.
Мәйданның сул ягында безне «Күмердәге Картуф» мәйданчыгы сәламли. Биредә тәгәрәткән бәрәңгене тәмләп карарга мөмкин. Нәкъ элеккечә тәмле булырга охшап торган кара күмердә аунаган бәрәңгеләрне авыз итмичә киткән кеше булмагандыр. Моннан тыш, бәрәңгедән пешерергә мөмкин булган ризыкларның иге-чиге юк икәнен һәркем яхшы белә. Күзикмәк дисеңме, йомры бәрәңгеме, бәлешме – күңелең ни тели, шуны әзерләргә мөмкин. Ә бәйрәмдә ачык һавада авыл осталары камыр басып, бәрәңге төеп, бәйрәм кунакларын күзикмәк белән сыйлады. Ачык һавада бу ризык аеруча тәмле бит! Әле кырыена шифалы үләннәрдән әзерләнгән баллы чәй дә өстәлде.
Бәрәңгедән тәмле сыйлар пешерү буенча күрсәтелгән мастер класслар арасында Хәтәли бәрәңгесе аеруча истә калды. Баксаң, аның үз тарихы бар икән. Авылда хәлле генә бер бабай яшәгән. Ул табага мул гына май салып, бәрәңгене урталай кыздырып ашарга яраткан. Кызган бәрәңгенең исе урамга ук чыгып таралган. Аның исеме Мөхәмәтгали булган, Хәтәли дип кушамат такканнар. Аныңча кыздырылган бәрәңгене Ары авылында бүгенгәчә Хәмәтгали бәрәңгесе дип йөртәләр икән.
Бәрәңге пәрәмәче дә, бәрәңге кабартмасы да пешерелде. Бәрәңге белән ит бәлешенең дә исе борынны кытыклады. Авызга да керде, күзләрне дә шатландырды.




«ӨСТӘН КУШКАННЫ ҮТӘҮЧЕЛӘР ЯШӘМИ МОНДА»
Бәйрәмнең Ары авылында үткәрелүе һич тә очраклы хәл түгел. Арылылар элек-электән эшләп ашаучы, хезмәт сөюче халык. Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов та аларны шулай дип сыйфатлый.
– Ары авылы мәдәниятыбызга данлыклы шәхесләрне биргән төбәк. Әтнә районы Ары авылында озак еллар дәвамында имам-хатыйб хезмәтен башкарган, РСФСР һәм ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ары авылы клубы мөдире булып эшләгән Гәрәфи Сәләх улы Әхмәтҗановны гына алыйк. 1948нче елны Гәрәфи абый армиядә хезмәт итә. Кремльдә кабул итүләр вакытында Совет армиясенең төп хорында башлап җырлаучы буларак хөкүмәтебезнең башлыгы Сталин каршында «Соловей» җырын башкара ул. Арылылар өстән кушканны эшләүчеләр түгел. Үзләре астан күтәрә торган халык яши монда! – диде ул.
Бәрәңге бәйрәме район күләмендә үткәрелде. Тик әлеге кызыклы һәм күңелле бәйрәмгә ямь өстәргә һәм Әтнә районының әлеге башлангычы белән тәбрик итәргә Биектау, Яшел Үзән, Арча районнарыннан да мәдәният коллективлары килгән иде. Кунакка буш кул килмәгән кебек, алар да бәйрәмгә җыр-бию, фольклор күренешләр алып килгән. Әйтик, Арча Мәдәният йортының «Хәзинә» фольклор коллективы тамашачыларга «Студентларның бәрәңге басуына сәяхәте» күренешен күрсәтте. Элек студентлар берәр айга колхоз басуына эшкә, бәрәңге алырга чыккан. Шул чорларны бүген сагынып искә алырга гына кала.
– Бәрәңге элек-электән авыл халкының төп ризыгы булган. Бөек Ватан сугышы елларын гына алыйк. Авыл халкы еш кына: «Безне бәрәңге генә алып калды», – диләр иде. Черек бәрәңге ашадык, диләр. Черек бәрәңге ашау булмаган, әмма өшегән бәрәңгеләрне җыеп, шуннан кәлҗемә пешереп ашаганнар, ә яхшы бәрәңгене фронтка җибәргәннәр. Бәрәңге илне тотучы булган. Арча ягында әле дә бәрәңге игү белән шөгыльләнәләр. «Кырлай», «Игенче» хуҗалыклары Русиянең төрле төбәкләренә бәрәңге саталар, – дип уртаклашты Арча коллективында чыгыш ясаучы Фәнис абый Тимашев.
– Мондый бәйрәмнәр кирәкме?
– Кирәк дип саныйм. Студентларның бәрәңгегә йөрүе дисеңме, җыелышып учакта бәрәңге тәгәрәтүләрме – болар тарихта гына калып бара. Шул чорларны искә алу кирәкле нәрсә.
– Үзегезгә дә бәрәңге алучы студент булу бәхете елмайдымы?
– Юк, мин читтән торып укыдым. Әмма шундый студентлар белән эшләргә туры килде. 10 ел бригадир булып хезмәт куйдым. Ел саен студентларны алтышар күзләп көтеп ала торган идек. Нигездә, Арча педагогика көллияте студентлары килә иде. Төп көч – шулар иде. Аларны фатирларга урнаштыру, ашату мәсьәләсен кайгырту... Яңа искә төште: карбызларга кадәр алып килеп ашатканмын икән үзләренә.
Шуны да әйтеп китәргә кирәк: бәрәңге бәйрәме матур җырлар белән үрелеп барды. Чарага ирле-хатынлы Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина ямь өстәде. Җырчылар җырлаганда, халык күңел ачты, ял итте: мәйдан буйлап бәрәңге тәгәрәтте. Бәйрәмдәге бер уен да бәрәңгесез үтмәде. Кашыкка бәрәңге кабып йөгерү уены халыкның күңеленә аеруча хуш килде.
Менә шундый күтәренке рухта узды «Бәрәңге бәйрәме». Уйнадык та, көлдек тә, сыйландык та. Кунакчыл арылылар һәм әлеге идеяне күтәреп алган Әтнә районы җитәкчелегенә зур рәхмәт! Бәрәңге пешкән учакның төтене һичкайчан сүнмәсен, ел саен үз янына халыкны җыйсын иде дип телик.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,
Казан-Әтнә-Казан

Комментарии