Хатлар языйк утырып

Хатлар языйк утырып

Ошбу язмамны язарга күптән уйлап йөри идем инде. Хатлар язу турында үземнең фикерләремне белдерәсем һәм дә башкаларның да фикерләрен ишетәсем килеп, бу теманы күтәреп чыгарга булдым.

Безнең буын вәкилләре хәтерлиләрдер, 40-50нче елларда мәктәпләрдә башка мәктәп укучылары белән адреслар алмашып, хатлар язышу гадәте бар иде. Ул вакытларда хат салырга конвертлар юк, хатлар, өчпочмаклап, солдат хатлары кебек җибәрелә иде.

Үзем дә армиядә хезмәт итүче абыема, башка туганнарга хәлләрен сорашып язган хатларны җибәргәч, түземсезләнеп, алардан җавап хатлары килүен көтә идем. Хатларны алып укыгач, күңелгә рәхәт булып китә, аларны җыеп куясың да, исеңә төшкәндә тагын алып укыйсың.

Әтинең фронттан язган өчпочмаклы солдат хатларын әле дә саклыйм. Ул хатлар өч төрле язылган: кайсы – гарәп, кайсы – латин, кайсылары безнең хәрефләр белән. Латинчасы белән кириллицасын укысам да, гарәп хәрефләре белән язылганына теш үтми. Менә бит, элеккеләр безгә караганда да гыйлемлерәк булган, дип әйтәсем килә, өч төрле язманы да үзләштергәннәр.

Хәзер инде хатлар язып ятыш юк, телефон заманы. Исеңә төштеме, шалт, телефон номерын җыясың да, теләгән кешеңнең хәлен беләсең, туган көннәре, бәйрәмнәр белән тәбрик итәсең. Ансат бит, кәгазь дә, конверт та кирәкми. Әмма ул сөйләшүләр онытыла, ә хатларны гомер буе сакларга була.

Без дә Кукмара районы, Зур Кукмара авылында яшәп, иҗат итеп ятучы Нурислам Галиев белән 2013нче елдан бирле аена бер-ике хат язышабыз.

Нурислам белән танышуым «Безнең гәҗит» һәм «Татарстан яшьләре» газеталары аша булды. Икебез дә мәкаләләр язгалап торабыз.

Мин, Нурисламның язганнарын укып, карале, бу Хәлил җизнинең сеңлесенең улы Нурислам түгел микән, дип уйланып йөргәндә, аның гәҗиттә бер мәкаләсе басылып, аның шул мин уйлаган кеше булуы ачыкланды.

Улым Рәфикъ белән Арча районы, Наласа авылында үләннәр белән дәвалаучы Гөлчирә Нәҗметдинова янына барып, хатыным Фәридәгә шикәр чиреннән төнәтмә ясатып алган идем. Кайтыр юлга чыккач, улым әйтә: «Әти, инде ярты юл үтелгән, Кукмарага да барып, Нурислам абыйны да күреп кайтыйк». Шулай итеп, Кукмарага юл тоттык. Ишекне җәмәгате Рәшидә ачып, безнең кемнәр булуыбызны белешкәч, өйгә алып керде. Нурислам үзе өйдә юк иде, телефоннан шалтыраткач, бик тиз кайтып җитте. Бик җылы гына күрешеп, Рәшидә әзерләгән табында чәйләр эчеп, аның эшләгән эшләренә сокланып утырдым. Бер язган хатымда: «Белеш әле, Тәкәнеш районына кергән Кәркәүч авылы хәзер кайсы районда икән?» – дип язган идем. Нурислам аны белешкән, ул хәзер Кукмара районына керә икән. Килгән килгән, анда да барып килик, дип, тагын машинага утырыштык. Кәркәүчтә армиядә бергә хезмәт иткән дустым Илдусның гаиләсе яши (кызганыч, Илдус үзе 1990нчы елда ук гүр иясе булган). Безне Илдусның җәмәгате Сәлимә, без армиядә вакытта туган кызы Алсу каршы алды.

Без армия хезмәтен 1958нче елның көзеннән Венгриядәге 61500 п/п танк полкының «стрелковая рота»сында үттек. Ул вакытта хезмәт иткән хезмәттәшләрнең исән булганнары, бәлки, искә төшерерләр. Илдусның фамилиясе Фәхретдинов иде. Фәхретдинов Илдус Зиннур улы. Безнең частьтә һәм ротада Казаннан, Әлмәттән, Актаныш районыннан, Башкортстаннан татар малайлары күп иде. Бик дус булдык.

Илдусның өч баласы да үсеп, башлы-күзле булган. Кече кызы Рушания Кукмараның үзәк китапханәсендә эшли икән, аның янына да кереп, күрешеп чыктык. Аны күргәч, әтисен күргәндәй булдым. Акыллы, ачык йөзле икән Илдусның кызы. Аллаһы Тәгалә саулыкларын биреп, тигезлекләрендә яшәсеннәр.

«Сентябрьнең 26сында «Санта» санаториясенә барам», – дигән иде Нурислам бер хатында. Мин дә, форсаттан файдаланып, улым Рәфикъ белән барып, үзен күреп, хәлләрен белешеп кайттым. Бүлмәсен табып, керәбез дип кенә торганда, үзе килеп чыкты да, безне күреп, аптырап китте. Кайтырга кузгалгач, артыбыздан озата чыгып, санаторий каршысында бергә фотога төштек.

Әйе, хәзер телефоннан сөйләшкән сүзләр артыңнан ук онытыла, ә хатлар сүзләреңне, уйларыңны саклый, сагынганда, исеңә төшкәндә алып укый аласың. Әйдәгез, дуслар, бер-беребезгә хатлар язышыйк, истәлекләрне барлыйк.

Юныс ЗАКИРОВ,

Яшел Үзән районы, Зур Җәке авылы

Комментарии