«Яшик әле яндырып!»

«Яшик әле яндырып!»

14нче июльдә Лениногорск районы Иске Шөгер авылында җырчы Илсөя Бәдретдинова авылдашларына зур бәйрәм оештырды. Узган ел әтисе Ядкәр абый мәрхүм булу сәбәпле үткәрелми калган «ИБ-бәйрәм» (бу ике хәреф Илсөя Бәдретдинова дигәнне аңлата) быел тормышка ашты. Илсөягә теләктәшлек белдереп, иҗатташ дуслары Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Руслан Кираметдинов һәм Илмира Нәгыймова, Илназ Гарипов, композитор Айдар Тимербаев, чараны алып баручы Алмаз Мирзаяновлар кайтты. Шулай ук төркеме белән Илсөя үзе һәм башка үзешчән артистлар да чыгыш ясады. Бәйрәм нәкъ Илсөянең үзе кебек, матур, күңелле, яндырып узды. Балалар өчен дә бик күп мәйданчыклар эшләде.

– Казан белән туган авылым арасы 280 чакрым, – дип сөйләде Илсөя. – Сирәк кайтам. Узган ел мәктәп тәмамлаганга 15 ел булды. Сыйныфташлар белән очраштык. Бу мизгелләр бик матур булып күңелдә калды. Шуннан авылда барыбызны җыя торган бәйрәм оештырырга кирәк, дигән идея туды. Аннан соң, әти гомер буе улы булмаганга үкенде, Бәдретдинов фамилиясенең дәвамын теләде. Әти малае булырга теләп, үзе арабыздан киткәнче ул горурланырлык бер бәйрәм ясыйм әле, дип эшкә тотындым. Әмма ни кызганыч, өлгермәдем, бәйрәм булырга ике атна калгач, августта әти үлеп китте. Вәгъдә – иман, диләр. Шуңа аны быел, нәкъ әтинең туган көнендә, 14нче июльдә уздырырга булдым. Әтинең рухына дога булып барсын.

Изображение удалено.Махсус шушы бәйрәм өчен сабантуй мәйданында капкалар куелды, баганалар утыртылды, утлар үткәрелде, урындыклар ясалды, юлларга таш салынды, кайбер агачлар киселде, сәхнә кайтартылды. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһаповага, туганнарыма зур рәхмәт. Алар төн йокламыйча мәйданны саклады. Яңгыр яумаса ярар иде, дип тә бик борчылдык. Аллага шөкер, Хак Тәгалә бәйрәмнең ямен җибәрмәде, бер тамчы да яңгыр төшермәде. Балаларның да күңелен күрәсе иттек. Бушка 500 данә туңдырма өләштек. Мондый ук зур масштабта бәйрәм булыр дип көтмәдем. Бирегә 8 мең халык килде.

Бәйрәм кичке сәгать 9да салют белән тәмамланды. Бик дулкынландым, шөкер, канәгать. Киләчәктә бәйрәмне традициягә кертергә дигән хыял бар.

Бәйрәмгә үзе пешергән бавырсаклар тотып Илсөянең беренче укытучысы Гөлүсә Гыймаева да килгән иде.

– Мин 6 яшьлек 9 баланы (3 малай, 6 кыз) укырга алдым, – дип хатирәләрне яңартты ул. – Илсөяләр сыйныфы бик иҗади иде. Аларны 4нче сыйныфка кадәр укыттым. Безнең рәсем, җыр, хезмәт дәресләре гел җыр белән барды. Илсиянең 5 яшьтән авыл сәхнәсендә: «Исемем Илсия, шигырь сөйлим, рәсем ясыйм, бии беләм, җырларга яратам, бәйлим, тегәм», – дип сөйләгәне һаман истә. Чыннан да сәләтле, уңган. Бүген аның белән горурланабыз, уңышларына шатланабыз. Бер концертын да калдырмыйм. Без һәрвакыт элемтәдә.

Иске Шөгер – зур авыл. Элеккеге район үзәге. 1943нче елның сентябрендә тәүге тапкыр нефть нәкъ шушы авылда табыла. Биредә урта мәктәп бар. Ул райондагы беренче татар мәктәбе. 90нчы елларда гимназия дә булып алды. 2008нче елда йөз еллыгын билгеләдек. Иске Шөгер авылы мәктәбе – 3 Советлар Союзы, 2 хезмәт герое тәрбияләгән.

Изображение удалено.Изображение удалено.…Соңгы вакытта артистлар үз туган авылларында бәйрәмнәрне шактый үткәрә. Чираттагысын 21нче июльдә – Норлат районының Түбән Норлат авылында җырчы Фирдүс Тямаев, 28нче июльдә Мөслим районы Олы Чакмак авылында Ләйсән Гыймаева уздырачак.

Эльмира СӘЛАХОВА,

Казан шәһәре

Комментарии