- 20.07.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №29 (18 июль)
- Рубрика: Аулак өй
Беркөнне очраклы гына «Культура» телеканалында атаклы педагог-галим Ш.Амонашвили белән барган тамашачылар очрашуына тап булдым. Бер ханым галимгә: «Сезнең бала чагыгыз нинди исләр һәм нинди төсләр белән истә калды?» – дигән сорау бирде. Мин исә үз чиратымда: «Ә бит чынлап та балачакның исе дә, төсе дә бар, һәм алар олыгая барган саен ешрак әйләнеп кайталар», – дип уйлап куйдым.
Мин кечкенәдән үк кибет юлын күп таптадым. Шулай беркөнне әни мине кибеткә көнбагыш мае алырга җибәрде. Безнең кибет авылның нәкъ уртасына урнашкан бинада. Миңа кибет үзе түгел, аның каршындагы мичче Гарифулла бабай өе ошый. Ул йорт башкалардан аерылып тора. Аермасы шунда ки, йорт шау шомырт бакчасы эчендә утыра. Гарифулла бабай ап-ак сакаллы, мәһабәт гәүдәле кеше. Үзе алтын куллы, кыска ял минутларында капка төбенә чыгып утырырга ярата. Узган-барган белән шаян сүзләр әйтеп сөйләшә, минут эчендә үткен һәм шаян берәр шигырь уйлап чыгарып, кешеләрне рәхәтләндереп көлдерә.
Әмма көнбагыш маена «сәяхәт иткән» көндә капка төбендә Гарифулла бабай күренми иде. Мине бөтенләй башка бер нәрсә мөкиббән итте: бөтен тирә-юньгә таралган шомырт чәчәге исе һәм шул шомыртлар астында сөйләшеп торган ике кыз – Гарифулла бабайның кызы Кәшифә апа һәм аның дусты Нәкыя апалар әле бүген дә күз алдымда торгандай була. Ап-ак шомырт чәчәге фонында Нәкыя апа өстендәге жакетның зөбәрҗәт төсе гаҗәеп матур булып тоелды миңа. Еллар үткәннән соң да авылым искә төшкәндә борыныма шомырт чәчәге исе бөркелеп китә, күз алдыма ап-ак чәчәкләр фонындагы яшел төс килеп баса.
Үсә төшкәч, мин бу кызларның укытучы булуларын белдем. Гомер барышында аларның шатлыкларны да, кайгыларны да уртаклашып яшәүче дус булып калуларына да шаһит булырга туры килде. Авылдашым Кәшифә апа мине укытмады. Әмма ул минем иң якын кешеләремнең берсе булды. Мин аның белән еш аралаштым, ул безнең гаилә дусты иде.
Авылга кайтуга, мин Кәшифә апа белән очрашырга ашыгам. Ул вакытларда безнең авыл болыны зур, тигез, искиткеч матур, аның уртасыннан Кыскач оясы, Ашыт елгалары ага. Тирә-якка болын печәненең үзенә генә хас тәмле исе таралган. Болын итәгендә генә безнең мәктәп. Караңгы төшкәнче Кәшифә апа белән шул болында сөйләшеп туя алмый йөрибез. Яшь аермабыз зур булса да, мин аңа бөтен эч серләремне сөйлим. Кәшифә апа үзенең яшьлек хатирәләре белән уртаклаша. Кайвакыт сүз аларның Нәкыя апа белән булган дуслыкларына да килеп тоташа.
Нәкыя Фатыйховна – минем укытучым. Ул чордагы авыл баласы өчен укытучы изгеләргә тиң зат. Алар белән аралашу да укыту-тәрбия кысасында гына бара иде. Нәкыя Фатыйховнаның Әтнә якларына ничек килеп чыгуын, нинди катлаулы тормыш юлын узуын Кәшифә апа сөйләгәннәрдән генә чыгып белдем мин. Гомер буена сузылган дуслыкның төбен миңа Кәшифә апа болай дип аңлатты: «Нинди генә авырлыклар, гаделсезлекләр белән очрашырга туры килмәде Нәкыягә. Әмма мин аның авызыннан беркем турында да бер начар сүз ишетмәдем. Кемгә дә булса көнләшеп караганын да күрмәдем».
Кәшифә апа үзе дә шундый затлардан иде. Кызганыч, ул бу дөньядан иртә китте. Авылдашларым мине гафу итсеннәр, мин авылымны да, аларны да бик яратам, әмма Кәшифә апа дөнья куйганнан бирле авылым болынының исе дә, төсе дә уңып калгандай булды миңа.
Ә менә укытучым Нәкыя апа белән бик еш булмаса да, очрашып торабыз. Кәшифә апаны да искә төшерәбез. Үзе уздырган Коръән ашларында Нәкыя апа Гарифулла бабай гаиләсен дә үз туганнары белән бер рәттән атый.
Гаять катлаулы тормыш белән яшәгәнлектәнме, сәламәтлекнең бик яхшы булмавымы – укытучым белән теләгәнчә үк еш күрешә алмыйбыз. Ә күрешсәк, сөйләшеп туеп булмый. Мин аның аек акылына, тормышны яратуына сокланам. Сөйләшүләр гадәттә әдәбият, музыка, сәнгать һәм мәдәният темаларыннан башлана. Нәкыя Фатыйховнаның өендә китаплар, газета-журналлар белән тулы уку бүлмәсе бер. Ул бүген балалары тудырган оҗмахтай шартларда яши. Шуңа да карамастан, аны гади халыкның авыр тормышы борчый. Гаделлек турында да сөйләшәбез без аның белән.
Яшерен-батырын түгел, мин соңгы елларда «гаделлек эзләү» мәсьәләсендә пессимистка әйләнеп барам бугай. Нәкыя Фатыйховнага шул турыда әйттем дә, русчалатып: «… а то я стала похожа на литературного героя мною любимого писателя Ф.Искандера, у которого в глазах застыл тоскливый идиотизм ожидания справедливости», – дип өстәп куйдым. Укытучым башын чайкап, озак кына карап торды да: «Алайса Зөбәйдә булмыйсың инде син», – диде. Аның бу сүзләреннән миңа оят булып китте. Шулай да шушы яшенә кадәр зирәклек, тулы кичерешләр, кешеләрне аңлау сәләтен югалтмаган Нәкыя Фатыйховна белән соклану хисе көчлерәк иде бу мәлдә.
Аллага шөкер, бүген укытучым исән. Шушы көннәрдә аның гомер бәйрәме. Безгә алдагы көннәрдә дә очрашулар, сөйләшүләр насыйп булсын иде әле.
Зөбәйдә ЯХИНА,
Татарстанның атказанган юристы, адвокат

Комментарии