Питрауда кызлар сайлыйлар

Питрауда кызлар сайлыйлар

Үзем Питрәч районы, Янсуар авылында оештырылган Питрауга бардым. Монда бәйрәмнең халыкчанлыгы, гадилеге бар, шуңа, артык зурдан кубып уздырылган Җөри бәйрәменә караганда, Янсуар Питравын үз итәм. Аннан керәшеннәр бик төрле. Мин, күрәсең, питрәчнекеләрнең җырларын, биюләрен, киемнәрен кабул итәм. Кайбер якларның урысныкына охшатып киенүләре, моңлы җырларны частушка итеп җырлый башлаулары миндә рухын бетерә. Миңа питрәчлеләрнең сандык төпләреннән алган киемнәре, җырны бозмый җырлаулары кадерле. Янсуар Питрау Сабан туе да шундыйрак – бозылмаган, ясалмалык булмаган . Ул быел да шулай үтте.

Гадәт буенча районның биш авылыннан фольклор ансамбльләре килде. Сәрдәсе авылының «Чулпы» фольклор халык ансамбле, Көлкәмәр, Кәвәл, Кибәч һәм Янсуар авылы төркемнәре кунакларны каршы алды, җыр да башкарды, каен себеркесе дә сатты, Питрау чәчәге турында да сөйләде һәм « чибәре» бәйгесенә берәр кыз да алып килгән иде. Әйтергә кирәк, оештыручылар бәйрәмне елдан-ел баетырга тырыша. Быел авыллар арасында чалгы чүкү, печән чабу һәм берәр кешене арбага утыртып тарту ярышы да булды. Әмма бер ягы бар: җырлап-биеп йөрүчеләр арасында яшьләр аз. Ә бит Питрау Сабан туе – яшьләр бәйрәме. Шуңа, Питрауда кызлар сайлыйлар, Пыкрауда туйлар ясыйлар, дигән әйтем дә бар.

Керәшеннәр Питрауның чынлыкта Чәчәк бәйрәме икәнен онытмый. Ул тулысынча дини мотивлардан азат: бу көнне халык кырдан 41 төрле чәчәк җыя, табигатькә чыга, элек заманнарда каралты-кураны каен яфрагы белән бизәгән. Ягъни Чәчәк бәйрәме урысларның Питрау көненә туры китерелеп, мәҗүсилектән калган милли асылын саклап килгән. Шуңа да, бәйрәмгә урыс чиркәве каршы. Минем үземнең дин башлыкларыннан: «Бәйрәм итеп йөрмәсеннәр, урыннары чиркәүдә» дигәнен ишеткәнем булды. Дөрес, хәзер халык Чәчәк бәйрәме сүзен инде сирәк куллана. Шулай да, Питрау Сабан туе атамасы киң әйләнешкә кереп бара.

Саша ДОЛГОВ.

Комментарии