Алла Пугачева белән Мөнир Рахмаевка да исем кирәк!

Алла Пугачева белән Мөнир Рахмаевка да исем кирәк!

АТКАЗАННАР ҺӘМ «ОТКАЗ АЛГАННАР» ТУРЫНДА

Сизәсезме, соңгы арада республикада атказанган артистлар күбәеп китте. Мактаулы исемне пачкалап өләшәләр генә. Туган көнгә дә шуны бүләк итәләр, концертка да «исем» күтәреп баралар. Рәхәт бит, башка бүләк эзләп азапланасы юк. Ә «исем» – җитәрлек, «исем» акча сорамый.

БЕР ИСЕМНЕ – ӨЧ ТАПКЫР

Эльмира Сөләйманова, Иркә, Илназ Баһ, Фирдүс Тямаев, Ландыш Нигъмәтҗанова – атказанган булдылар. Яңа мәдәният министры Ирада Әюпова ул яктан бигрәк юмарт булып чыкты. Хәзер буташып бетә торган: башта «исем алды» дигән хәбәре чыга – бер шаулашып алалар, берничә ай үткәч, документы бирелә – тагын бер шаулыйсың. Бер үк мактаулы исемне әллә ничә тапкыр алган шикелле була. Әллә шуңа да бик күп бирелгәндәй тоеламы соң ул исемнәр? Әйтик, Ландыш Нигъмәтҗановага Татарстанның атказанган артисты исемен бирү турындагы Карар 2018нең октябрендә үк имзаланган иде. Ә кәгазе һәм күкрәк билгесе бу елның апрелендә генә тапшырылды. Бу Ландыш бер исем алган иде түгелме соң инде, дигән аптыраулар шуннан чыга да инде.

Гомумән, мактаулы исем алуны тагын да сузарга мөмкин. Артистның документларын җыеп министрлыкка тапшыруын да киң җәмәгатьчелеккә хәбәр итәргә («боз кузгалды, тиздән исемле булыр») кирәк – менә сиңа бер үк исемне өченче тапкыр «алу» була.

Күптән түгел генә Илдар Хәкимовка да Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Гәрчә хатыны Гүзәл Уразова 2010нчы елда ук журналистлар белән очрашканда: «Җаным, быел сиңа 30 яшь тула. Юбилей уңаеннан үзеңә дә Татарстанның атказанган артисты исемен эшләтербез» (Уразовага атказанган исеме шул елларда бирелде. – Авт.), – дип мактанган булган иде. «Эшләтү» озаккарак сузылган, күрәсең. 9 елдан соң гына исемле булды Илдар.

Гомумән, быел Хәкимов-Уразовалар гаиләсе рәхәтләнде инде исемнәргә. Кая куеп бетергәннәрдер ул хәтле күкрәк билгесен! Башта Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Апрельдә Башкортстанда Татарстан көннәре узганда, Илдарга да, Гүзәлгә дә Башкортстанның атказанган артистлары исеме тапшырылды. Аннан кайтып озак та тормадылар, Илдар Татарстанның атказанган артистын алды. Хәзер Илдарга Башкортстанның халык артисты исемен бирергә кирәктер инде – чылбыр өзелмәсен өчен. Хәер, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Салават та Башкортстанның халык артисты исемен быел гына алды әле, шуңа күрә Илдарга бераз сабыр итеп торса да ярар.

Ризван Хәкимов, Лилия Биктимирова – болары әле «эп-эсвижий» атказанганнар. Татарстан Президенты Указны апрель азагында гына имзалаган. Үзебезнең чыганаклар хәбәр итүенчә, Илназ Сафиуллинга да атказанган исеме бирергә тиешләр, ди. Хәзер кәгазьләре әзерләнеп беткәнен көтәләр, ди, имеш. Хәер, әле ел башланды гына – ел азагына хәтле байтак артистны исемле итәргә мөмкин.

АЛЛА ПУГАЧЕВАГА ДА ИСЕМ БИРИК!

«Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре турында»гы Законда язылганча, «Татарстанның атказанган артисты» –республиканың мәдәни үсешенә зур өлеш керткән һәм шушы өлкәдә 10 елдан да ким эшләмәүче артистларга бирелә торган югары дәүләт бүләге. Законда язылмаган тагын бер кагыйдә бар: Татарстаннан читкә китсәң, Татарстанның атказанган исеме тизрәк бирелә. Мәликә исемле җырчы кызыбыз бар иде, хәтерлисезме? Ул хәзер дә бар, Аллаһка шөкер. Мәскәүдә яшәп иҗат итә. Татарстанның атказанган артисты исемен нәкъ менә Мәскәүгә күченеп киткәч – 2017нче елда алган (әйе, ул да атказанганыбыз!). «Википедия»гә ышансаң, Мәликә профессиональ иҗат эшчәнлеген 2000нче елда башлаган. Ә атказанган исемен 2017дә алды. Законда әйтелгән 10 ел үтмәгән бит! Аның каравы Мәликә язылмаган кагыйдәне үтәгән – Татарстаннан күченеп киткән. Димәк, исемне алырга тулы хокукы бар булып чыга. Шатланабыз, горурланабыз, мактанабыз!

Илһам Шакиров – 4, Әлфия Авзалова 5 ел зур сәхнәдә җырлаганнан соң ук атказанган булганнар бит әле, дияргә мөмкинсез. Илһам абый һәм Әлфия апа белән Мәликәне чагыштырырга алынмыйбыз, анысы сезнең җаваплылыкта.

Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллинаны да Мәскәүдәге «Беренче канал» – «Голос» тапшыруы танытты. Беренче һәм икенче урын алган кызларыбызга шундук Татарстанның атказанган артисты исемен һәм Казанда фатир биреп куйдылар. Аңарчы исемнәрен дә ишеткән юк иде. Эльмирасы күренә, Динәне республика концерт-чараларында бөтенләй күргән дә юк. Яшәве дә Мәскәүдә бит.

Гомумән, Татарстанда тумаган һәм бер генә көн эшләмәгән булсаң да, Татарстанның атказанган артисты исемен бирергә мөмкиннәр. Татар гына булырга кирәк! «Татарлык» шул исем-фамилияңдә (ә бәлки, нәселеңнең җиденче буынында) булса, җитә инде. Марат Бәшәров, Камил Ларин – шундый атказанганнарыбыз. Җырчы Алсу – Татарстанның халык артисты ук! Татарстан мәдәнияте үсешенә бер тиенлек өлеш керткәннәре юк, әлбәттә. Булса соң, аның каравы «безнекеләр» дип мактанырга була! Ә менә Русиянең халык артисты Чулпан Хаматованың, Казанда туып үскән булса да, Татарстанның атказанган артисты исеме юк икән. «Казанның мактаулы гражданины» дигәнен дә 2017дә генә биргәннәр. Ничек алай булды икән әле ул? Документларын җыеп тапшырмагандыр, күрәсең, шуңа исемсез йөридер.

Быел зурдан кубып 70 яшьлеген билгеләп үткән Алла Пугачевага да Татарстанның халык артисты исемен бирергә кирәк дигән сүз чыккан иде әле анда. Аның Татарстанга да, татар милләтенә дә бер катышы да юк үзе. Булса соң! Бихисап күп исемнәре рәтенә «Татарстанның халык артисты» дигәне дә өстәлсен. Ул да әзрәк безнеке, дип мактаныр идек ичмасам.

АТКАЗАНГАННАР – ДӘҮЛӘТ СЕРЕ?

Интернетта бөтен нәрсә бар, дибез. Юк икән. Атказанганнар турында саннар юк икән. Татарстанның ничә атказанган артисты бар, аларның ничәсе республикада яши, узган 2018нче елда ничә мактаулы исем бирелгән – боларның берсе турында да мәгълүмат юк. Ни хикмәттер, дигән идем аны. Соңрак аңлашылды. Бездә атказанганнар турында мәгълүмат алу атказанган исемен алудан да кыенрак икән ләса!

Башта Мәдәният министрлыгына рәсми хат юлладык. Телдән генә сорау бирүдән мәгънә юк, аңа җавап биреп тә тормыйлар. Сорауларны рәсми бланкка матур итеп язып, баш мөхәррирнең имзасы вә мөһере белән раслап җибәрәсе. Хуш, җибәрдек. Бер атна үткәч шалтыраталар: «Гафу итегез, бездә андый мәгълүмат юк икән. Бу саннар Президент Аппаратында саклана». Шуны ачыклау өчен бер атна вакыт кирәк булган.

Хуш, Президент Аппаратына шакый башладык. Шакый дип, телефон аша инде. Сорауны кем исеменә, кайсы бүлеккә, нинди адреска җибәрәсе икәнен белергә кирәк бит. Аппаратта безнең белән бер атна тирәсе «футбол уйнадылар»: без белмибез – моңа шалтыратыгыз, без дә белмибез – тегеңә шалтыратыгыз. Шулай типкәләнә торгач, дәүләт бүләкләре бүлегенә килеп эләктек (ни өчен башта ук шул бүлек белән тоташтырмаганнардыр, юкса атамасы ук кычкырып тора бит). Җитәкчесе белән сөйләштек.

– Бу тегенди-мондый гына мәгълүмат түгел, рәсми саннар. Шуңа күрә рәсми сорау юллагыз, – диде хатын-кыз тавышы.

– Рәсми сорау юллыйсын беләбез. Нинди адреска юлларга икәнен генә белмибез. Сайтыгызда электрон почта күрсәтелмәгән бит.

– Сез нәрсә, сезгә берәү дә электрон хатка җавап биреп утырмаячак! Тем более шундый мәгълүмат! Хатыгызны бастырып, баш мөхәррирнең имзасы һәм мөһере белән раслатып, безгә алып килеп бирегез. Адрес – Кремль.

Юкса моңарчы рәсми хатларны гел электрон почта аша юлладык, бер проблема да килеп чыкканы юк иде. Татарстанда, электрон хөкүмәт, дип мактанабыз да бит әле. Кремльдә башкача эшлиләр булып чыкты. Юл төшкәндә, бер кереп чыгасы булыр инде – конверт алып куярга кирәк.

«ОТКАЗ АЛГАННАР»

Бөтен артист атказанган исемен алып бетерде бугай инде, дибез, диюен, тик саный башласаң, исем алмаганнар да бар ул. Атказанганнарга рифмалаштырып әйтсәк, «отказ алганнар» ягъни. Телдә күптән халык җырчысы булган Ришат Төхвәтуллинның әле атказанган исеме дә юк (Татарстан сәхнәсендә 2013нче елдан). Элвин Грейныкы да юк. Башкортстанның атказанган артисты дигәне генә бар. Элвин-Радик үзе былтыр ук «Татарстанныкын да аласым килә» дия башлаган иде инде, кем белә, бәлки, документларын җыеп та тапшыргандыр инде.

«Тукта, яңгыр, тукта, яңгыр» дип җырлый торган Ринат Рәхмәтуллинны хәтерлисезме? Аның шул бер җыры телдә инде, тик ул да атказанган исеме алырга тели икән. «Быел бу исемне кемгә генә бирмәделәр. Этенә дә, бетенә дә бирелде. 2015нче елда миңа да бирергә тиешләр иде, бирмәделәр. Туксанынчы елларда сугышкан өчен ике ел төрмәдә утырып чыккан идем – шул ярамады. Минем белән бер вакытта сәхнәгә күтәрелгән җырчылар быел әлеге исемне алды. Бары тик Мөнир Рахмаев һәм мин генә калдым», – дип зарланган ул «Интертат»ка. Мөнир дигәннән, ул да Ландыш, Иркәләр белән бервакытта чыккан иде сәхнәгә. Нишләп аңа да бирмәделәр икән берочтан? Өләшкәч-өләшкәч инде…

Халыкның яраткан җырчысы Таһир Якупов атказанган гына булып китеп барган. Бик күп танылган җырлар авторы, композитор Марсель Ивановның – ул 2015нче елда вафат булды – бөтенләй бер исеме дә булмаган.

19 ел зур сәхнәдә булган Нурзадәнең дә атказанган исеме юк икән. Гәрчә ул 2016нчы елда ук Мәдәният министрлыгына бөтен документларын илтеп тапшырган, барысы да тәртиптә, дип раслаган булсалар да. «258 бит документ илтеп тапшырдым, ышанасыңмы?! Министрлыкта да аһ иттеләр. 2002нче елда минем беренче альбомым чыкты. Аңарчы да җырламаган түгел, әлбәттә, җырладым – Искәндәр Биктаһиров төркемендә эшләп йөрдем. Шушы вакыт эчендә Казанда гына да 12 концерт куелды. Район-авыл җирендә куелганнарын санап та бетерерлек түгел, гастрольдән кайтып та кермим бит. Күпме альбом, күпме клип чыккан… Җырлаудан кала, телевизион тапшырулар да әзерләдем һәм алып бардым бит әле мин. «Мәйдан» телеканалында 56 тапшыруым чыкты. Ике тапкыр «Яшьлегем чишмәләре» концертын оештырдым. Мин исем өчен дип эшләмәдем. Тик миннән соң эшли башлаган кешеләр, миндә музыкант булып йөргән егетләр, бер сольный концерт та куеп карамаган кешеләр дә атказанган исемен алып бетерде бит инде. Шуңа күрә гарьләндерә. Бер авылга баргач, бер апа: «Синең, мөгаен, тиешле җирдә кешең юктыр, шуңа бирмиләрдер», – дигән иде. Ишетүемчә, министрлыкта минем папканы тартмага алып куйганнар. Тагын бераз эшләсен әле, дигәннәр», – дип сөйләде Нурзадә.

Казанда гына да өчәр көн тулы залга концерт бирә торган Илсөя Бәдретдинованың да атказанган исеме юк. Шул уңайдан җыр да яздырды бит, ишеттегезме икән:

«Журналистлар язар иде гәҗиттә алгы биттә,

Исән чакта шул медальне тагасы иде түшкә.

Бар Татарстан җыелып, Бауманнан әйдә үтик,

Дөньяның артына тибеп, мине атказанган итик.

Өй түрендәге сервантым

Премия белән тулган.

Башкалар күптән медальле,

Ник мин атказанмаган?»

Ну бу җырдан соң да исем бирмәсәләр инде Илсөягә… Бер генә юл кала – Мәскәүгә китеп барырга…

Ул исемнең бер файдасы да юк инде үзе. Без, журналистларның, эшен генә кыенлаштыра. Артист турында язма әзерләгәндә, интернетка кереп, биографиясен искә төшереп аласы була инде. Аллаһ сакласын, атказанган дигән исеме булып, онытылып кала күрмәсен.

Төгәл саннарны табып булмаса да, Республика Президенты сайтында мактаулы исемнәр бирү турындагы Указларның барысы да куеп барыла. Шул йөзләгән исем арасыннан берәмтекләп атказанганнарны санарга туры килде. 2018нче елда 35 кешегә Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән (бу – эстрада артистлары гына түгел, бөтен төр артистларны да санап). 7 кеше Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии