- 20.05.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №20 (16 май)
- Рубрика: Аулак өй
Үз фикерләрен, хис-кичерешләрен шигъри формада җиткерә алган кешеләргә күпләр соклана. Һәр рифманы, һәр строфаны уйлап, җепкә тезеп утыру күп сабырлык таләп итәдер, мөгаен. Әмма шигърият белән чын күңелдән шөгыльләнүчеләр өчен бу бернинди дә авырлык тудырмый икән бит.
Арча районы, Казанбаш авылында яшәп иҗат итүче Гөләра Шәрипованың шигырьләре күпләргә таныш. Алар уйланырга да, көләргә дә, кайсы чакта моңсуланырга да мәҗбүр итә. Бер-бер артлы туган мәгънәле шигырьләр үзешчән шагыйрәнең «Баллы көзләрем» дип исемләнгән беренче җыентыгына тупланган. Гөләра Шәрипова үзенең иҗаты һәм алдагы планнары турында минем белән дә бүлеште.
– Гөләра апа, сез кайчан иҗат итә башладыгыз?
– Шигьрияткә мәхәббәт үсмер, яшьлек елларында ук барлыкка килде. Шигырь укырга ярата идем, бик ошаганнарын, рәсемнәр белән бизәп, блокнотка күчереп бара идем. Әле дә саклана бу истәлекләр. Яшереп кенә үзем дә язгаладым. Сирәк кенә… Ә менә чын-чынлап 2014нче елның җәендә кечкенә улым тугач яза башладым. Үзем дә аңламыйм, ташкын булып агылды күңелдән. Хис-кичерешләремне шигырь юлларына салу шулкадәр рәхәтлек бирде үземә.
– Белгәнемчә, сез Казанбаш балалар бакчасында тәрбияче булып эшлисез. Балалар белән эшләү иҗатыгызга йогынты ясыймы?
– Эшемә бәйле дип әйтмәс идем. Күңел халәтемә бәйле ул.
– Районда, гомумән, республикабызда шигъри кичәләр һәрдаим үткәрелеп тора. Төрле әдәби чараларда катнашканыгыз булдымы?
– Юк, катнашканым юк. Нигәдер кызыксынмыйм да. Шигырь язу җаныма рәхәтлек бирә, шуңа язам. Шул җитә, калганын вакыт үзе күрсәтер.
– Әдәби конкурсларда катнашканыгыз булмауга карамастан, социаль челтәрләрдә сезнең иҗатыгыз белән кызыксынучылар күп. Мондый «поклонниклар»ны булдыру өчен нишләргә киңәш бирер идегез?
– Укучыларым искиткеч күп, мин аларга бик рәхмәтле. Иҗат итәргә этәргеч бу. Нәрсә хис итәм, шуны язам, ихлас булырга кирәктер. Нәкь мин уйлаганны язасың дип, бик күп хатлар килә. Яшәргә көч бирә, дип, рәхмәт әйтеп язалар. Мин бер шигыремне дә уйлап утырып, күктән алып язмыйм, алай яза да алмый. Ничек бар – шулай. Гадилеге белән якын бугай алар халык күңеленә.
– Бу чыннан да шулай. Олы, урта, хәтта ки, яшьләр күңеленә дә үтеп керә сезнең шигырьләр. Иҗат юлыгызда алдагы планнар нинди?
– Язасым килә. Яңа җырлар иҗат итәсе. Китапка кермәгән 300дән артык шигырем бар. Яңа китап чыгару хыялы бар, мөмкинлек кенә чикле. Тик шулай да киләчәктә чыгар дип уйлыйм, исәнлек булсын. Бу – минем иң якты хыялым.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,
КФУ студенты

Комментарии