«Мин инде хәзер еламыйм – йөрәгемнән генә кан тама…»

«Мин инде хәзер еламыйм – йөрәгемнән генә кан тама…»

Түзсә дә түзә икән кеше йөрәге. Арчадагы «Сүнмәс дәрт» театр коллективы куйган «Йөрәк ярасы» спектаклен карагач, ирексездән шулай дип уйлап куясың.

Арчада «Җидегән чишмә» халык театры бар иде инде. Менә тагын бер театраль коллектив оешкан. Шәһәрдәге күп-функцияле үзәктә эшләүчеләрдән тупланган коллективны «Сүнмәс дәрт» дип атаганнар. Алар танылган журналист, драматург Гөлсинә Зәкиева әсәре буенча сәхнәләштергән «Йөрәк ярасы» әсәрен узган атнада Арча Мәдәният йортында күрсәттеләр.

Гайшә (Тәгъзимә Усманова) белән Зәки (Фәнис Заһитов) Якуповларның матур гаиләсенә көннәрдән бер көнне йөге белән кайгы ишелә. Себердә эшләүче уллары Ришат, туган нигезенә кайтырга чыккач, юл фаҗигасенә очрап һәлак була. Якуповларның шулай ук Себердә эшләүче олы уллары Илшат (Фәнис Заһитов) та энесен җирләргә дип авылына кайтырга чыккан җиреннән кинәт юкка чыга. Бер-бер артлы ике улын югалткан атаның йөрәге чыдамый – Зәки, хатыны Гайшәне калдырып, якты дөньядан китеп бара. Кызы Наилә (Алсу Нурмөхәммәтова) булмаса, Гайшәнең дә йөрәге түзмәс иде, мөгаен. Әле тагын бер куанычы калган икән: гаилә дуслары Мәдинә (Зөлфия Мифтахова) белән Мансурның (Вәлиулла Гатауллин) кызлары Ләйлә (Гөлгенә Федорова) карынындагы бала. Гайшәнең улы Ришатның баласы бит ул. Ришат Себердән кайтуга Ләйләгә өйләнәсе була, тик ул дигәнчә барып кына чыкмый… Һәм Зәки мәңгелеккә күзләрен йомган минутта җир йөзенә яңа җан – Ришатның баласы аваз сала… Ришатының үлгәнен кабул итә Гайшә, тик Илшатын югалтуына гомер буе ышанмыйча яши. Һәм менә могҗиза: 25 ел узганнан соң Илшат табыла! Бөтенләй чит шәһәрдә Мария (Фәүзия Шаһимуллина) исемле хатын белән гаилә корган, хәтерен югалту сәбәпле, әти-әнисе, туганнары турында бөтенләй оныткан була ул. 25 елдан соң ана белән ул кабат очраша…

Сүзнең дөресен әйтү кирәк, көн саен диярлек концерт, атна саен ниндидер спектакль булып торган Арчада үзешчәннәр куйган тамашага зал тутырып халык килер дип уйламаган идек. Ә зал тулы иде. Хәтта өстәмә урындыклар куярга да туры килгән. Спектакль беткәннән соң исә «Сүнмәс дәрт» коллективын аягүрә басып алкышладылар. Дәрәҗә, бик зур дәрәҗә иде бу алар өчен.

Спектакль башында әйтмәгәннәр иде, бактың исә, әсәрдәге Гайшә Якупованың прототипы бүген Арчада яшәп ята икән. Ул сәхнәгә чыкканда зал янә алкышларга күмелде. «Миңа Гөлсинә Зәкиева белән бергә театрда уйнарга туры килде. Шул вакытта аңа ике-өч битлек кенә язмамны биргән, вакытың булса, карап чыгарсың әле, дигән идем. Ул әлеге язма буенча шушындый бай эчтәлекле драма әсәре язган – шаккаттым. Әгәр бөтен язмышымны сөйләсәм, калын роман язган булыр иде, мөгаен. Шушының хәтле зур хезмәт куеп, минем тормышымны яктыртканың өчен рәхмәт, Гөлсинә. Әсәрне сәхнәләштергән Илмира Фазылҗанованы моңарчы бик яхшы оештыручы, алып баручы дип белә идек, менә хәзер режиссер буларак та күрдек. Бүген уйнаган кешеләрнең күбесе сәхнәгә беренче тапкыр чыкты. Аларны оештырып, коллектив итеп туплый алган өчен, Илмира, сиңа рәхмәт. Ә инде артистлар шул хәтле оста итеп уйнады – берсен алып берсен куя торган түгел! Һәрберсенең уенына гашыйк булдым. Безнең Арча ягы талантларга шул хәтле бай», – дип илһамланып сөйләде Гайшә апа Якупова. Спектакль карау бер, ә андагы төп геройның прототипын үз күзләрең белән күрү – бөтенләй икенче нәрсә. Шуңа күрә Гайшә апа сөйләгәндә дә тамашачы күз яшьләрен тыя алмады.

Арча халкы Гөлсинә Зәкиеваның үзен дә, әсәрләрен дә бик яхшы белә. Инде өченче әсәре сәхнәләштерелде аның. «Елый икән, елый ирләр дә» әсәре буенча фильм да төшерелде. «Гайшә апаның язмышы мине бик тетрәндерде. Һәм мин шушы пьесаны язып карарга булдым. Беребезгә дә Гайшә апа күргәнне күрергә, бала хәсрәте татырга язмасын», – дип сөйләде ул спектакль беткәннән соң.

Ә «Сүнмәс дәрт» коллективы вак, ләкин ныклы адымнар белән иҗат дөньясының түренә атлавын белә. «Безнең оешканга ике ел гына әле. Күп-функцияле үзәктә эшләүчеләрнең өйләренә йөреп, коллектив итеп тупладым. Һәр кеше – аерым бер дөнья, һәрберсенең җаен таба белергә кирәк. Иң башта Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» әсәрен сәхнәләштердек. Байтак авылда күрсәттек аны, һәр җирдә бик җылы кабул иттеләр. Яңа әсәр сайлый башлагач, Гөлсинә Зәкиева үз пьесасын күрсәтте. Монда һәркемгә роль җитә икән дип, шуңа алынырга булдык», – дип сөйләде Арчадагы күп-функцияле үзәкнең сәнгать җитәкчесе, «Йөрәк ярасы» әсәрен сәхнәләштергән Илмира Фазылҗанова. Аларга Мәдәният министрлыгыннан грант та бирелгән. Шул акчага сәхнәне яңартканнар. «Хәзер гөрләтеп икешәр сәгатьлек концертын да куябыз, спектаклен дә уйныйбыз, Аллаһка шөкер», – ди Илмира ханым.

Изображение удалено.…Спектакль беткәч, Гайшә апа Якупованы уратып алдылар. Арча районы җитәкчелеге дә, «Сүнмәс дәрт» иҗат коллективы да, гади тамашачы да – барысы да олы йөрәкле бу апага рәхмәт сүзләрен җиткерде. Түземлеге, сынмавы-сыгылмавы өчен. Ә Гайшә апа һәр кешегә изге теләген теләде. «Хәзер мин еламыйм инде – еламаска өйрәндем. Ә йөрәгем һаман да телем-телем булып, кан саркытып әрни. Мин инде хәзер көлмим дә. Иреннәрем генә кайвакыт елмайгандай итә. Мине шушы кайгы-хәсрәтләрдән сәхнә коткарды. Яшәсен сәхнә! Яшәсен театр!» – диде ул.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Арча – Казан

Комментарии