Урам бәйрәме

Урам бәйрәме

Авылыбыз Тырыш матур табигате, юмарт урманнары белән үзенә тартып тора. Исеме җисеменә туры килгән – халык бик тырыш. Хезмәттә дә сынатмыйбыз, бәйрәмнәрне дә онытмыйбыз. Моңа соңгы мисал – «Урам бәйрәме» гөрләп үтте. Бәйрәмгә килгән һәр кешене якты йөз, коймак, чәй белән каршы алдык. ТАССРның 100 еллык, Җиңүнең 75, Кукмараның һәм Тырыш авылының 90 еллык тарихына күз салдык.

Концерт укучылар ярдәмендә сәхнәләштерелгән «Кичке уен» күренеше белән башланып китте. Барлык чараларны күңелләрен биреп әзерләүче мәдәният йорты җитәкчебез Ринат абый Шәрәфетдинов белән Рәзинә апа, үзләре дә әби-бабай ролендә чыгыш ясап, «Кичке уен»га зур мәгънә салдылар. Өлкәннәр яшьлегенә кайткандай җырлап утырса, яшьләребез гореф-гадәтләрне күңеленә салып куйды.

Бәйрәмебез берсеннән-берсе талантлы авылдашларыбызның концерт номерлары белән үрелеп барды. Моңлы җырлар тыңлап моңландык та, скетчлар карап көлдек тә.

Урам бәйрәме күңелләрдә җылы хисләр калдырды.

Тырыш авылы китапханәчесе Рузилә ТӨХБӘТУЛЛИНА,

Кукмара районы

Комментарии