Әтиемне эзлим

Мин – Насыров Миңнефаяз Нурулла улы. 1941нче елның август башында Апас районы Кече Күккүз авылыннан Кызыл Армия сафларына чакырылган әтиемне эзлим. Әти сугышка киткәндә миңа 2 генә ай була. 1941нче елның ноябрь аенда әнигә хат килә. Анда әтинең сугышчан иптәше белән кышкы солдат киеменнән төшкән фотосурәте дә була. Хатны әти әйтеп торып, иптәше кириллица белән яза. Смоленск ягында сугышуларын хәбәр итә. Ул хатны да, фотоны да әни сандыгында саклый иде. Кызганычка, 1948нче елның май аенда авыл халкы басуда эштә вакытта күршеләрдән янгын чыгып, авылдагы 5 йорт күмергә калды. Янгын әтидән килгән бердәнбер хатны да аямады.

Сугышта үлгәннәрнең тол хатыннарына пенсияләрне арттыралар дигәч, абый районга барып, белешмәләр юнәтә. Райвоенкомат хезмәткәрләре: «Әтиегез Сталинград астында сугышка керә, һәм һәлак булганмы, исән калганмы – хәбәре юк», – диләр. Ә мәрхүмә әнием, әтиегез 1942нче елның февраль аенда үлде, дип сөйли торган иде. Сталинград астындагы сугыш 1942нче елның июнендә башлангач, әти ул сугышка керә алмый бит инде. Әтием Насыров Нурулла Насырович кайда сугышты икән? Ул 1903нче елны туган һәм сугыш кырында хәбәрсез югалган. Бу – Апас РВК һәм Татвоенкоматтан алган хәбәр.

Минем әтием белән сурәткә төшүче сугышчының, бәлки, гаиләсенә җибәргән фотосы сакланадыр? Бәлки, минем кебек эзләүче бардыр? Ул кеше дә бит Татарстаннан була. Берәр төрле хәбәр булса, миңа язуыгызны үтенәм.

Минем адрес: 420005, Казан шәһәре, Услонская урамы, 6 йорт.

Телефоным редакциядә.

Миңнефаяз НАСЫРОВ,

Казан шәһәре

Комментарии