«Мин гомерем буена туры сүзле булдым»

«Мин гомерем буена туры сүзле булдым»

Мәктәптә укыганда, авыл китапханәсенә көн дә диярлек кереп чыга идем. Китап кирәксә дә керәм, кирәкмәсә дә керәм. Анда кереп чыгу үзенә бертөрле ләззәт бирә иде миңа. Шушы көнгә кадәр китапханәчеләргә кызыгып та, хөрмәт белән дә карыйм. Берүзләренә күпме китап, шуның өстенә күпме газета-журнал хуҗалары бит алар, дип тә сокланам.

Сүзем Спас районы, Чәчәкле авылы китапханәсендә 41 ел буена китапханәче булып эшләүче Гөлсинә апа Мирхуҗа кызы Габделвәлиева турында. Янына керү белән: «Ләйсән, язсаң, үтереп мактама, дөресен генә яз. Артыгы кирәк түгел. Аннан соң, язар өчен лаеклы булсам гына яз», – дип алдан ук кисәтеп куйды. «Соң, сез мактауга лаек булганга күрә, сүз кузгалттым да инде», – дим Гөлсинә апага. Хөрмәткә лаек кеше булуын санап бетергесез грамота, диплом, бихисап рәхмәт хатлары да күрсәтеп тора аның. Сүз дә юк, кирәк вакытта кырыс та, кирәк вакытта йомшак та ул. «Мин гомерем буена туры сүзле булдым», – ди ул. Тик бу сыйфат бар кешедә дә булмый шул ул.

«КИТАПНЫ ТОТЫП УКУ ТӘМЛЕ»

– Гөлсинә апа, китап «җене» кайчан кагылды үзегезгә?

– 1974нче елдан бирле эшлим мин монда. Мәктәпне тәмамлагач, фермада да эшләп алдым. Монда башка китапханәче иде. Ул китәргә уйлагач, үз урынына мине тәкъдим иткән. Мине әле район китапханәсенә алып барып, шунда әңгәмә дә уздырдылар. 1980нче елда Алабуга сәнгать училищесына укырга кердем. 1982нче елда китапханәче дипломы алдым. Аллага шөкер, 41 ел китаплар арасында «яшим». Бернинди үкенечем дә юк. Бик яраттым үз эшемне. Хәзер дә яратам.

– Бүгенге заманда китапханәгә йөрүчеләр күпме? Ниләр белән кызыксына алар?

– Зарланмыйм – йөриләр. Дөрес, элекке белән чагыштырганда кимрәк, шулай да авыл китапханәсен ташламыйлар. Мәктәп балалары да, укытучылар да керә. Бигрәк тә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бик күп материаллар кирәк булган иде. Барысы да китапханәдән файдаланды. Аллага шөкер, беркемне дә борып чыгарганым юк, хәлемнән килгәнчә, барысын да эшлим. Шулай ук авылыбызга кайткан кунаклар да китапханәгә килә.

Хәзерге вакытта кеше вакытлы матбугат белән «чирли». Ә элек китап дип үлеп торалар иде. Мескен мәрхүм Ильяс абый Сәгыйров бар иде. Көненә өч тә, дүрт тә керә торган иде китапханәгә. Шул заманда иң күп укучыларның берсе иде инде ул.

Бүгенге көндә дә китапханәгә һәрвакыт кереп йөрүче укучыларым бар. Шамионова Гөлчәчәк апаңны гына алыйк. Заманында фермада эшләгәндә дә китапсыз тормады. Каенанасы бар иде, ике малай үстерде, бервакытта да китапханәне ташламады. Ул китап, гәҗит укымыйча тора алмый. Ә Габделхакова Минниса сиксәннән өстә инде, әле һаман укый. Урын өстендә ятучы бер карчык бар, китапларны аңа үзем илтеп бирәм. Әхмәтов Алмаз (умартачылык белән шөгыльләнүче Алмаз абый турында «Безнең гәҗит»тә (№35, 2 сентябрь, 2015) язып та чыккан идек. – авт.искәрмәсе) үзенең һөнәре буенча белемен арттыру өчен, шулай ук мичләр чыгару, тимер капкалар ясау, умартачылык турында төрле китаплар ала.

– Гөлсинә апа, китап укырга яраткан кеше гомер буе аннан аерыла алмыйдыр ул?

– Компьютердан укыганчы, китапны тотып уку тәмле бит ул. Аннары исеңә төшерәсең килсә, китапның битен актарасың да, «Ә-ә, болай булган икән…» – дип, яңадан укып китәсең.

– Иске китаплар күп «списать» ителәме? Яңалары җитәрлек кайтамы?

– Искеләрен, әлбәттә, тотмаска кушалар. Кайбер китаплар бөтенләй иске. Ямый-ямый, төзәтә-төзәтә инде эштән чыгып беткәннәре дә, тотып булмастайлары да бар иде. Мәктәп укучылары кичләрен, шушында килеп, китаплар ябыштырырга булыша иде. Шул китаплар инде бик искерделәр. Бик күп китап исемлектән сызыла, алар урынына күпләп яңалары кайта. Тик аларның күбесе – фәнни басмалар.

ИСТӘЛЕКЛӘР ЯҢАРА

Гөлсинә апаның туры сүзле, кайбер очракларда кырысрак булуы да ошый миңа. Кечкенә чакта китапларны укып, кире китергәч, Гөлсинә апаның һәрберебезне үз янына бастырып сөйләшүе һаман да күз алдымда.

– Яле, сөйлә әле, китап ошадымы? – дип сорый ул.

– Ошады, – дип җавап бирәбез.

– Алайса яратып укыдың?

– Әйе, яратып укыдым.

– Әйдә, сөйләп җибәр әле, бу әкият яисә хикәя нәрсә турында?

Без, борынны югары күтәреп, сөйләп бирәбез. Ә китапханәдә кеше күп булса, оялдыра, «Әй, оныттым инде», – дип куябыз.

Күргәзмәгә куелган ике курчагы бар иде китапханәдә. Әле һаман да тора икән алар. Кечкенә чакта шул курчакларның матурлыгына карап сокланып тора идем. Күпме еллар үтсә дә, китапханә дә, Гөлсинә апа да шул ук. Әле бу юлы да, һәрвакыттагыча, үзе ни беләндер мәшгуль, үзе, шул-шул китапны укыттым бугай инде сиңа, шундый-шундый китап бар, сиңа укытмыйча калмаганмындыр, яисә шуңа багышлап язылган әсәр белән син таныштыңмы әле, ди. Нәкъ элеккечә, һәрбер китапны укытасы килә, үзе укыган һәр яңа әсәрне, мәкаләне укырга тәкъдим итә.

«ҮЗЕМНӘН СОҢ ИСТӘЛЕК БУЛЫП КАЛСЫН»

Гөлсинә апа матбугат битләрендә басылып чыккан үзенең бихисап язмаларын күрсәтә башлады. Уйлап карасаң, шул язмаларда күпме тормыш кайный бит. Кайберләрендә үземнең дә исем-фамилиямне очраттым, чөнки Гөлсинә апа мәктәптә, мәдәният йортында уздырылган һәр бәйрәм, анда катнашучылар турында язып барган. «Шулай язгалыйм инде мин. Һәр язганымны папкага урнаштырып барам. Үземнән соң бер истәлек булып калсын», – ди ул.

Гөлсинә апага киләчәктә дә шулай янып яшәргә, эшләргә язсын.

Ләйсән ГАТАУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Комментарии