- 20.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №10 (16 март)
- Рубрика: Аулак өй
“БГ”да “Казанда мәче котыруы” (26 гыйнвар, 2011 ел) дигән язма басылган иде. Шуңа җавап итеп үземнең мәче турында язып җибәрергә булдым. Ул песи баласын оныгым Венера институтта укыганда Казаннан алып кайтты. Хәзер аңа 10 яшь тулды. 4 яшьләрендә бик уйнарга ярата иде. 1-2 метр биеклеккә сикереп менү – аңа берни тормый. Шулай бервакыт бу кирәкмәгән җиргә хаҗәтен үтәгән. Аны моның өчен әрләдем, бер-икене суккаладым да. Бу – песиемә бер дә ошамады. Озак та тормый мине куып килеп аягымны тешләде, битемә дә сикерде, чак кулым белән каплап өлгердем. Аннан кулыма тешләрен батырды, кара кан ясады. Кычкырган тавышыма улым килеп кереп кенә аралады. Менә шулай ул бар ачуын алды. Үземә нәтиҗә ясадым, димәк, мәчеләрне рәнҗетергә ярамый. Алар ачу саклаячак. Шуны әйтәсем килә: газетада котыру авыруы дип язганнар иде. Минемчә, бу һич тә алай түгел. Бары тик ул хайванны рәнҗеткәннәр генә. Кайчак бит баштан эт-песиләрне алалар, аннан чыгарып җибәрәләр. Мескенкәйләр, өй подвалларында ачка интегеп яшиләр. Үзем аларны кызганып, ашарга да чыгаргалыйм. Мәрхәмәтлерәк булсак, эт-песиләребез дә котыру авыруыннан авырмас иде.
Тәслимә СӘИТОВА.
Бөгелмә шәһәре.
Эт-песине рәнҗетмик!,

Комментарии