Искәндәр: «Татарның бишеге – Алтын Урда»

“Хыялым – Президент булу!” Нәкъ шушы исем астында Томскида яшәүче милли җанлы егет – Искәндәр Әхмәдов турында язмам басылган иде (8 июль, 2009). Бүген шул чактагы Искәндәрне искә төшереп, аның үҗәтлегенә шаклар катып утырам. Үз дигәненә тәки ирешер бу, сукмагыннан тайпылмыйча бара бит. Инде без Яңа еллар белән онытылып йөргән арада, белән очрашып, аңа “Болгар – татарларның һәм Алтын Урда мирасының туплана торган урыны” дигән проектын да тәкъдим итәргә өлгергән.

Искәндәр хәзер Новосибирскида Дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый һәм конституцион хокук турында диссертация яза. Узган елны Татарстанның беренче Президентына хат язып, Болгарны торгызганда, Алтын Урданы онытмаска кирәк дигән фикер әйткән иде. “Болгар чорының күпертелүе милләтен бүлгәләүгә китерергә мөмкин”, – дип саный ул. Минтимер Шәймиев әлеге хатны игътибарсыз калдырмыйча, аңа җавап язды. Беренче Президент Болгарның Алтын Урда чорында чәчәк атуын танып, “Бу шәһәрчек Евразия киңлекләрендә татарларның берләшү урынына әвереләчәк”, – дигән фикерен әйтте. Шулай ук, Минтимер Шәймиев үз хатында Искәндәр Әхмәдовкә бу мәсьәләдә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.

Шушы мөмкинлектән файдаланып, Искәндәр җиң сызганып эшкә керешкән. Үзенең дуслары белән бергә Болгарда Алтын Урда чорын мәңгеләштерү турында 7 тәкъдимнән торган проект төзегән ул. Аны тапшыру өчен, Томск егетен М.Шәймиев белән очрашуга Кремльгә чакырганнар.

– Искәндәр, очрашу ничек үтте?

Минтимер Шәймиев мине Кремлендәге резиденциясендә кабул итте. Елмаеп каршы алды, очрашу бик җылы узды. Бер сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык. Минтимер Шәрипович – бөек шәхес, ләкин шул ук вакытта үзен гади итеп тота, аның белән аралашу җиңел һәм рәхәт. Әлеге очрашу – минем өчен зур вакыйга.

Сүз нәрсә турында барды?

Татар тарихы, “Яңарыш” турында сөйләштек. Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөя проектлары белән бик мавыккан. Ул миңа аларны торгызу планнарын, макетларын күрсәтте. Бу проектлар, чыннан да, зур һәм кызыклы.

Аннары, туган шәһәрем Томск турында сөйләдем. Шулай ук очрашуда Мостай Кәримне искә алдык. Ул – минем бабам белән бер авылдан чыккан кеше, Минтимер Шәймиевның дусты.

– Проектың нинди тәкъдимнәрдән тора?

– Болгарда Алтын Урда чорын мәңгеләштерү турында ул. Мәсәлән, татар тарихы паркын булдырырга, даладан килгән ата-бабаларыбыз истәлегенә багышланган татар тирмәсен корырга, Алтын Урдада булган динара түземлелек хөрмәтенә толерантлык билгесен куярга. Болгарны чәчәк аткан шәһәргә әверелдергән Алтын Урда ханнары Бату, Бәркә, Үзбәк турында да онытырга ярамый. Бату хан сараен торгызырга, Болгарда Алтын Урда музее ачарга да тәкъдим иттем.

Анда сакланып калган мәчет манарасы, сарайлар, пулатлар – барысы да Алтын Урда чорында салынган. Аларны болгарлар түгел, ә татарлар төзегән. Бу һәйкәлләр XIII-XV гасырларга һәм аннан соңгы чорларга карый. Ә Идел Болгарстаны XIII гасырда инде булмаган, димәк, болгарлар аларны берничек тә сала алмый. Болгар – Русиядә сакланып калган бердәнбер Алтын Урда һәйкәле булып тора.

Болгарның чәчәк атуы Алтын Урда чоры белән бәйле. Моны Минтимер Шәймиев җавап хатында таный. Шуңа күрә Болгарны торгызганда, Алтын Урда ханнарының анда керткән өлешен дә күрсәтергә кирәк дип саныйм. Татар тарихы Алтын Урда белән генә чикләнми, әлбәттә. Әмма Җучи Олысы – Алтын Урда татарның бишеге һәм иң бөек дәүләте булган, минемчә.

Димәк, син болгарчылыкка каршы?

– Юк, мин татар тарихын болгар чорына кайтарып калдыру, аларны төп ата-бабаларыбыз дип игълан итү һәм Алтын Урда чорын инкарь итүгә каршы.

Болгарлардан чуаш милләте чыккан дип саныйм. Алар татар этногенезында катнашкан булса, рольләре зур түгел. Минемчә, болгарлар – татар тарихының бер өлеше, әмма безнең төп бабаларыбыз түгел.

Болгар тыюлыгын болгар һәйкәле итеп танытсак, без, телибезме, теләмибезме, болгарчылар рәте ишәюгә өлеш кертәбез. “Без татар түгел, без – болгар!” – диюче кешеләр артачак. Хәзер дә күп алар. Бу татар милләтенең таркалуына китерергә мөмкин. Ә мин татар бердәмлеген телим. Без – татар. Исемебез дә, җисемебез дә татар.

Бу очрашуныңнәтиҗәсе булыр дип уйлыйсыңмы?

Әлбәттә, булыр. Минтимер Шәймиев проект белән бик кызыксынды. Проектның фәнни консультанты, тарих фәннәре кандидаты Айрат Төхвәтуллин, аны башкаруда катнашкан, Томскида укучы татар студенты Әмир Вәлиев һәм мин – барыбыз да бу эшне теләп, тырышып башкардык. Шуны да җиткерәсем килә: моның өчен акча сорамадым. Идея, өчен йөрибез.

Хәзер без әзерләгән тәкъдимнәргә белгечләр бәя бирергә тиеш. Тулысынчамы, өлешчәме, әмма проектым гамәлгә ашар дигән өметтә калам.

– Рәхмәт, Искәндәр! Хезмәтеңнең кайсы өлешләре кабул ителәчәген вакыт күрсәтер. Ә сиңа яңадан-яңа эзләнүләр, кызыклы очрашулар, зур уңышлар теләп калам.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Искәндәр: “Татарның бишеге – Алтын Урда”, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии