- 19.11.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №45 (16 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Соңгы елларда югары белемнең кирәклеге һәм әһәмияте турында бәхәсләр куерта башладылар. Шулай да, югары уку йортын тәмамлаучы күп кенә яшьләр үз һөнәрләре буенча эш таба алмый интегә. Чөнки кая гына барсаң да, эш тәҗрибәң булу кирәк. Бер җиргә дә эшкә алмагач, каян булсын инде ул тәҗрибә?!
Институтта биш-алты ел буе иза чигеп укып та, юньле эш таба алмаган яшьләр бихисап хәзер. Югары белем алу өчен киткән акча, беткән нервыларны санап бетерерлек түгел. Ата-анасы эшләп торганда, студент ачка үлмәс, билгеле… Шулай да хәзерге заман яшьләре пенсионер әти-әни җилкәсендә яшәгәнче, эшләп укуны, мөстәкыйль яшәүне кулайрак күрә. Вакытлыча эшен дә табалар, кайберәүләр каравылчы, машина юучы, җыештыручы, савыт-саба юучы булып эшләргә дә әзер. Акчасын гына түләсеннәр… Ләкин бик сирәкләргә генә уңыш елмаеп, күп хезмәт хакы түләнә торган эш табу бәхете насыйп була шул. Танышым Ләйсәнне дә шундый «везунчиклар» рәтенә кертер идем мин. Әтиләре очын-очка ялгап, тегеннән-моннан акча җыеп, КДУга керттеләр үзен. Ул бер ел да укый алмады, авыр дип ташлап кайтты. «Укудамыни бәхет?» – дигән сүзләрне бик еш кулланырга ярата танышым. «Башкалар чиләнсен, ә мин аннан башка да кеше булам!» – диде ул безгә һәм булды да… Төрек егете белән танышып, Төркиягә китте. Анда ел ярым яшәгәч, нишләптер, кире кайтты. Күпмедер вакыттан соң Америкага эшкә китте. Узган җәйдә ялга кайткач: «Нәрсә, сез һаман укып ятасызмыни әле? Шуның белән бик ерак китә алырсыз инде… Миннән үрнәк алыгыз, ичмасам, ил гизеп, рәхәтләнеп үз көеңә яшәп ятуга җитәме соң? Бу «бездарный» илдә «и ловить нечего!» – дип, безгә бик озак кына вәгазь укыды. «Бездарный» ил булгач, кайтып кына йөрмә инде монда», – дип киңәш иттем үзенә. Шуннан соң танышымның эшләре кире якка бара башлады. Кая гына барып эшләп караса да, кире үз иленә кайта. Соңгы арада Русиядән ерак китә алганы юк әле.
Икенче танышым да безгә югары белемнең мөһим түгел икәнлеген дәлилләргә алынды. Ул моны үз үрнәгендә күрсәтмәкче була. Янәсе, ике-өч айлык курслар гына тәмамлап та менә дигән эш табарга була. Үзе биш-алты һөнәр буенча курслар бетерде инде. Чәч кисүче, пешекче, программист, риэлтор, сатучы һәм башкаларга укып чыкты. Әле болар белән генә чикләнергә уйламый: тегүче, менеджер, реклама буенча белгеч һөнәрләрен дә үзләштерергә уйлый ул. «Бер ел эчендә генә мин ике-өч төрле һөнәр буенча таныклык алып чыгам. Сезнең кебек бер һөнәр алу өчен ничә еллар буе укып, нервылар бетереп йөрмим инде», – дип киңәш бирә танышым. Минем дә аңа бер киңәшем бар: сиңа ошый икән, ник ун җирдә укымыйсың шунда, һәркемнең үз юлы, үз язмышы. Безгә югары уку йортында белем алу бик ошый. Ул ике-өч ай укып алган таныклыкларың бик тиз юкка чыгарга мөмкин, ә югары белем һәрвакыт кирәк. Илебезне хәзер, ни кызганыч, шундый «ике көнлек» белгечләр басты, югары белем турындагы кенәгәне сатып кына алучылар да бихисап. Аннары шундыйлар кеше язмышы белән идарә итәргә алыналар. Шул ук табибларны гына алыйк. Кайберләре диплом сатып алып, эшли башлый. Белмәгән килеш, кешегә әллә нинди диагнозлар куялар, синең язмышың белән уйныйлар. Бу бит коточкыч! Шуңа күрә җәмгыятебезне андыйлардан чистартырга кирәк, дип саныйм мин. Лаеклы ялга чыгып та һаман да үз урынына башкаларны утыртмас өчен сугышып ятучы апа-абыйлар белемле, укымышлы яшьләргә юл бирсеннәр иде. Чөнки безнең дә илебезнең мәдәниятен, икътисадый элемтәләрен үстерүгә, җайлауга үз өлешебезне кертәсебез, изге эш-гамәлләребез белән кешелек дөньясында эз калдырасыбыз килә.
Тукай районы, Мусабай-Завод авылы.
Комментарии