«Балакайларым»ны без дә уйнадык

1992нче елның гыйнвар аенда райондагы мәктәпләр арасында иҗади ярыш игълан иттеләр. Иң яхшы куелган спектакль, иң яхшы ир-ат ролен башкаручы, иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы ачыкланачак икән. Без Әнгам Атнабайның «Балакайларым» әсәренә тукталдык. Бергәләп укып чыктык та, рольләрне бүлешеп, өйрәнә дә башладык. Бик күңел биреп өйрәнгән булсак та, режиссерыбыз юк. Башта үзебезнең авылда, аннары күрше авылларда уйнадык. Иң ахырдан районның мәдәният йортында куйдык. Ярышка нәтиҗә ясалды – безгә беренче урын! Ура! Иң яхшы хатын-кыз роле дип, мин уйнаган Хәзинә карчыкны билгеләгәннәр. Авылга килеп, миңа диплом һәм бик матур бәллүр ваза тапшырдылар. Ул рольне мин бик яратып, чын йөрәгем белән уйнадым. Аннан элгәрерәк кенә 54 яшьлек ирем – Татарстанның атказанган физика укытучысы Әхтәм Гаяз улы бакыйлыкка күчкән иде.

Шуннан соң безнең коллективны Әлмәткә җибәрделәр. Анда «Халык театры» өчен ярышлар буласы икән. Әлмәткә барып кайтуыбыз үзе бер маҗара булды. Языйм әле, онытканнар исләренә төшереп алсын (ни әйтсәң дә, 26 ел узган бит).

Йөк машинасына декорация җиһазларын тутырып, җиңелчә генә киемнәрдән үзебез автобуска төялештек. Ул елны 20нче апрель көнне җылы иде. Йөк машинасының тәгәрмәченә әллә ни булып, ул кире борылып кайтып киткән булып чыкты. Декорацияләрне Әлмәт театры үзе көйләде. Ярар, яхшы гына уйнап чыктык кебек, ләкин үзебезгә ошамаган урыннары сизелде. Ни әйтсәң дә, режиссер юк бит. Нәтиҗә ясаганда, режиссерыгыз кем, дип сораганда, рольләрне мин бүлгәләгәнгәдер инде, коллектив мине атады. Без шулай итеп, «Мамадыш районы Шәдче халык театры» исемен яулап кайттык. «Әртист»ләрнең күбесе Шәдче урта мәктәбе укытучылары: Шәвәлиев Рифкать – Кашаф; Фәизова Рәйсә – Сәхия; Хәсәнова Тәнзилә – Сәкинә; Фәлахов Азат – Рифат кияү; Гыйльметдинов Мәгъсүм – Шакир; Хафизова Нурия – Фәния; Таипова Гөлзилә – Алия; Вәлиев Илдар – Дамир; Хафизов Рәфкать – Альфред; Галиев Исмәгыйль – Балбабай; Газимова Маһруза – Хәзинә; Сафина Гөлнур – Зиләйлүк (ул хәзер Түбән Камада офтальмолог булып эшли). Хәзер инде барыбыз да диярлек лаеклы ялда, 65-80 яшьлек кешеләр. Мөрәҗәгать итсәләр, әле дә каршы килмибез. Без уйнаган спектакльләр шактый булган икән: «Зәңгәр шәл», «Чаткылар», «Яучылар». Болары истә калганнары гына, күбесе онытылган икән инде…

Теге вакытта Әлмәттән кире кайтуны да языйм инде. Без ул вакытта чын артистлар күргәнне күрдек. Әлмәттә кунарга калырга урын булса да, безне алып килгән режиссер Земфира Гыйльметдинова (ул хәзер Казанда, филармониядә эшли) кичәгә әзерләнәсе бар, дигәч, кич белән кайтырга булдык. Башта җырлашып-көлешеп кайттык. Яз ае бит, төнлә бик нык суытты. Авылга җитәргә бер 10 чакрымнар калгач, автобусыбыз суга кереп батты. Хәбәр итеп тә булмый, ул вакытта телефоннар юк. Инде өмет сүнә башлаганда гына Казанга ярминкәгә баручы йөк машиналары килеп җитеп, без мескеннәрне сөйрәтеп чыгардылар. Өйгә иртәнге алтыда гына кайтып кердек. Берәр сәгать ял иткәч, директор мәктәпкә дәрескә чакыртып алды (ул көнне ничек эшләгәнне үзегез чамалагыз инде).

Шушы халык театры безнең өчен бик-бик кадерле. Безнең эшне хәзер яшьләр дәвам итә. Уңышлар гына насыйп булсын аларга.

Маһруза ГАЗИМОВА,

Мамадыш районы, Шәдче авылы

Комментарии