Сагындырасыз шул, яшьлектә калган моңнар

Сагындырасыз шул, яшьлектә калган моңнар

Күптәннән инде «Яшьлегем чишмәләре» концертына барасым килеп йөри иде. Мөмкинлек килеп чыгуга, бар эшемне ташлап, шунда җыендым. Алдан ук әйтеп куйыйм, рәхәтләнеп ял итеп кайттым. Филармониягә дә ничә еллар барганым юк иде, аны да матурлаганнар икән, кызлар да ачык йөз белән каршы алып, урыннарны табарга ярдәм итәләр. Рәхмәт яусын үзләренә.

Концерт бик матур, бик күңелле узды. Чынлап та, үзебез тыңлап үскән Рафаэль абый Сәхәбиев, Миңгол абый Галиев, Фәрит Хатыйпов, Риф Гатауллин моңнарына сусаганбыз икән. Халык кул чабып каршы ала, җырлап бетергәч тә җибәрәсе килми, тагын җырламасмы икән дип өметләнә. Артистлар күп шул, шуңа күрә, күп дигәндә, ике җыр белән генә чикләнәләр. Әйтәм бит, халык аларның моңнарына сусаган, тын да алырга онытып таң калып тыңлый, үзенең күзләрендә яшь. Элек бит концертларда бик матур итеп, классик язучыларыбызның әсәрләрен укыйлар иде. Әлеге концерт та шул матур чакларны хәтерләтте: акыллы юморга бай булды. Мисал өчен «Без – кырык беренче ел балалары» әсәреннән ата тараканның әйләнеше турындагы өзекне тыңлаганда артист Розалия ханымның сөйләү осталыгына исем китсә, шул ук вакытта безнең Мәхәммәт абый кебек язучыларыбызның шундый әсәрләре халыкка җиткерелмәвенә йөрәгем әрнеп утырды. Менә бит нинди үрнәк – килде-китте нәрсәләр сөйләгәнче, сүз таба алмыйча аптырап торганчы, алып баручы Нурзадә әйтмешли, ал да өйрән инде. Алып баручыларның, җырчыларның тамашачыларны адым саен көлдереп алырга җай табуларына сокланып, концерт буе елмаеп утырдык… Әнә фокусчы Әнәс Хәлиуллинга үзенә ярдәмгә залдан бер кызны чакыруы өчен дә «эләкте» – икенче алып баручы Камил Кәримов төрттереп алды: «Бу кыз бала бервакытта да фокусчы булмаячак, чөнки хатын-кызда кесәләр юк, бары тик сумочкасы гына», – дип шаяртты. Каян сүзләрен табып бетерәләр дип сокланып утырдым шушындый шаян аралашуларга карап.

«Яшьлегем чишмәләре» уңышлы эшләп, олы буын артистларыбызга, тамашачыларга Ходай сәламәтлекләрен биреп, яңадан очрашулар насыйп итсә иде. Нурзадә, сез бик тә игелекле, саваплы эш башкарасыз, рәхмәт сезгә. Залларыгыз һәрвакытта да шулай тулы булсын, һәм мин моңа шикләнмим дә, чөнки элеккеге җырларның моңнары халкыбыз күңелендә һаман да яши, сүзләре онытылмый, ул аларны зарыгып көтеп ала. Халкыбызның йөрәгендә аларга һәрвакытта да урын түрдән.

Алсу САФИУЛЛИНА.

Казан шәһәре.

Комментарии