- 19.09.2014
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2014, №37 (17 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Элегрәк авыл өйләрендә чигелгән ап-ак мендәр тышлыклары, тәрәзә пәрдәләре, сөлгеләр күрү гадәти хәл иде. Гадәттә, ул ак тукымага төшерелгән кызыл мәк чәчәге яки шәмәхә миләүшәләр була. Безнең өйдә дә бар иде чигелгән ап-ак мендәрләр, әмма аларга ятып йокламыйбыз – өй түрендәге караватта матурлык өчен генә торалар. Бераз бизәкләрен тоткалый башласаң, әбекәй дә, пычрата күрмә дип, кисәтеп куя иде. Хәзер алар юк инде, күптән сандык төбенә салынганнар. Гомумән, мондый матурлыкка карар өчен хәзер музейга барсаң гына. Әмма шулай да, чигү белән шөгыльләнүчеләр бар әле.
Күп кешеләрдән ишетеп беләм – шәһәрдә генә түгел, авылларда да урта яшьтәге хатын-кызлар арасында чалыштырып чигү (вышивка крестом) модасы керде. Билгеле бер схема буенча карап чигелгән мондый могҗизалар затлы, кыйммәтле кул эше булып санала. Актаныш районының Иске Байсар авылында яшәүче Римма Шамсова да чигү җепләре һәм гап-гади энә ярдәмендә чиксез матурлык тудыра.
Аның өенә килеп кергәч тә, иң беренче стеналарына күз төшә. Бер почмакта урман шаулый, шуның янында гына «Кол Шәриф» мәчете күренә. Зәңгәр вазада сирень чәчәкләре утыра… Берсеннән-берсе матур картиналардан күземне алырга да онытып, Римма ападан кайчан чигә башлавы турында сорашам.
Ул моннан 5 ел элек Казахстанда яшәүче бертуган апасына кунакка барган. Шунда аның чигелгән картиналарын күреп кызыккан да үзе дә чигәргә өйрәнгән.
– Апа янәшәсенә утыртты да кулыма энә белән җеп тоттырды. Шунда ук отып алып, җаен белеп эшкә керештем. Беренче чигүем эт баласы иде. Бик кадерле ул картина миңа. Беренче хезмәт җимешем бит. Шул көннән башлап миңа чигү җене кагылды – төнме ул, көнме – уем бары тик чигү турында гына, – ди Римма ханым, елмаеп.
Гади картиналардан зурракларына, аннары катлаулыракларына күчкән. Ул чиккән картиналар арасында нәрсә генә юк – кешеләр, табигать күренешләре, чәчәкләр, хайваннар… 5 ел эчендә барлыгы 55 төрле рәсем чиккән.
– Аеруча табигать күренешләрен яратам. Менә хәзер чигә торган кул эшем «Көзге тондагы пейзаж» дип атала, – ди Римма апа, эшен күрсәтеп.
Карап торышка бу картинада чигү өчен ике генә төстәге җеп кулланылган кебек – сары һәм яшел. Әмма чынлыкта, барлыгы 35 (!) төрле төстәге чигү җебе кирәк булган.
– Яшел төсне генә алып карасак та, аның 70ләп төре бар бит. Зәңгәр төсләр аннан да күбрәк. Гадәттә, мин ДМС җепләре кулланам. Аны Франциядән кайтаралар. Бу җеп белән чиккәндә, сурәтләр табигыйрәк килеп чыга. Кешеләр дә, үсемлекләр дә – барысы да чынга охшап кала. Чигү тукымасын (канва дип атала. – А.З.) сайлаганда вак шакмаклысын алырга тырышам, чөнки эре шакмаклыга чиккәндә, рәсемнәр алай ук табигый булмый.
Римма ханым сүзләренә караганда, чигү ул – бик кыйммәткә төшә торган мавыгу. Бер картина чигү өчен генә тотылган чыгымнарны исәпләп карадык. Канваның уртача бәясе – 500 сум, җепләр 1000 сумнан артып китә, әле шуңа өстәп, әзер чигүеңне рамкага алырга уйласаң, тагын 1000 сум чыгарасы була. Шулай ук, күпме вакыт, тырышлык киткәнен дә исәпкә алсаң…
– Кайвакыт керәләр дә, менә бу картинаң өчен 500 сум бирер идем, сат әле, диләр. 500 мең бирсәгез дә сатмыйм, минәйтәм. Ничек сатасың аны – йөрәктән өзелеп төшкән бит ул! Һәр картинамны шулкадәр яратып чигәм! Төнге берләргә, икеләргә кадәр утырам. Хәтта капка төбенә кич утырырга да чыкмыйм. «Римма, вакытың бер дә жәл түгелмени соң, чигеп туймадыңмыни әле?» – диләр. Бер чигә башлагач, туктап булмый икән ул. Менә яшьләр компьютер артыннан китә алмыйча көннәр буе утыра бит – мин дә шулай. Эштән дә чигүемне сагынып кайтам мин! – ди ул.
Вакыт дигәннән, зурлыгына һәм катлаулылыгына карап, бер картина өчен 1,5-4,5 ай вакыт китә икән. Күпчелек картиналары 60ка 40 размерында.
– Кергән бер кеше аптырап чыгып китә. Әле беркөнне Актаныштан газовиклар килгән иде. Берсе өйгә кергән, икенчесе урамда калган. Әйдә бер әйбер күрсәтәм, дип, иптәшен чыгып алып керде. «Апа, үзегез чиктегезме моны?» – дип шаккатып сорый. Эшләремә соклануларын күрсәм, күңелгә рәхәт була. Тагын да күбрәк чигәсе килә. Заказга чиктерергә теләүчеләр дә булмады түгел. Әмма мин беркайчан да заказга чигә алмас идем. Югыйсә, мондый чигелгән картиналар өчен бәяләр яхшы – зурлыгына карап, 15 меңнән башлана.
Хәзер Римма Шамсова бер метр озынлыктагы картина чигәргә хыяллана.
– Мөгаен, ул табигать күренеше булыр, мин хәтта аны берникадәр күз алдымда да йөртәм. Менә каен урманы, аның янәшәсендә генә төнбоеклы күл. Шунда балалары белән аккошлар йөзә. Әмма ул картинаны кая эләрмен икән – инде урын да калмады бит, – ди ул, елмаеп.
Римма ханымның кул эшләрен күп тапкырлар район үзәгендә уздырылган күргәзмәләргә алып киткәннәр. Мактау кәгазьләре, бүләкләр дә биргәннәр. Иске Байсар гына түгел, күршедәге Чишмәбаш авылыннан да танышларын чигәргә өйрәткән ул.
– Кайберәүләр бер-ике чигеп карый да, әй, сабырлык җитми икән, дип ташлый. Чигү белән шөгыльләнер өчен түземле һәм эшне ахырга кадәр җиткерә белү кирәк шул. Аның каравы, эшеңнең нәтиҗәсе була. Матурлык югалмый ул. Үзеңнән соң балаларыңа, оныкларыңа да истәлек кала бит, – ди Римма апа.
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан – Актаныш – Казан.

Комментарии