«Ватан» дигән татарча радио бар…

Хәзер рәхәт ичмасам: җаның теләгән радионы кабызасың да тыңлыйсың, анысы ошамый башласа, икенчесенә күчереп куясың. Чит илнекен яки урыс телендәгесен әйткән дә юк, татарчалары да бихисап бит. Менә күптән түгел «Ватан» дигәне барлыкка килде. Оештыручысы белән элемтәгә кереп, әлеге радио хакында тулырак белештек.

Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәрендә яшәүче милли җанлы Илдар Садретдинов көннәрдән бер көнне татарча радио булдыру хыялы белән янып йөри башлый. Теләге тормышка аша: 2013нче елда интернетта «Ватан» радиосы барлыкка килә. Кеше булмау сәбәпле, аның эшчәнлеге берзаман тукталып та торган. Ә быел кабат интернет киңлегенә кайткан.

«Бүген радионың эшчәнлеген алып барырдай, аны үстерердәй кешеләр эзләү белән мәшгульбез. Шуңа күрә әлегә безнең дулкында тәүлек дәвамында татарча музыка гына яңгырый», – ди Илдар. Инде популярлык казанган танылган җырчыларны да, яшь башкаручыларны да әйләндерәләр. Һәркем күңеленә хуш килгән музыканы ишетә ала монда. Ә киләчәктә исә кызыклы тапшырулар булдырып, аудиторияне киңәйтергә ниятлиләр. «Татарча радиолар никадәр күбрәк булса, шул кадәр яхшырак. Бер-беребездән күреп, сыйфатны яхшыртабыз, халык та үзенә ошаганын сайлый ала» – бу да Илдарның фикере.

«Ватан» радиосын интернет аша дөньяның төрле почмагында тыңлап була. Шулай эшлиләр дә: радиостанция сайтындагы форумда кайдан гына фикерләр язмыйлар! Яхшы ният белән башланган эш дәвамлы булсын иде инде – үз чиратыбызда «Ватан»га шуны телибез! Радионы http://volnorez.com/tatarskaya-internet-radiostanciya-vatan сайтында тыңларга мөмкин. «Вконтакте» сайтындагы төркемнәрендә (https://vk.com/radio_vatan) исә оештыручыларга сораулар биреп, фикер һәм тәкъдимнәрне җиткереп була. Әлеге радио барлыгын ишетүгә, «Безнең гәҗит» хезмәттәшлек итү тәкъдимен җиткерде. Якын киләчәктә радионы газетабызның интернет сәхифәсе – «beznen.ru»дан табып тыңлап булачак. Рәхим итегез, тәүлек буе чын татар эстрадасы, татарча моң ишетәсегез килсә, компьютерларыгызны шушы дулкынга көйләгез.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии