Клубың булмаса да теләгең булсын: Илфат Фәйзрахманов туган авылында кичке концерт оештырды

Клубың булмаса да теләгең булсын: Илфат Фәйзрахманов туган авылында кичке концерт оештырды

Түбән Оры – Арча районының, чама белән алганда, 70ләп йорты булган кечкенә генә бер авылы. Кечкенә дә төш кенә дигәндәй, табигате бик матур үзенең. Үләненә тамчы да сары төшмәгән ямь–яшел болынлыгы, таллыклары, авылны ике яктан чолгап алган инешләре бар. Авыл уртасында, шул яшеллек үзәгендә – мәдәният йорты янында гына Сабантуйлар да уза икән. Хәер, клуб дигәннәре сүздә генә калган инде. Быел соңгы концертны авыл хатын-кызлары ирләрне хөрмәтләп, 23нче февральгә куйган. Ә ир-егетләр хатын-кызларны тәбрикләргә өлгермәгән. 1800нче елларда ук мәдрәсә өчен төзелгән бина, гасырлар агымына түзмәгән. Мәдәният йортына бүген керергә ярамый. Арткы стенасы тәрәзә рамнарына гына ябышып торган кебек. Инде бөтенләе белән җимерелеп төшмәгәе дип куркып яши авыл халкы. Әле генә гөрләп торган мәдәният йорты янына килергә куркалар.

– Үпкәләп булмый, аңа ике йөз ел иде бит инде, – дип сөйли клубы җимерелсә дә, мөдире буларак, җимерек бинада эшләвен дәвам иткән Ләйсән Бәйрәмова.

Җирле халык, клубсыз калдык, дип ямансулап утырмасын дигән фикер дә булгандыр, аннан соң, ел саен диярлек килгән традицияне дә дәвам итеп, Түбән Орыда газетабыз мөхәррире туган авылы көне оештырды.

Алдан чакырулы булсам да, чарага бераз соңга калып кайтылды. Шулай да борчылмадым, имеш, авыл бәләкәй, кеше әздер, утырырга урын җитәрлек булыр әле! Кайда ул?! Машина куярга да эзләп йөрерлек иде урынны. Шул кадәр күп килгән халык – күрше авыллардан, районнардан да җыелганнар. Ел саен узгач, мондый бәйрәм буласын көтеп торалар, белешеп киләләр икән. Ипләп кенә халык арасына елышканда чыгышын ясап бетереп, читкәрәк китеп баскан «Айгыр Мәрьяме»н күреп алдым. Кемне күз уңында тотып әйтүемне аңлагансыздыр – пародияләр остасы Рафис Фазылҗан да килгән бирегә. Ул бит бер авылдай ут күрше булып яшәгән, колхоз булганда икенче бригада булган Кызыл Ярда туып үскән икән. Гомер буе Кызыл Яр авылында мәдәният учагын тергезеп яшәгән әнисе белән менгән. Бу якта ни өчендер Түбән Орыга менәләр. Оры, исеменнән күренгәнчә, түбәндә урнашса да… Чара турында берничә сүз сорауга, сүз башы бит Шүрәле дигәндәй, артист та җимерек клубны искә алды.

– Клуб булмагач, болында чыгыш ясау артистның үзенә дә җиңел түгел, күзгә-күз тамашачы белән карашып тормагач, чыгыш ясавы кыен. Ләкин шуңа да карамастан бәйрәм гөрли, халык шат. Халыкның җыр-моң тансыклавы әллә кайдан сизелеп тора! – диде ул.

Чынлап та рәхәтләнде халык. Утырганы – басмады, басканы – китмәде, киткәне – кире килде дигәндәй, чыгыш ясаучыларны рәхәтләнеп алкышладылар, игътибар белән тыңладылар. Беренче пешерсәң дә, унынчы пешерсәң дә, кешегә дип пешергәндә коймак барыбер гел төерле була бит ул. Илфат Фәйзрахмановның оештыру эшләре дә бик шома гына бармаган. Ул халыкка бу турыда сәхнәдән үзе дә сөйләде, яшереп тормады:

– Бүген җомга көн, күп артистларның, кызганычка, эш вакыты. Без бу бәйрәмне пәнҗешәмбе көнгә планлаштырган идек, соңыннан шәһәр кешеләре күбрәк кайтыр дип, җомгага күчердек. Ә җомга көнне артистларның кайсысы туй уздыра, кайсысы туган көн дигәндәй, кыскасы, күп артистлар кайта алмады, – диде ул борчылып.

Алай да, борчылырлык урын юк иде. Беренчедән, тамашачының яраткан артисты Закир Шаһбан кайтты. Үзе генә түгел, баяны һәм хатыны, шагыйрә Гөлүсә ханым белән иде ул. Халык шундый җылы каршы алды үзен. Кемне-кемне, Закир Шаһбанны кайтыр дип уйлап та караучы булмагандыр. Ә Закир әфәнде бирегә кемдер чакыруы буенча түгел, үз теләгем белән кайттым, ди.

– Бөтен нәрсә дә акчага гына бәйле булырга тиеш түгел, мин авылы өчен янып йөргән шушындый кешеләрне хөрмәт итәм, аларга кулымнан килгәнчә булышырга әзермен. Һәр авылда мондый бер генә кеше булса да, авыллар яшәр иде, – дип сөйләде сәхнә артында Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан.

Чыгыш ясаучылар турында сүз башлагач, калганнар турында да берничә сүз әйтеп китмәү дөрес булмас. Яшь талантлар да күп иде – Түбән Оры егетләре Зөлфәт Сибагатуллин (ул моңарчы шушы мәдәният йортында директор булган, бина ишелү алдына килгәч, китәргә мәҗбүр булган. Бүген кайчандыр Илфат абый җитәкләгән «Җидегән чишмә» Арча халык театры режиссеры ул), Түбән Оры авылы егете, Илфат абыйның энесе, бик күп республика күләм фестивальләрдә лауреат, дипломат исемнәрен алырга өлгергән җырчы Раил Бакиев, шушы районның Яңа Кырлай авылы егете, өметле җырчы Ранил Гарипов, районның Утар Аты авылыннан Рузил Камалов, Фирдус Тямаев концертларында танылган автор башкаручы Рузил Вәлиев… Кыскасы, тамашачы гына түгел, артистлар да бәйрәм рухыннан чын мәгънәсендә «исерде». Ике сәгатьлек концерт бар авылны гөрләтте. Халык таралышмады, яше-карты дискәтүктә дә бәйрәм итте. Илфат абыйның мактанып сөйләгәне бар иде, минем авылым мәдәниятле халык, дип. Ул концертларны карый белә. Легендар җырчыбыз, мәрхүмә Әлфия Авзалова Илфат абыйның бер тапшыруына килгәч, аның кайдан булуы белән кызыксынган. «Сезнең безнең авылда булганыгыз бар. Дөрес, Сез анда көндез генә кереп чыккансыз. Халык бик сагынып сөйли, дигәч. – «Кенәрне узгач, Түбән Орымы, мин хәтерлим. Андый тамашачы беркайда юк. Концертны карый белә торган тамашачы», – дигән ул. «Чынлап та 70тән артык йорты булган, күп йортларда өлкәннәр генә калган авылда концерт-спектакльләр оештырабыз. Мин гел авылымда. Аны карарга 250шәр тамашачы җыела, мәдәният йортында басып торырга да урын калмый иде. Бездә бит концерт-спектакльләрдә 70–90 яшьлек әби-бабайлар да катнаша. Ул урам концертлары гына ни тора?! Һәр урам үзара ярышып, берсеннән-берсе көчле концерт тамаша тәкъдим итә. Авылда 4 урам. Бишәр концерт куябыз, соңгысы «гала». Спектакльләр, аны Казан тамашачысына күрсәтерлек дәрәҗәдә куела. Клубыбыз эшләсә, халык театры исемен дә ала идек әле. Кызганыч, бүген авыл мәдәнияте урамда калды», – диде Илфат абый ачынып.

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Тик халык төшенкелеккә бирелми икән, клуб җимерелгәннән соң да бу болында әллә ничаклы бәйрәмнәр узган инде. Аптырап тормый Түбән Оры халкы, бәйрәмне үзенә үзе ясый, үзе катнаша һәм күңел ача. Хи, диләр биредәгеләр – клубтамыни бәхет, теләгең генә булсын, бәйрәмне кайда да оештырып була ул! Инде әллә нинди планнар төзеп куйганнар. Өстәвенә, бу авыл данлыклы авыл икән: патша Русиясенең 70 процент текстиль промышленностен тәэмин итә алган завод-фабрикалары булган, бу хакта тарихчылар китап та язган. Шушы араларда шул китапны башлангыч мәктәп бинасында тәкъдим итәселәр, диделәр. Аннан көзне озату, уңыш бәйрәмнәре, кышкы бәйрәмнәр… Кыскасы, гөрли бар дөньяда мәчетләр салдырулары белән дан казанган сәүдәгәрләре, фабрикантлары, революциядән соң хөкем ителгән репрессия корбаннары булган Арча районының Түбән Оры авылы. Мин дә шундый җылы бәйрәмнең шаһиты булдым. Бәйрәмдә катнашкан район муниципаль башлыгы урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәдәният бүлеге мөдире Рамил Мөхетдинов та, Илфат Фәйзрахманов кебек кешеләр һәр авылда булса, авылларыбыз яшәр иде, дип нәтиҗә чыгарып куйгач, мин дә бу авыл өчен сөенеп кайтып киттем.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Арча – Казан

Комментарии