- 19.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №24 (18 июнь)
- Рубрика: Аулак өй
Бер күрешү – үзе бер гомер, дип бабайлар дөрес әйткәннәр шул. Яшь чакта без аның кадерен белмибез. Күрешүнең генә түгел әле, яшьлекнең дә кадерен белмибез. Яшьлегемдә күкрәгемә чәчкәләр кадамадым, чөнки яшьлек үзе чәчәк, кирәк дип санамадым, дип җырларда җырлыйбыз. Әйе яшь чакта күп нәрсәне кирәк дип санамыйбыз, кадерен белмибез.
Кадерен белмибез дигәннән, бер төркем студентлар тәнәфес вакытында кызып-кызып нәрсә турындадыр бәхәсләшәләр ди. Алардан ерак түгел бер бабай ял итеп утыра икән. Арадан берсе: «Әйдәгез, әнә теге ял итеп утырган бабайдан сорыйбыз, ул белсә белер», – дип киңәш бирә. Студентлар: «Бабай, «Болгар» радиосыннан иң кадерсез нәрсә ул, дип сорау бирделәр, шуңа җавап таба алмыйбыз, бәхәсләшәбез. Безгә әйтеп бирә алмасызмы?» Бабай: «Сез яшьләр шул әле, тәҗрибәгез юк. Иң кадерсез нәрсә ул – яшь чак. Яшь вакытта аның кадерен белмисең. Менә мин картайдым инде, беләм аның нәрсә икәнен. Кайтарып булса белер идем аның кадерен», – дип әйткән. Әйе, еллар үткәч, чәчләргә инде кырау төшә башлагач, үткәннәргә әйләнеп карау олылар өчен чит-ят нәрсә түгел.
Хатирәләр-хатирәләр… күз алдыннан бер-бер артлы уза тора. Яшь чакта булган вакыйгалар, яшьлек дуслары, сыйныфташлар онытылмый, күрәсе, очрашасы килә. Шагыйрьләр әйтмешли, күңел әле һаман яшь, нидер көтә, үзен 18дә дип хис итә. Язлар җиткәч, Сабантуйларын көтеп аласың. Дөрес шул, күпме кеше аны көтеп ала. Төрле сәбәпләр аркасында илебезнең төрле почмакларына таралган милләттәшләребезнең күбесе, елына бары бер тапкыр гына, туганнары, дуслары, сыйныфташлары белән күрешә-очраша ала. Һәрхәлдә, Сабан туена туры китереп ераклардан кайтырга тырыша.
Менә быел да сыйныфташларымны күрергә дип туган авылыма Сабан туена кайттым. Олы Елга авылының сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганга инде быел 50 ел үтеп тә киткән. 1964нче елны 26 бала өлгергәнлек таныклыгын алып, төрлебез-төрле якка таралдык. Барыбыз да бу тормыш дәрьясында үз урыныбызны таптык. Әти-әниләребезнең, укыткан укытучыларыбызның йөзләренә кызыллык китермәдек. Кайларда гына яшәсәк тә, нинди генә эштә эшләсәк тә, бәхетле, тәүфыйклы булыгыз, балалар, дигән сүзләренә тугры булып яшәдек, яшибез дә дип уйлыйм. Менә инде 26 баладан дүртесе арабызда юк: өч кызыбыз, бер егетебез. Сыйныфташларымның күбесе «Безнең гәҗит»не даими укып бара. Шуңа күрә «Безнең гәҗит» аша сезне, Сабан туенда күрешә алмаганнарны да 50 еллык чыгарылыш кичәсе белән тәбрик итәм. Исәннәргә исәнлек-саулык, Сабан туйларында гына булса да күрешүләр насыйп булсын. Бер күрешү – үзе бер гомер. Инде безнең арадан китеп, гүр иясе булган сыйныфташларыбызга шушы язмам дога булып ирешсен дигән теләктә калам.
Вакыйф КЫЯМОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии