Моң патшасы Нәфкать икән бит!

Моң патшасы Нәфкать икән бит!

3нче ноябрь көнне Балтач районы Шубан авылы мәдәният йортының тантаналы төстә ачылышы булды. Шул уңайдан, җаваплылыгы чикләнгән «Алга» җәмгыяте авылыбыз халкына зур бүләк ясады: мәдәният йортына концерт куярга үзенең иҗатташ дуслары белән Татарстанның халык җырчысы Нәфкать Нигъмәтуллин төркеме килде. Инде бу көннән соң хәйран вакыт узса да, ул көнне алган хатирәләрне оныта алмыйбыз. Моңа кадәр Нәфкать Нигъмәтуллинның концертын залларда тамаша кылган юк иде әле. Чыгыш ясавын зәңгәр экраннар аша гына күзәтеп килә идем. Ә артистның тавыш көчен, моңын тамаша залларында гына күреп була икән. Көчле тавыш, моң иясе Нәфкать Нигъмәтуллины без яңа яктан ачтык ул көнне. Ул гади генә җырчы түгел икән! Моң патшасы икән ләбаса! Беренче җырыннан концертның ахырына кадәр ул безне әсирләгән шикелле булды. Тавышны, моңны Аллаһы Тәгалә биреп караган икән үзенә, сөбханаллаһ! Аның һәрбер чыгышы тәнебезнең һәрбер күзәнәге аша үтеп, җаныбызны яулады. Менә чын концерт нинди була икән ул! Тере тавыш, синтезаторда, гитарада, баянда уйнаучы егетләрнең чыгышлары соклану, мактауга лаек! Алайса, хәзер күп җырчылар фонограммалар яздыралар да, сәхнәгә музыка уен коралларында уйнаучыларны чакырып та тормыйлар. Чыксалар да, бер баянчы белән генә җырлау модасы китте бит хәзер. Җайлы да, файдалы да. Акча да янга кала, күп кешенең көен дә көйлисе булмый ул чакта. Ә Нәфкать Нигъмәтуллин бер дә алай эшләмәгән. Элеккеге традицияләрне саклап калган. Концертта халыкчанлык, милләтебезгә хас тыйнаклылык, баянга һ.б. уен коралларына кушылып җырлау, тамашачы белән чын күңелдән әңгәмә кору-аралашу сакланып калган. Шуңа күрә дә, җырчының эшчәнлеген зурлап, хөкүмәтебез тарафыннан Татарстанның халык җырчысы дигән мактаулы исем аңа бирелгәндер дә! (Бу дәрәҗәле исем бик аз шәхесләргә генә бирелә! Атказанган артисты исеме белән буташтыру ярамый!)

Бервакыт (1984-1985нче елларда) авылыбызга Хәмдүнә Тимергалиева килгән иде. Әлеге концерттагы шикелле шыгрым тулы зал җыелган иде. Без башлангыч сыйныфта укый идек ул чакта. Әти-әниләр концерт карарга китте. Безгә, балаларга, клубка чыгу тыела! (Беренче укытучыбыз Сәгурә апа кат-кат кисәтте үзебезне!) Ничек инде, авылга тере артист килсен, син өйдә утыр, имеш! Качып-посып кына күрше балалары җыелыштык та, без дә киттек. Тыштан гына, тәрәзә аша гына булса да, Хәмдүнә апаның чыгышын күрәсе килгән иде безнең. Җылы май ае иде ул вакыт. Залда халык күп булганга, һава беткән булгандыр – һәйкәл ягындагы арткы запас ишекне төбенә кадәр ачып куйганнар. Авылга моң тарала. Көчле тавыш, кичен еракларга китеп, кайтаваз булып, таулар аша әйләнеп, кабат авыл өстендә яңгырый. Ул чакта авыл кабатланмас моң дәрьясында йөзде.

Менә шушы ике концерт күңелемә онытылмаслык булып кереп калдылар. Хәмдүнә апа безнең авылга килеп җырлаган көннән бирле минем иң якын, иң яраткан җырчыма әйләнеп, күңел түренә кереп калган икән ләбаса! Сәхнәләрдә җырлаган беренче җырым – «Җомга» да яраткан җырчым репертуарыннан иде. (Башлангыч сыйныф укытучым Сәгурә апа: «Ул зурлар җыры, башка җыр өйрән», – дисә дә, барыбер шул җырны башкардым).

Нәфкать Нигъмәтуллин җырлары да шул көннән минем күңел түренә кереп утырды. Кайвакыт аның кайбер җырларын эчтән көйләп йөрим, телефонга яздырган җырларын кабат тыңлап алам.

Концертны алып баручы, композитор Ирек Галиев та ай-яй оста егет икән! Матур, мәгънәле шигырьләр сөйләве аерым игътибарга лаек! (Интонациясе нәкъ Рәшит Сабировныкы шикелле. Бәлки, Рәшит Сабировтан дәресләр алгандыр яки аның фанатыдыр дигән уй килде). Гитарада да уйный. Хәрәкәтләре бик килешле. Зал белән эшләве бик отышлы килеп чыга. Әле генә халыкны дәртле итеп кул чабарга чакырса, әле генә биергә дәшә. Ә җырлавы һәркемне әсир итә. Бигрәк тә «Үпкәләмә көзләргә», «Эх, трактор, карбюратор» җырлары ошады. Аның чыгышын нәни балалар да, 80нән узган әбиләр дә бик яратты. «Алып баручысы бик булдыклы. Бер эшләмәгән эше юк! Үзе бер концерт куя ала торган егет икән!» – ди безнең әни дә. Алып баручы Ирек Галиев Нәфкать Нигъмәтуллинның үтә дә гади, кешелекле, ярдәмчел булуына мисал да китерде. Юл кырыенда ватылып калган машина янында туктап, бер таныш булмаган кешеләргә ярдәм итүен сөйләде. Чыннан да, әлеге вакыйга уйдырма түгел, дөрес хәл икән. Миннән алда гына утырган туганнан туган абыем борылды да: «Нәфкать безгә ярдәм итте! Безгә көпчәк бирде бит ул!» – ди.

Ә ул хәл болай булган. 2003нче елның 22нче октябрь көне. Казанда яшәүче җизни дөнья куйгач, аны туган авылы – Әлки районының Матак авылына алып кайтып җирләргә булалар. Юлда УАЗ машинасы ватылып кала – тәгәрмәче тишелә. Беркем дә туктамый. Яңгырлы көн. Машиналар ашыга, кызу тизлек белән, сулы пычрак чәчрәтеп, бер-бер артлы выжылдап узып китәләр. Бер-ике сәгатьтән соң гына бер машина туктый. Бу Нәфкать Нигъмәтуллин машинасы булып чыга. Төркемнәре белән якын-тирә районга концерт куярга барышлары икән. Үзләренең эшләре ашыгыч булса да, туктап, безнең туганнарыбызга ярдәм кулы сузалар. Менә шундый дәрәҗәле җырчының чын кеше булып калуы (баш хәреф белән язылган Кеше булып калуы!) – аерым ихтирамга, мактауга лаек! Бик зур рәхмәт Сезгә, Нәфкать ага! Без Сезгә сокланабыз! Шундый дәрәҗәле кешенең кечелекле, игътибарлы, кешегә карата ихтирамлы булып калуы – хәзерге заманда бик сирәк күренеш!

Газинур Раминов яшь кенә егет булса да, виртуоз баянчы дәрәҗәсенә күтәрелгән. Бигрәк оста уйный! Киләчәктә өмет, ышаныч зур бу егеткә. Иң дәрәҗәле танылу, иң югары исемнәр алачак әле бу егет киләчәктә! Синтезаторда уйнаучы Рамил Гыйләҗетдинов та һәрьяктан килгән оста егет икән. Япон тактасында матур итеп уйнавы өстенә, Нәфкать Нигъмәтуллинга кушылып җырлый, килешле хәрәкәтләр ясап, сәхнәдә җанлылык тудыра. Саксофонда уйнаучы егетнең дә чыгышы аерым истә калырлык булды. Ул төрле көйләр уйнаганда, авылдашларыбыз – Гарипова Сиринә, Фәсхетдинова Рания, Камалиева Мәликә, Шәрипова Дилназлар сәхнә түрендә матур итеп биеп тордылар.

«Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз» мәкале оператор Дмитрий Щербаковскийга да туры килә. Ул да залдагы тавышны гына көйләп калмады, аппаратураны көйләү өстәле яныннан гына Юрий Шатунов репертуарындагы «Белые розы» җырын башкарды. Балалар, яшьләр аеруча шатландылар бу җырга.

«Безнең барасы юлларның иге-чиге булмасын», дип җырладылар концертның ахырында артистлар. Әйе, иҗатыгыз гөрләп торсын, дуслыгыгызга күзләр тимәсен, әле бик озак еллар, бергәләшеп, иҗат итәргә язсын! Илебезнең төрле төбәкләрендә чыгышлар ясап, чын татар моңының нинди икәнен күрсәтергә Сезгә Аллаһ насыйп итсен!

Инсаф СӘЛӘХЕТДИНОВ,

Балтач районы, Югары Шубан авылы

Комментарии