Бер егет гармун сайлый

«Әннәгедер генәме, гармунчыгыз өйдәме? Өйдә булса, килсен әле, биетеп китсен әле». Яки «Гармун сайрый сандугачтай, гармун сайрый да сайрый. Берсен ала, берсен куя – бер егет гармун сайлый». Бу җырларны тыңлаганда күңелләр күтәрелеп, кәефләр яхшырып китә. Сарман районы Җәлил Мәдәният сараенда 17нче августта «Онытылмас моңнар» дип аталган концерт булды. Килгән артистлар Җәлил санаториена урнашканнар. Гармунчы Кирам Сатиев андагы хезмәткәрләрдән минем турыда сорашкан. Таныш хатын белән тиз генә килешеп, концертка киттек. Зал шыгрым тулы иде. Концертны Фердинанд Сәлахов алып барды. Сәхнәдә ике урындыкта ике баянчы – Кирам Сатиев белән Хәйдәр Сафин парлап берничә көй уйнады. Концерт барышында Кирам Сатиев гармуннарның ниндиендә генә уйнамады. Хәтта шырпы кабында да уйнап күрсәтте. Башта кабыннан бер шырпыны алып яндырды. Югыйсә тамашачы аның гап-гади шырпы кабы булуына ышанмас, эчендә берәр инструмент бардыр дип уйлар иде.

Килгән артистлар барысы да Татарстанның атказанган, атаклы артистлары иде. Фердинанд Сәлахов үзе берничә җыр җырлагач, сәхнәгә Фердинанд Фәтхине чакырды. Анысы бөтенләй дә халык янына төшеп, кызларны биергә чакырды. Газинур Фарукшин да көчле, моңлы тавышлы, затлы җырчы. Аның җырлавын халык күптәннән яратып тыңлый. Ап-ак костюм-чалбардан сәхнә түреннән балкып, хатын-кызларның күзләрен кыздырып, бик күп җырлар башкарды. Килгән артистлар, бер-берләрен алыштырып, икешәр кат чыгыш ясады. Римма Ибраһимованың да тавышы һаман да көчле, моңлы икән әле. Хатын-кызлардан тагын Лена Бичарина да җырлады. Мин ул җырчыны бик хәтерләмим.

Концерт беткәч, сәхнә артына менеп, Кирам Сатиевны күреп сөйләшә алдым бит тәки. Әле залда утырганда ук аннан күземне алмыйча сокланып утырган идем. Олпат гәүдәле, озын буйлы ир-егет икән. Минем улымнан 2-3 яшькә генә олырак. «Мин сез эзләгән Халисә Шәйдуллина булам», – дигәч, кочаклап ук алды. Ярты сәгатьләп сөйләштек. Сүзебез күбрәк икебез дә яратып укый торган «Безнең гәҗит», «Татарстан яшьләре»ндә чыккан язмалар турында барды. Кайсы уку йортын тәмамлавым белән кызыксынды. «Кайда инде ул елларда безгә уку тәтесен?! Өс-баш карыйсы, әнкәйләргә булышасы булды. Бары техник белемем генә бар», – дип җавап бирдем. Өченче китабымны чыгарырга йөрүемне белгәч, йорт адресын язып бирде. Без әле аның белән озак аралашкан булыр идек, калган артистлар ашыктырды. Кирам мине ишек төбенә кадәр озата чыкты

Таныш хатын белән концерттан кайтканда сөйләшәбез: «Нишләп бу артист халкы бер дә картаймый икән? Мин белә-белгәннән сәхнә тоткан Римма Ибраһимова бит ул!» – дим. «Алар синең белән минем шикелле һәр көн җидешәр сәгать күзләрен челәйтеп хөкүмәт эшендә чиләнми бит. Өендәге ачуын да бездән ала торган холыксыз җитәкче белән эшлимени алар?» – дип куйды танышым. «Аларның эшендә дә кыен, четерекле яклар бардыр инде. Аннары конкуренция дә бик көчле бит», – дидем мин, белдекләнеп.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии