«Сабан туйларында атлар чабышка ничек әзерләнсә, Нәҗибә дә сәхнәгә шулай ашкынып керә иде»

«Сабан туйларында атлар чабышка ничек әзерләнсә, Нәҗибә дә сәхнәгә шулай ашкынып керә иде»

15нче март көнне Камал театры каршысына халык агылды. Сәбәбе генә күңелсез иде: Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга озаттык.

Нәҗибә апа 13е көнне өзелде. Бер көн элек кызы Әлфия Миңнуллина, әнинең хәле авыр, больницага алып киттеләр, догада булыйк, дип хәбәр иткән иде. Озак авырды Нәҗибә апа, әкренләп сулды. Шулай да урын өстенә калуы көтмәгәндә булды. 2019нчы елның 30нчы августында кисәк аяктан егылды, үзе утырып тора алмый, сөйләшми, бер кешене танымый башлады, дип сөйләгән иде кызы Әлфия ханым матбугат чараларына. Ул әнисен яңа туган бәбине караган кебек тәрбияләде. «Әни бик сабыр, тавыш-тын да чыгармый, зарланмый да. Кайчакта тәненә кагылгач, борынын җыерып кына куя да, авырттырдым ахрысы дип, миңа кыен булып китә», – дип сөйләгәне истә. Алай икәнен белмәүчеләр, актриса бүгенгә хәтле сәхнәдә уйнап йөрде дип уйлаучылар да күп икән. Шулай булмый-ни, Камал театрын – Нәҗибә Ихсановадан, ә Нәҗибә апаны Камал театрыннан башка күз алдына китерү дә кыен бит. Әнә авылдашы, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров та хушлашу мәрәсимендә болай дип сөйләде: «Сабан туйларында атлар чабышка ничек әзерләнсә, Нәҗибә дә сәхнәгә шулай ашкынып керә торган иде. Ул тормышын сәхнәдән башка күз алдына китерә алмады. Хәтта иң авыр чагында кызы Әлфия аны җитәкләп театрга алып килеп, киемнәрен кидереп, гримын салып, сәхнәгә «Зәңгәр шәл» спектакленә алып чыга иде. Без, нишләп шушындый авыр хәлендә интегеп йөри микән, дип, Нәҗибәне жәлләп карап тора идек. Ә менә спектакль беткәч, ул: «Аллаһка шөкер, бүген дә сәхнәдә басып торам әле», – дип сөенә иде».

Авырып киткәнче билгеләнгән соңгы роле 2011нче елда Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» әсәрендәге Мөхлисә Бубый булгандыр. Дания Нуруллина белән икесенә бирелгән иде ул. Әмма Нәҗибә апа аны чыгармады. «Әнинең колагы да начар ишетә башлаган иде. «Әкрен сөйли, режиссерны ишетмим», – дип, ул рольдән баш тартты», – дип искә алган иде ул чакларны Әлфия Миңнуллина. Ә Нәҗибә апаның соңгы эшләп чыккан роле – Илдар Хәйруллин куйган «Кыю кызлар»да (Таҗи Гыйззәт) Җомабикә абыстай (2005нче ел). Иң озак уйнаган роле – «Гөргөри кияүләре»ндәге Әүдәки. Әлеге спектакль бүген дә репертуарда бар, Әүдәкине Фирая Әкбәрова уйный, ләкин күз алдында һаман Нәҗибә апа тудырган Әүдәки тора.

Хәер, һәркемнең үзе белгән Нәҗибәсе. 60 елга якын иҗат гомерендә 340лап рольгә җан өргән, әле 70 яшендә дә сәхнәдә шпагатка утырган артист ул! Әлбәттә инде, күпләр аны ире, танылган драматург Туфан Миңнуллинның әсәрләрендәге рольләре аша белә. Бер-берсен тулыландырып торган ике шәхес иде алар. Нәҗибә апа һәр интервьюсында, хәтта кайдадыр очраклы рәвештә күрешкәч, берничә минут хәл сорашып торганда да Туфан абыйны искә алмый калмый иде (ул 2012нче елның 2нче маенда 76 яшендә вафат булды). «Нәҗибә Ихсанова дигән исемем, яраткан тамашачым булса да, минем әле тагын бер кадерле, кодрәтле исемем бар: «Туфан хатыны» дигән исем ул – минем горурлыгым», – дип әйтә торган иде.

Кызы Әлфия Миңнуллина хушлашу мәрәсимендә Нәҗибә Ихсанованың еш кабатлый торган сүзләрен искә алды: «Безнең тамашачыдан да яхшырагы дөньяда юк, аларның һәрберсен кочаклап сөяргә кирәк», – дип әйтә иде әни. Ә икенче бик еш әйтә торган сүзе: «Халкым яшәсен, нәселебез корымасын!»

Нәҗибә апа җырлы рольләрне бик уйнамаса да, җырларга яратты. Моны аны таныган кешеләр, аның белән сөйләшү насыйп булган журналистлар белә торгандыр, чөнки хәле әйбәт булганда «җырлагыз әле» дип сорасаң, ялындырып тормый – берәр куплет сузып җибәрә иде. Иң яратып җырлый торган җыры (бер интервьюда Нәҗибә апа: «Төнлә уятып сорасалар да шуны җырлап бирәм», – дигән булган):

Яшь гомер бер узгач,

Кайтмый ул яңадан,

Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек;

Яшьлектә сөйгән яр,

Сагындым, килеп ал,

Сине көтәм һаман, дип әйтер кебек.

Гомер буе хезмәт иткән яраткан театры каршысыннан яраткан тамашачысы Нәҗибә апаны соңгы юлга озатып калды. Тагын бер чор китте. Ә колакта һаман да Нәҗибә апаның шул җыры тынмый…

Нәҗибә апаның кызы Әлфиянең, оныкларының, барча якыннарының кайгысын уртаклашабыз! Яткан туфрагы йомшак, урыны җәннәттә булсын!

Нәҗибә Ихсанова 1938нче елның 25нче гыйнварында Татарстанның Азнакай районы, Буралы авылында туа. Гаиләдә алты кыз, бер малай үсәләр.

1961нче елда Мәскәүдәге Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. 60 елга якын гомерен Камал театры сәхнәсендә уздыра, 340лап роль уйный. Шулар арасында: Гандәлиф – «Көзге ачы җилләрдә» (А.Гыйләҗев), Маһисәрвәр – «Чаткылар» (Т.Гыйззәт), Гөлчирә – «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Розина – «Фигароның өйләнүе» (П.Бомарше), Мәйсәрә – «Американ», Нәгыймә – «Назлы кияү», Хәдичә – «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Тәңкәбикә – «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Миңзифа – «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла), Миләүшә – «Миләүшәнең туган көне», Миләүшә – «Дуслар җыелган җирдә», Миләүшә – «Хушыгыз!», Өммия – «Әлдермештән Әлмәндәр», Гөлфинә – «Әниләр һәм бәбиләр», Мария – «Илгизәр + Вера», Әүдәки – «Гөргөри кияүләре», Әсимә – «Йөрәк маем», Хәбирә – «Сөяркә», Шәмсенур – «Үзебез сайлаган язмыш» (Т.Миңнуллин), Гөлҗиһан – «Банкрот» (Г.Камал), Сәхилә – «Хуҗа Насретдин», Зифа – «Зифа» (Н.Исәнбәт), Хәнифә – «Баскетболист» (М.Гыйләҗев), Роза – «Ташлама мине» (Ф.Бүләков) һ.б.

Нәҗибә Ихсановада язу сәләте дә көчле була. 2008нче елда ул «Уйнап узган гомер» дигән китап чыгарды, анда үзе турында, башка артистлар турында истәлекләр тупланган. Шушы китапны әзерләү өчен, Нәҗибә Ихсанова 60 яшеннән узгач компьютерны өйрәнә, текстларны үзе җыя, принтерда бастыра. Бу вакытта авыруының беренче билгеләре башланган иде инде, дип искә ала кызы Әлфия. Туфан Миңнуллин китапны редактор буларак карап чыга.

Нәҗибә Ихсанованың 80 яшьлек юбилеена режиссер Алмаз Нургалиев «Нәҗибә» дигән документаль фильм төшерде. Ул Казан халыкара мөселман кинофестивалендә күрсәтелде. Фильм дәвамында рәссам Рәшит Гыйләҗев актрисаның портретын ясый, шул вакытта Нәҗибә ханым үзе дә сөйли, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре дә аның турында хатирәләре белән уртаклаша.

Нәҗибә Ихсанова – Русиянең (2000) һәм Татарстанның (1982) халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1998нче ел, «Хушыгыз!» спектаклендәге Миләүшә роле өчен).

«Мин Туфанга үрелеп үстем!»

«Безнең гәҗит»тә 2013нче елда чыккан Нәҗибә Ихсанова белән интервьюдан өзекләр («Мин Туфанга үрелеп үстем!», 24 июль, №29).

***

– Мин мәктәптә начар укымадым. Әнием остабикә булырлык укымышлы, белемле кеше иде. Әткәй белән икәүләп безне, 7 баланы, кеше иттеләр. Мин аларга герой исеме бирер идем! Әмма иншаларны «5»легә яза алмый идем. Мәктәпне тәмамлап Казанга килгәч тә, шул кимчелегем аркасында педагогика институтына бармадым. Укырга керә алмасам, ни йөзем белән кире авылга кайтырмын, дип уйладым. Имтихандагы иншаны «5»легә яза алмам дигән уй хыялымны тормышка ашырмый калды.

***

– Мәскәүгә чыгып китәргә курыкмадым, чөнки һәрчак минем янда авылдашым Әзһәр Шакиров булды (кызык инде: бер урамлы кечкенә генә авылдан ике халык артисты, ике Тукай бүләге иясе чыккан!). Ир-егет ир-егет инде ул, җил-яңгыр тидермәде. Чит җирдә яклардай, саклардай, авыр чакта таянырдай кешең булу бик мөһим. Мәскәүдән укып бетереп кайткач та, икебез дә гомер буе бер театрда эшләдек. Ул минем йөземә кызыллык китермәде. Мин дә аны кызартырлык эшләр эшләмәдем, Аллаһка шөкер!

***

– Мин театрда балачактан уйнадым. Буралы авылы бик кечкенә иде ул чакта, 20-25 хуҗалык булгандыр. Без шул авылның кечкенә генә клубында концерт куя идек. «Беренче театр»да Биби ролен башкарганымны бүген дә хәтерлим. Әйтерсең лә, мин анда роль уйнамадым, ә үзем булып, сөйләп кенә чыктым. Безнең абый бик чибәр, мәһабәт гәүдәле кеше иде, мәрхүмкәй. Нигәдер ул безнең концерт куеп, театр уйнап йөрүне яратмады. Гәрчә, гаиләбездә барыбыз да диярлек сәхнәгә менсәк тә. Аякка кияргә юк, яланаяк, кар өстеннән клубка концерт куярга чаба идек. Ул чагында яшәү көче, яшәү дәрте шул кадәр күп булгандыр инде.

Мәскәүдән кайткач, без Аяз Гыйләҗевның «Көзге ачы җилләрдә»сен куйдык. Анда мине төп роль – Гандәлиф көтеп тора иде! Спектакль гөрләп барды, без кайда гына уйнамадык аны! Режиссер Габдулла абый Йосыпов мине бик саклады, аталарча кайгырта иде. Ул биргән шул Гандәлиф роле миңа бик якын булды, халыкка танытты.

***

– «Бу роль миңа ошамый!» – дип, бирелгән ролен ташлап киткән артистларны гомумән аңламыйм һәм шаккатам! Ничек инде сәхнәгә чыгу мөмкинлегеннән баш тартырга була? Сәхнәгә чыгып, уйнап, үз сүзеңне әйтә алу – үзе үк зур бәхет бит ул!

***

– Урта мәктәпне без күрше Чалпы авылында тәмамладык. Беренче мәхәббәтем дә шул авыл егете иде – Расих. Ул бик яхшы укыды, гел «5»легә генә бара иде. Өч ел буе безнең авылга килеп йөрде. Капка алдында бер зур таш тора иде. Әнкәй: «Теге малай тагын ташка килеп утырган инде. Бар, кызым, чык», – дип, миңа аның белән очрашырга рөхсәт бирә иде. Шул егет мине Казанга озатты. Педагогика институтына керә алмыйм дигәч, җитәкләп, артистлыкка укырга алып килде. Гаризаларны да үзе язды, документларны да шул егет тутырды. Укырга кереп, Мәскәүгә китәчәгем билгеле булды. Әнкәй миңа юлга әйберләр җыеп, бер чемодан әмәлләп бирде. Расих мине шул чемоданым белән өебездән килеп алды. Ул көнне без аларда, Чалпыда кундык. Егетемнең әтисе тегермәнче булып эшли иде, шуңа да алар бай яшәделәр. Өйләре дә шактый зур иде. Ни өчендер, анысын әйтә алмыйм, аларда кунганда, әнисе миңа урынны аралыкка җәйде. Мин ярлы гаиләдән, өс-баш әллә ни шәптән түгел, бәлки шуңа да түргә яткызасы килмәгәндер… Шул аралыкта йоклатканнарына мин бик нык гарьләндем. Юкса, Расих шунда әнисенә: «Нәҗибәгә урынны түргә җәйик», – дия ала иде бит. Әйтмәде…

***

– Туфан белән без бергә укыдык. Ул бездән олы иде (гәрчә, өч яшь кенә арабыз булса да, нишләптер зур күренгән инде). Ул кыяфәт, ул тавыш… Туфан беркайчан да тыныч тавыш белән генә сөйләшмәде. Зур-зур профессорлар белән дә өстәл сугып сөйләшә, бәхәсләшә иде. Студент вакытта без немецлар төзеп калдырган баракта яшәдек. Ул ишек янына килә иде дә, биш бармагы белән «даң-доң» шакый иде. Шул шакуы ишеккә генә түгел, йөрәккә дә шаку булгандыр, күрәсең…

***

– Туфан минем бәхетем дип саныйм! Беренче мәхәббәтем никадәр генә саф һәм көчле булмасын, мин Туфанга күбрәк тартылдым, аны күбрәк яраттым. Мин Туфанга үрелеп үстем. Аңа тиң буласым килде, йөзенә кызыллык китермәскә тырыштым. Мин аңа бик рәхмәтле. Махсус минем өчен ул күпме рольләр иҗат итте. «Моны Нәҗибә уйнасын!» – дип режиссерга әйтә торган иде. Тагын бераз гына булса да яшәсә, әле халкына бик күп хезмәтләрен калдыра ала иде Туфан. Депутат булуы да бетерде инде үзен. Күпме нервы кирәк бит ул җыелышларда. Туфан беркайчан да вакыт уздыру өчен генә утырышларга йөрмәде, һәрвакыт үз сүзен әйтеп килде. Йөрәге шуңа түзмәде дә инде аның…

Туфан мине җырларга өйрәтте. Җырлавымны бик ярата иде. Мин бик хыяллансам да, җырлы рольләрне аз уйнадым. Студент вакытта мәҗлесләр җыю, очрашулар уздыру бар иде. Оялчан, авыл баласы булу барыбер үзенекен итә, кеше арасында: «Кая, мин җырлыйм әле», – дип әйтә алмыйм… Туфан өстәлгә берне суга да: «Тыныгызны чыгармагыз, хәзер Нәҗибә җырлый!» – дия иде. Кызганыч, иртәрәк китеп барды. Аның ышыгында тагын бераз гына булса да яшисем килә иде әле минем. Шулай да, мин язмышыма бик рәхмәтле!

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии