Кариев театрында йөз-кыяфәтне генә түгел, күңел халәтен дә үзгәртәләр

Кариев театрында йөз-кыяфәтне генә түгел, күңел халәтен дә үзгәртәләр

Бу арада Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры яңа спектакльләре белән сөендерә. Узган атна ахыры да искәрмә булмады. 12-13нче февраль көнне театр яраткан тамашачысына «Матур Сity» премьерасын тәкъдим итте.

Әлеге спектакльнең төп үзенчәлеге – Татарстан республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова юбилее уңаеннан махсус куелуы. Рәмзия апаны күп кенә тамашачылар Галиәсгар Камал театрында эшләгән чакларыннан ук хәтерлидер. Камал театры сәхнәсендә ул күбрәк чая, үткен кызлар ролен уйнаса, Кариев сәхнәсендә Рәмзия апаны ак яулыклы әби образында ешрак күрергә туры килә. Тормышта үзенең бәхетле хатын, ана һәм дәү әни булуы да бу рольләрен көчәйтә генә кебек.

Моннан 44 ел элек, әбисе биргән 30 сум акчаны алып, Казанга, музыка училищесына юл тоткан ул. Әти-әнисе каршы булса да, Казан театр училищесына укырга кергән. Аны тәмамлаганнан соң ук, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлаган. 1992-2007нче елларда утыздан артык татарча телевизион нәфис фильмнарда төрле рольләр башкаручы да әле ул. «Ак чәчәкләр» фильмында ул уйнаган – Дилбәрне, «Зөләйха күзләрен ача» фильмындагы Мулла хатыны рольләрен хәтерлисездер. Ә инде 2007нче елның февраленнән бүгенгәчә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсеннән төшми Рәмзия апа. Сер түгел, нәкъ менә ул уйнаган рольләрне карар өчен генә килүчеләр дә бар.

– Хыяллар белән яшибез әле. Хыяллар күп, шуңа күрә яшәргә язсын. Башкарасы эшләр дә шактый, күбесе театр белән, иҗат белән бәйле. Мин бөтен башкарасы эшләремне дәфтәргә язып барам. Шәхси тормыштагыларның күбесе үтәлде инде. Башкаларын тормышка ашырырга бер гомер генә җитсен, – дигән иде Рәмзия апа узган ел бер очрашуда. Кем белә, бәлки, юбилее уңаеннан сәхнәдә күрсәтелгән әлеге спектакль аның куен дәфтәренә язылган хыялы булгандыр да...

«Матур Сity» (12+) – татарчага тәрҗемә иткәндә «матур шәһәр» дигәнне аңлата. Спектакль эчтәлеге гади: Гөлнара (Рәмзия Закирҗанова башкара. – Авт.) исемле гади бер авыл хатын-кызы шәһәргә килә. Элек яратып йөргән ир-атны үзенә каратыр өчен йөз-кыяфәтен үзгәртә. Моңа бер тиен акчасын да жәлләми. Әмма ахырдан чын бәхетнең үзе янында, бик якында гына булуын аңлый.

Спектакль вакыйгалары чәчтарашханәдә бара. Яшьләр театры сәхнәсендә «барбершоп» дип атыйлар аны. Ир-атларның матурлык салоны дип әйтсәк тә буладыр. Вакыйгаларның нәкъ шундый урында баруы очраклы хәл түгел. Нәкъ кибет, чәчтарашханә кебек җирләрдә гайбәт тә тарала, серләр дә ачыла. Яшьләрнең күңеленә дә хуш килсен өчен булса кирәк, барбершопта эшләүче өч егет – Артем, Руслан, Сәетнең сөйләмендә яшьләр сленгын ишетергә мөмкин. «Фен тебе через плечо» ише җөмләләрнең кулланылышы зал тамашачысының күңелен күтәрә, ә сәхнәгә килеп кергән Гөлнара бу вакыйганы тагын ямьләндерә. Сөйләмендә бер авыз урыс сүзе кулланмаган, гади итеп киенгән һәм кулына авыл каймагы салынган букча тоткан хатын-кыз иң затлы һәм кыйммәтле матурлык салонына килеп керсә, тормышта да бармак төртеп көлүчеләр күп булыр иде бит.

Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов. Авторы – язучы һәм журналист Айгөл Әхмәтгалиева. Ул – Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында «Туташ» романы, җырчы Хәния Фәрхигә багышланган «Хәния» новеллалар җыентыгы авторы. Шуңа да спектакль үзәгендә хатын-кыз, ягъни Рәмзия апаның булуы очраклы хәл түгел. Аның герое авыл хатын-кызларына хас тыйнаклыкка ия түгел. Ул – гомере буе авылда мал-туар карап, бәхеткә сусаган хатын. Кияүгә чыгып, хатын-кыз бәхетенә ирешә алмаганы да ул. Эчкече ир белән яшәп, аны соңгы юлга озатучы да нәкъ ул. Гөлнара үзе бу хакыйкать белән килешеп өлгергән инде. Күңелен ачып салмаса да, әле һаман мәктәптә ошатып йөргән беренче мәхәббәте – Хәйрүшне яратуы турында һәм аның белән кавышырга теләгәнлеге турында бәян итә. Хәер, Казанга килүенең төп сәбәбе дә шул Хәйрүш инде. Аның күңелен яулар өчен кыяфәтен үзгәртергә дә, шул ясалма үзгәреш өчен миллион сум акча түләргә дә әзер ул.

Ясалма матурлыкның – бары тик бер көнлек, күңел матурлыгының гомерлек булуын күрсәтә спектакль. Тапталган сюжет, көтелгән чишелеш дип әйтеп булса да, сәхнәдәге капма-каршылыклар үзенә җәлеп итә. Урысча һәм татарча сүзләрнең көрәше, авыл белән шәһәр каршылыгы, искелек һәм яңалык бердәйлеге, кичәге һәм бүгенге, үткән һәм киләчәк хыяллары – барысы да бербөтен күренеш тудыра. Шуңа күрә әлеге спектакль яшьләр һәм өлкәннәр өчен дә кызыклы.

Гади сюжетлы, әмма актуаль темалы спектакль тәкъдим итә яшьләр театры. Хатын-кыз бәхете, аның катлаулы тормышы, яшьләрнең бу тормышта нинди роль уйнаулары – боларның барысы да «Матур City»да урын тапкан. Артык фәлсәфәгә бирелмичә, башны ял иттереп кайту өчен менә дигән тамаша! Хәер, игътибарга алырлык һәм уйланырлык әйберләр бар анда. Күрә белергә генә кирәк.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии