«Эфирдан соң коридорга чыгып елап кердем...»

«Эфирдан соң коридорга чыгып елап кердем...»

Коллегабыз, «Болгар радиосы»ның яңалыклар хезмәте редакторы, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Люция ШӘРӘФИЕВА 9нчы февральдә матур юбилеен – 55 яшьлеген билгеләп үтте. «Болгар радиосы»н аннан башка күз алдына китерү дә кыен аны. Ә Люция Шәрәфиеваның үзен нәрсәләрдән аерып карап булмый – шулар турында сораштык.

ЖУРНАЛИСТИКА

«Журналист булам» дигән хыялым бөтенләй юк иде. «Яшь ленинчы» газетасына язгаласам да, укытучы булам дип йөрдем. Саба районы, Икшермә урта мәктәбенә төшкәч – бик данлыклы, Татарстанның атказанган укытучысы Кави Байкиев директор булган мәктәп ул, редакциядән бүләк итеп җибәрелгән автографлы китапларны бөтен укучылар каршында зурлап тапшыралар иде. Завуч, тарих укытучысы Фәһим Җәләев дәрестә һәрвакыт журналистика турында сөйли, ничектер миңа атап сөйләгән шикелле иде. Шулай итеп, документларымны журналистикага илтеп бирдем.

«БОЛГАР РАДИОСЫ»

Сентябрьдә радиога килүемә 20 ел була икән. Укуны тәмамлагач, мине Яшел Үзәнгә җибәрделәр. Анда тәрҗемәче булып башлап, баш мөхәрриргә хәтле күтәрелдем. 2002нче елда Миләүшә Айтуганова, яңалыклар хезмәте оештырабыз, дип чакыртып алды. Ул вакытта радио «Яңа гасыр» дип атала иде.

Килгән генә елларда шундый хәл истә калган. Сайлауларны яктырттык. 21 сюжет эшләгәнбез, шуның 13е – районнардан чыккан туры эфирлар. И сөенештек инде. Ә икенче көнне безне мактыйсы урынга бик әйбәтләп ачуландылар. Сайлау нәтиҗәләрен соңрак биргәнбез янәсе.

«Булгария», «Боинг» фаҗигаләрендә эшләргә туры килде. Урынга мәгълүмат тупларга киткән кызлар елап шалтырата: «Елга төбеннән балаларны күтәрә башладылар», – диләр. Студиядә эфирга чыгачак Миләүшә Насыйбуллина елый. Башта аларны сүгәм, үзегезне кулга алыгыз, дим. Ә эфир беткәч, коридорга чыгып үзем дә елап керәм.

Журналист шундый һөнәр инде: кешенең кайгысында чокынып йөргән карчыгалар шикелле без. «Боинг» самолеты 2013нче елның ноябрендә төште, ә 31нче октябрьдә минем әни үлгән иде. Аэропортка кешеләрне сөйләтергә бардык. Бер апаның сөйлисе килгәне күренеп тора. Бардым да: «Әйдә, апа, сөйләгез», – дидем. Елый-елый ул сөйли, аңа кушылып мин елыйм. Мин гадәттә еларга яратмыйм, гомумән еламыйм. Ә монда шул кадәр күңелгә тигән. Телевидениегә дә кадр кирәк бит, безнең елаганны төшереп алып күрсәткәннәр иде.

КИТАПЛАР

Туган авылым Олы Кибәчегә багышлап чыгарган беренче китабым «Эчәр суым синдә, Кибәчем» дип атала иде. Җиңүнең 75 еллыгына «Олы Кибәче авылының Хәтер китабы» дигәнен чыгардым. «Хәтер китабы» томлыкларында «Фәлән кеше фәләненче елда сугышка китте, фәләненче елда һәлак булды яисә хәбәрсез югалды» дип бер җөмлә белән генә язылган. Әйтерсең лә кеше булмаган да. Фронтовиклар, тыл батырлары турында тулырак итеп язасым килде. Интернетта бик күп казындым, хәрби комиссариатларга, Белоруссия мәктәпләренә яздым. Хәбәрсез югалган дип саналган 11дән күбрәк авылдашымны таптым.

КЫЗЫКСЫНУЛАР

40нчы елларда әни ягыннан бабайлар да, әти ягыннан туганнар да Финляндиягә киткәннәр. Әти ягыннан бабайның абыйсы Сатыш мәдрәсәсендә укыган булган, мәчет манарасын кистерәсе килмәгән, шуның өчен киткән. Гомумән, безнең Саба районыннан бик күп кеше барып кайткан ул якларга. Исемнәрен Выборгтан соратып алдырдым. Шуның буенча берәр документаль әсәр язасым килә.

Мәчеттә укып чыктым. Миңа гарәпчә өйрәнергә кирәк иде. Авыл тарихын язган вакытта бик күп әйберләр гарәпчә дә очрады. Әни ягыннан бабай совет заманында да мулла булган, әтидә дә бар иде динилек. Миндә дингә шул яктан да тартылу бардыр.

ГАИЛӘ

Улым Әмиргә – 15 яшь. Телгә осталыгы бик көчле. Татар теле дәресләрен ярата. Шулай да иҗат юлыннан китмәс дип уйлыйм, математика-исәпләүгә күбрәк тартыла. Кечкенә чагында бакчадан урысча сөйләшеп кайткач: «Минем белән урысча сөйләшмисең, мин урысча аңламыйм», – дип әйттем. Автобуста апалар «татарча матур сөйләшә» дип шаккаталар иде. Безнекеләрнең ата-аналары урысча сөйләшә, диләр. Алар урысча сөйләшсә, сез татарча сөйләшегез, кечкенә чакта өйрәтергә була бит, дип әйтә идем.

ТОРМЫШ БИРГӘН ДӘРЕСЛӘР

Яшь чакта, гаилә корганчы, бала тапканчы кыю булсаң да ярый ул. Яшел Үзәндә эшләгәндә, татар гимназиясе, татар балалар бакчасы сорап язган өчен, хакимият башлыгына чакыртып рәхәтләнеп сүккәннәр иде. Яши-яши әзрәк дипломатия дигән нәрсә барлыкка килә икән. Аннары – башкаларга авырлык килмәсен дигән нәрсә, кеше өчен җаваплылык. Гаилә, туганнарның ныклы тыл икәнен аңлыйсың. Туган ягың якыная, тарихың, тамырларың турында уйлана башлыйсың. Тагын бер тормыш сабагы: миңа начарлык эшләгән кешеләр дә булды, аларны кичерергә өйрәндем. Әти «узган эшкә – салават» дип әйтә торган иде.

Фәнзилә МОСТАФИНА язып алды

Комментарии