- 19.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №6 (15 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
1995 елда Башкортстан республикасының атказанган артисты, 1996 елда Татарстан республикасының атказанган артисты, 2008 елда Татарстан республикасының халык артисты һәм 2011 елда Башкортстан республикасының халык артисты – бу мактаулы исемнәр депутат җырчы Айдар Галимов хезмәте. Аның егерме ел эшчәнлеген ике республика әнә шулай зурлап бәяли алды. Ә шулай да бу исемлектә тагын ниндиләре булуын теләр идегез, дигән сорауны ишеткәч, Айдар абый аптырап та уйлап та утырмый «Адәм баласына һәрчак нәрсәдер җитми кебек ул. Ачыктан-ачык әйтәм, әлегә кадәр миңа бу исем кирәк бит әле диеп эшләмәдем. Булганына риза. Башка исемгә лаекмы, юкмы икәнлеген тамашачы хәл итсен», диеп җавап бирде.
– Җәй айларында Сезнең катнашыгызда Новороссийскида кино төшерә башларга тиешләр иде.
– Бу проект бер минем ризалыгымнан гына тормый, билгеле. Чакыру дөрестән дә булды һәм мин аны рәхәтләнеп кабул да иткән идем. Бу фильм бәлки барып чыкмагандыр дип уйлыйм.
– Октябрь аенда Башкортстанның Иглин районы Урман авылында хәйрия концертыгыз булып узды. Сезгә анда бүләккә кирпеч биргәннәр иде.
– Бу бүләк символик рәвештә бирелде. Әйе, җырда җырланганча, эшләребезне изгелеккә юрап, «Нефтьче»ләр мәдәният сараенда хәйрия концерты үткәрергә булдык. Теләктәшләр дә шактый иде: БР Иглин районы хакимияте, «Бердәм Русия» партиясе, «Халык фонд»ы оешмасы бу чараны үткәрүдә булышлык итте. Гомумән, концертка килгән hәр кеше, Иглин районы Урман авылында яңа мәдәният йорты төзелүенә үз өлешен кертергә теләде. Шул бер кирпечтән башлана бит инде төзелеш. Дөрес, бу концерттан килгән акчага да, бу кирпеч белән дә әллә нәрсә эшләп булмас. Ләкин бу изге эшнең дәвамчылары шактый булыр.
– Сез бит әле сентябрь аенда IV яшүсмерләр арасында футбол уены буенча республика турниры да уздырдыгыз. Бу турнирның дәвамы булырмы?
– Алла боерса, дәвамы булыр дип уйлыйм. Киләсе елга кечкенә генә юбилей уены да булыр. Биредә катнашучылар географиясе дә артыр, дип уйлыйм.
– Бу фикер ничек туды соң?
– Беренчедән, мин кечкенәдән футбол уйнап үстем. Бу турнир минем туган авылымда уза. Фикер мин укыган мәктәп хакимияте тарафыннан әйтелде. Балалар өчен кызык булыр, авыл яшьләренә игътибар артыр иде синең исемне бу турнирга бирсәк, дигән фикерләрне мин теләп кабул иттем. Ике куллап ризалаштым. Миңа калса, бу уенның әһәмияте дә, катнашучылары да артканнан-арта бара. Быелгысында исә Оренбург өлкәсеннән һәм Татарстанның Сарман районы Җәлил бистәсеннән дә командалар килде. Җәлил егетләре җиңеп кубокны да алып киттеләр.
– Август азагында Нурлат районы Кернәле Әмзә авылында «Изге урын» исемле җырга клип төшергән идегез. Кайчан аны күрербез икән?
– Шушы көннәрдә клип әзер булачак. Бу клипның бераз тарихын да сөйләү урынлы булыр дип уйлыйм. Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәрит Фәиз улы Мифтахов «Әминә» исемле мәчет салдыра. Исемен дә әнисе хөрмәтенә атый. 2002 елда мәчетне ачканда ул авыл укытучысы Мөнирә апа Юнусованың шигырен укый. Аңа ул вакытта сиксәннән дә ары булган. Бүгенге көндә якты дөньяда да юк инде Мөнирә апа. Шуннан шигырь онытыла. Соңрак шигырь Линур Зәйнуллинга килеп эләгә. Линур аны миңа тәкъдим итте. Менә бик матур җыр да, клип та килеп чыкты. Исеме дә бик матур: Изге урын. Сүзләре дә ис китмәле: «Изгелек эшләгез дуслар, изгелек эшләгән хур булмас»…
– Спорт өлкәсендә эшләрегез шактый. Киләчәктә, бәлки, спорт комплексы да барлыкка килер?
– Бүгенге көндә күбрәк балалар белән эшлим мин. Үземнең студия эчендә балалар бию ансамбле бар. Вокаль бүлеге дә ачтык. Минем өчен спорт һәм сәнгать бер юлдан барса да, өстенлекне сәнгатькә күбрәк бирәм әлегә. Уфада кикбоксер клублары белән тыгыз элемтәдә, үземнең футбол командам да бар бит әле минем. Бу идея тормышка ашарлык. Киләчәктә, бәлки, булыр да. Һәм шунысы да бар: депутатлык статусы бу идеяне тормышка ашыруда булышлык итәр, дип тә уйлыйм.
Сезгә иҗат һәм депутатлык эшегездә уңышлар теләп,
Хәлим Әлимов.
Нурлат шәһәре.
«Айдар» спорт комплексы да булыр әле ,

Комментарии