Хатын әйтсә, хак әйтми

Сашка бүген ару гына салып кайтты. Хәер, бүген генә түгел, өченче көн рәттән, хәләл җефете Настя әйткәнди, мичкәсенә төшеп, көч-хәл белән кайтып түнде. Усал аның хатыны, сүзләре төкләреңне өтәрлек инде менә. Ләкин кисәк күтәрелеп һөҗүмгә күчәргә итсә дә, бүген ниятеннән ваз кичәрлек көч тапты. Чөнки иренең күрү, ишетү һәм башка тою-сиземләү органнарының дәһшәтле сигналларны кабул итәргә сәләтле түгел икәнен шәйләде.

Шул рәвешле кичтән кичектерелгән давыл иртән купты. Газ плитәсе кебек гөртләп кабынып китте дә хәзинәсендәге көйдергеч сүзләрне болай да хәл эчендәге Сашага төбәп атарга кереште хатын. Йөрәккә май булып түгел, хәнҗәр кебек кадала иде алар. Берәр атнага “көзлеккә чыгып”, ягъни мәсәлән, эчүгә сабышып алган саен яңгырасалар да, баш чатнау, эч яну кебек чирләрне отыры көчәйтеп җибәрә алар. Хатын судтагы прокурор кебек мисаллар белән ныгытып, фактлар белән дәлилләп сөйли дә бичара Сашканың өчен яраксыз, ил өчен файдасыз бер мәхлук икәнен исбатлап та куя. Тот та утырт, билләһи!…

“Прокурор” чыгышы бу юлы да шул хакта булды. Сашка тарафыннан юл куела торган эчүчелек дигән золымның икътисадый, иҗтимагый, тәрбияви-әхлакый зыянына тукталу гына түгел, исергәч хөкүмәтне сүгү кебек гамәлләрдә чагылыш табучы сәяси ялгыш, хәтта җенси көчсезлек мәсьәләсе дә бик кискен куелды. Боларны ишетү күңел болгаткыч булса да, түзәрлек иде әле. Ә менә чыгып барышлый ишек катыннан ыргытылган берничә яңа сүз үтергеч тәэсир итә. “Туганнарны биздердең, үлсәң, минем яктан күмәргә дә килмәячәкләр…” – диде теленә шайтан төкергән хатын.

Ошбу җөмлә болай да яралы күңелгә таш булып ятты һәм көн буе чыкмады. Эчеп тә карады, ләкин теге сүзләр гел колакта ишетелеп торды. Ишетелми ни? Иң начар бәндәне дә баҗай, балдызлар елый-елый күмә дә рәхәтләнеп эчә югыйсә… Шундый авыр тойгылар белән көрәшә торгач, тагын бер көн үтеп китеп кич җиткәч, тәмам хәлсезләнгән Сашка көч-хәл белән өенә кайта һәм дөньясын онытып, “мәрткә” китә.

… Болытлы сүрән яңа көн тугач та, ул ишегалдына күз сала. Анда кара тасма тагылган веноклар күтәргән бер төркем күренеп, җәрәхәтле күңелгә шом иңдерә. Ямансу булып китә, күмәргә дә килмәсләр дигән теге сүзләр яңадан искә төшә. Ә кайгылары чырайларына чыккан кешеләр исә туп-туры алар подъездына таба атлый. Якынрак килгәч, веноклыларның кода-кодачалар икәнен абайлап алган Сашка фатир яңгыратып сөрән салганын сизми дә кала.

– Настенька, бәгырькәем, тор җәтрәк. Синең туганнар мине күмәргә килгән. Ә син килмиләр дигән буласың…

Туган-тумача ишек шакыган арада, арт тәрәзәдән урам якка сикергән Сашка кибеткә таба җилдерә. Үзен хөрмәтләп җирләргә дип һәм “поминка”ларга өметләнеп килгән якын туганнарны шәпләп сыйлап җибәрмичә булмый бит инде.

Караңгы чырайлылар килеп кергәч булган хәлләрне сурәтләп тормасаң да күзаллавы кыен түгел. Өйдәгеләргә “Сашка үлде нокта Настя” эчтәлекле телеграмманы кем җибәргән дигән сорау өстендә баш ватарга туры килә бераз. Хатын сүзенә гарьләнүгә чыдый алмыйча өч сүзле телеграмма сырлап берничә кешегә юллаганын ул үзе дә почта бинасын күргәч кенә исенә төшерә.

Исерек баштан кылынган ошбу гамәл аз-маз чыгым вә мәшәкать чыгара үзе. Ләкин бусы вак мәсьәлә. Исән чакта туган-тумача белән бер сөйләшеп утыру үзе ни тора. Яисә әҗәткә алып кайткан аракыны эчеп кәефләнгән баҗайларның үзеңне күкләргә чөеп мактауларын тыңлауның рәхәтлекләрен алыйк. Хатын сүзе хак түгел икән бит. Мәртәбәле дә, абруйлы да икән ул хатын ягы туганнар арасында.

Юкса, хәбәр килү белән, күмәргә дип чыгып йөгермәсләр иде.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии