- 19.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №6 (16 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
СССР чорының данлыклы “12 урындык” фильмын күпләр хәтерли торгандыр. Киса Воробьяниновның эшләпә тотып, соранып йөрүе йөремсәк анекдот кебек искә алына. Әлеге фильм шушы көннәрдә башкала үзәк урамында йөргәндә кылт итеп искә төште. Бауманда да кулларына эшләпә, кепка тоткан егет-кызлар, ханымнар әрле-бирле йөренеп тора. Боларның да хәлләре Кисаныкы кебек хөрти, ахрысы…
И, күңелле дә соң Бауман урамында! Автобустан төшүгә, урам башында өч егет барабан кагып каршы ала. Аларның “дөп-дөп”, “дың-дың” ритмнарыннан биш минуттан баш чатнарга тотына. Күңел алга ыргыла, бу шау-шулы урынны тизрәк ташлап качасы килә…
Шаляпин һәйкәле тирәсендә уйнаучы ике егетнең гитара чиртүе күңелне күтәрергә сәләтле. Шуңа күрә болар янында шактый кеше җыелган. Хәтта ашыгып узып баручылар да бермәл туктап, әлеге сихри көйләр тәэсиренә бирелә. Ә бераз арырак неформаллар төркеме җыелган: гитара уйный, сыра чөмерә… Банк каршындагы мәйданда бер кызчык саксофонда өздерә. Башкалардан аермалы буларак, Алия әле бик яшь. Ул быел урта белем бирүче уку йортының 6 сыйныфын, ә музыка мәктәбенең өченче классын тәмамлаган. Петербургтан Казанга килгән атаклы музыкант остасы кызны мастер – класс вакытында күреп, аерып ала. Яшь музыкантның таланты сокландыра аны, шуңа күрә кызыйны үзләренә укырга чакыра. Алия әнисе белән генә яши, гаиләдә акча эшләүдә терәк булып тора. Менә бу юлы да бала Бауман урамында юлга, билетка акча эшли.
Шул рәвешле үзәк урамның икенче очына барып җиткәнче, алты музыкант очраттым. Бар да талант иясе, Аллаһ биргән сәләтләре белән акча эшли. Рәхәт тормыштан түгел бу, аптыраганнан. Чыннан да, шундый көчле конкуренциядә тормыш алып барырлык акча эшләп була микән?!
КОЛАГЫҢНЫ АЮ ТАПТАСА…
Мин моны, музыкантка әйләнеп, үзем тикшереп карарга булдым. Тик ничек итеп? Музыка коралында уйнар идем – кулларыма аю басып киткән. Җырлар идем – шул ук колакларымны таптаган… Мин башка әмәлен таптым: аскер булам. “Аск” (инглиз теленнән) “сөйләшү” дигәнне аңлата. Димәк, аскер – сөйләшүче, аралашучы була инде. Тик минем кебек тәҗрибәсез, пешмәгән аскерны ярдәмче итеп алырга теләүче музыкант табылыр микән? Аларның күбесе үз аскеры белән эшли. Эшли дим, чөнки Бауманга бар да акча эшләргә чыга. Дөрес, музыкант үзе генә дә булдыра ала. Каршысына футлярын куя да җырлый бирә. Тик талантыңны бәяләп, акча салырга атлыгып торучылар аз табыла. Бу эштә нәкъ менә аскер ярдәмгә килә дә инде. Кулына эшләпәсен тотып, каршыңа “очып” килә дә “сайрый” башлый. Монда бар да аскер тырышлыгыннан тора. Үткен, булдыклы, матур киенгән, мөлаем, теле-телгә йокмаучы аскер, чегәндәй ябышып, акча янчыгыңны ачарга мәҗбүр итәргә сәләтле. Шул рәвешле икәүләп эшләп тапкан акча музыкант һәм аскер арасында тигез итеп бүленә. Аскерларның кәкре куллылары да очраштыргалый. Андыйлар акчаның бер өлешен эшләпәгә салмыйча, туп-туры үз кесәсенә шудыра. Карак аскерларга Күсе дигән кушамат тагалар. Аскер кыек эштә тотылса, аны тукмыйлар һәм башка музыкантлар андыйлар белән эш йөртми. Мондый хәлләр, нигездә, неформаллар арасында очраштыргалый.
КАП – КАП БАЛЫК…
Икенче көнне “ауга” чыктым: бәлки, мине берәрсе аскер итеп алыр. Бауман урамында гитара уйнаучы, көр, яңгыравыклы, матур тавышлы җырчы егетне күргәч, шатланып куйдым. Каршысында футляры да тора, димәк, аскеры юк. Янына барып сөйләшә башлауга, хатыны Маша да килеп җитте. Ул кибеткә су алырга киткән икән. Әлеге гаилә белән танышып – аралашып киттек. Алар биредә дүрт ел эшли. Башка җирдән керемнәре булмагач, атнаның алты көне монда уза. Нигездә, кичке уннар тирәсендә эшкә керешәләр. Иртәнге алтыларга кадәр басып торырга туры килә үзләренә.
– Алай да көненә күпме акча эшлисез соң? – дигән сорауга Артем болай дип сөйләп китте.
– Моннан дүрт ел элек Бауманда 1-2 музыкант булса, хәзер аларны санап бетерерлек түгел. Конкуренция бик көчле, акча эшләүләре кыенлашты. Монда һәр 15 адым саен җырчы. Чит шәһәрләрдән килгән “гастролерлар” да шактый: болары автостоп белән сәяхәт итүчеләр, шул рәвешле юлга акча юнәтәләр.
Без май башыннан алып, октябрь ахырына кадәр эшлибез. Шул рәвешле кышка мая туплыйбыз. Салкында басып торулары бик авыр: тавыш карлыга, гитара кыллары шартлап сына.
Узган ел биредә эшләп алган акчага телефон, интернет керттек, компьютер сатып алдык, ишекләр алыштырдык…
Кайвакыт безне төрле бәйрәмнәргә дә чакыралар. Анда шактый гына эшләп алабыз. Гитарада уйнарга өйрәнергә теләүчеләр дә табыла, шуларны өйрәтәм. Бу да керемле шөгыль. Ә Бауманнан, гомумән, 1,5- 2 мең сум эшләмичә өйгә кайтканыбыз юк…
Әңгәмәне Маша дәвам итте:
– Тик неформаллар гына дәрәҗәне бераз төшерә. Алар төркемнәре белән җыелышып сыра эчә, шунда ук гитарада уйнап җырлыйлар да. Шундыйларга карап, халыкта монда бар да эчәр өчен уйный дигән фикер туарга мөмкин. Ә бит монда күбесе аптыраганнан, кая барып бәрелергә белмәгәннән чыгып баса…
Шулчак Артем яныбыздан узып баручы егеткә эндәште:
– Таракан, сиңа аскер кирәкмиме?
– Бик кирәк! Ә кайда соң ул?
Шулай итеп, аскерга әйләндем дә куйдым… Тараканга 19 яшь, чын исеме – Шамил. Егет көзен армиягә китәргә җыена. Шуңа күрә нияте – биредә озату кичәсенә акча эшләү. Үтә җитез, аралашучан, көләч йөзле Шамил белән бик тиз уртак тел таптык. Һәм мин эшкә дә керештем: кулыма эшләпә тотып, очына-куна үтеп баручыларга “бәйләнергә” тотындым:
– Армиягә китәбез. Бераз булышмассыз микән?!
Ун минутлар тирәсе очкалый торгач, беренче унлык эшләпә төбенә килеп “кунды”, аннары икенчесе, өченчесе. Беренче “прострел” да килеп капты! “Прострел” дип 50, 100, 500… сумлык акчаны атыйлар. Ике сәгать эчендә меңнән артык акча эшләп алдык. Керемне тигез итеп бүлештек тә кайтыр юлга чыктык. Беренче коймак төерле булмады.
ИКЕНЧЕ КӨННЕ…
Икенче көнне музыкантны үзем таптым. Эшләпәне эләктереп, Бауман урамындагы халык арасына чумдым.
– Яшь талантка булышыйк әле! Кемгә күпме жәл түгел, салыгыз эшләпәгә.
Влад Казанга чит төбәктән килгән, эшкә урнашып йөри. Тамагын әлегә биредә эшләп туйдыра, фатир хакы түләргә дә җиткезә. Башта мине аскер итеп алырга теләмәсә дә, журналист икәнне белгәч ризалашты. Егет, башлыча, үзе язган җырларны башкара. Аның көчле, яңгыравыклы матур тавышы күпләрне әсир итәрлек. Шуңа да егет җырлый торды, акча ява торды. Бу көнне хәтта 500 сумлык “прострел” лы да булдык. Бауманда ял итүчеләрнең күбесе яшьләр, студентлар. Андыйлардан акча сирәк тама. Башлыча акчаларны ир-атлар, кызлар салып китә, күбесе мактау сүзләрен дә кызганмый.
Үзәк урам көне-төне кайнап тора. Төрле кешегә юлыгасың, һәрберсенең холкы үзгә. Хуплап, мактау сүзләре ирештерүчеләр белән беррәттән, җавапларның мондыйларын да ишетергә туры килде:
“Эшләргә кирәк, шундый буй-сын белән ничек басып торырга оялмыйсыз…”, “Ә безгә кем бирер икән?!” “Монда басып торганчы, заводка барып эшләгез!” “Сез монда алтынчы музыкант, һәрберегезгә кайдан алып бетермәк кирәк…”
Арада хәйләкәр узгынчылар да очрый: “1000 сумлыклар гына шул, хәзер ваклагач китерермен…” “Тукта, Бауманның теге башына барып килим әле, кире юлда салырмын эшләпәгезгә…”
Чит телдә нәрсәдер мыгырдап китүчеләр дә очраштыргалады. Янәсе, иностранец. Шунысы куанычлы: сүгенүче, начар сүзләр әйтеп хурлаучы, кимсетүчеләр очрамады миңа.
Бу юлы да эшебез уңды: Влад белән икебезгә 800әр сум акча эшләдек.
Кайный Казан, шаулый Казан. Ә үзәктә тормыш көне-төне гөрләп тора. Кемдер уйный, кайсы җырлый. Бар да синнән акча өмет итә, эшләпәле аскерлар очына-куна бер алдыңа, бер артыңа килеп төшә, өметләнеп артыңнан ияреп бара. Син аларга акча бирәсеңме-юкмы, анысы синең карамакта.
Хак Тәгалә сораган кулларны буш итмәскә насыйп итсен – кесәләребез сәдакага сусамасын…
Юлия АНДРЕЕНКО
Комментарии