Шайтан Елга авылы кайда ул?

Урта Саба авылы Сабадан бик ерак булмаган матур-таза татар авылы. Бу авылның халык кушкан исеме – Шайтан Елга. Хәзерге яшьләр бу тарихны белми дә белми инде. Ә менә өлкән кешеләр хәтерли әле.

Йомгалак урманыннан чыгып, басу буйлап саркып килгән чишмә суы авылга җитәрәк җир өстенә – яктыга чыгып ага башлый. Ә монда инде олы юл, базар юлы.

Теләче базарына баручы сәүдәгәр абзыйның аты йөк төялгән арбаны тартып чыгара алмый, сазлы урында батып кала. Абзыйга берәрсен көтәргә туры килә. Көтү озакка китә башлагач, абзый тиргәнә башлый. Аның: «Шайтан елга булды бу урын», – дип тиргәнгәнен юлдан килүчеләр дә ишетеп ала. Алар, әлбәттә, арбаны чыгарыша, ләкин Шайтан Елга атамасы авылга ябышып кала.

Үсмер чак. Әнинең бертуган апасы Габидә апа шушы авылда яши. Әни күчтәнәчләр салган төенчеген ала да, «Әйдә әле, улым, Шайтан Елга авылына барып, апайның хәлен белеп кайтыйк», – дип, мине үзенә юлдаш итеп ияртеп китә иде.

Җизнәбез Мөхәммәтдин сугышларны айкап кайткан гаярь ир-ат, Сталин исемендәге колхозның җитәкчесе. Уллары Нәҗип, Нәкыйп, Якуп. Якуп белән минем яшьләр бер тирәдә. Җизнинең күзгә карап шаярта торган гадәте бар. Берсендә иртән торуга, Чулпыч авылын су баскан, сезгә үк менеп җитмәгән үзе, дип, мине куркытты. Шунда Габидә апа: «Җитте инде, балаларны куркытма», – дип, тиз туктаткан иде үзен.

Йомгалак урманы итәгендә, Шайтан Елга авылы янында бик матур калкулык бар. Халык аны Гулливер аяк киеменә тулган туфракны каккан урын, дип әйтә. Без дә чабата каккан урын дип йөрттек. Якын-тирә районнарда да шулай дип аталган калкулыклар бар икән. Шул калкулыкка хәйран гына биек манара төзеп куйдылар. 1955нче еллар иде бу. Без, малайлар, җиләккә баргач, шул манараның итәгеннән 2-3 метр менә алсак, бер-беребезгә тавыш биреп, мактаныша, тирә-якны күзәтә идек. Бу манара телефон-радио элемтәсе өчен булгандыр инде. Ул чорда телевизорлар кулланышта юк иде әле.

Шайтан Елгада туганнарым яшәгәч, анда еш була идем. Иң истә калганы – Сабантуй бирнәсе җыю. Йорт хуҗасы бирнәне алып чыгып бирә, ә аны инде тоталар да чөяләр. Ир-атны билгеле. Ә ишек алларындагы өстәлдә мул итеп табын әзерләнгән. Өстәлдә чәе дә, мәе дә... Ләкин исереп, чайкалып йөрүче кеше булмый иде. Җыелган бирнәнең бер өлешен үзләренә бүлеп алып, яшьләр кичке бәйрәм – Сабантуй үткәрәләр иде. Менә ул бәйрәм, менә ул көрәш, менә ул Сабантуй иде! Авыл халкы шундый эчкерсез, гади һәркемгә хәерхаклы иде.

МТСта шофер булып эшли башлагач та, бу авылга юлны суытмадым. Авылда ут сүнгәч, клуб алдында машина фарасы яктысында «Наза» уйнаганнарын Шайтан Елга авылы кызлары онытып бетермәгәннәрдер әле. Шайтан Елганың үзәгендә галәмәт дә бәрәкәтле таш карьеры хәзер.

Якуп, Һарун, Галимҗан, Вакыйф, Мәгъсүм, Мөхәммәтгали мине үз итәләр иде. Бу язмам исәннәргә – сәлам, вафат булганнарына дога булып барып ирешсен. Шайтан Елга авылы халкына исәнлек-саулык, тормышларына бәрәкәт телим.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Чулпыч–Шайтан Елга–Саба

Комментарии