Шагыйрь күңеле гел эзләнә...

Шагыйрь күңеле гел эзләнә...

Халыкта язучының шәхесенә, иҗатына карата хөрмәт һәм кызыксыну хисен иң беренче чиратта аның якташлары уятырга тиештер ул.

10нчы сентябрьдә Арча үзәк китапханәсендә Арча районы Урта Бирәзә авылында туып үскән, җир эшендә хезмәт куйса да, күңеле белән гел шигъриятькә ашкынып яшәүче, «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, «Ачтым күңелем пәрдәсен», «Кайтам әле» китаплары авторы – Дамир Фәтрахман улы Нуриәхмәтовның 60 яшь тулу уңаеннан «Тормыштагы иң зур бәхет...» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

Дамир абый мәктәптә укыган елларда ук каләм тибрәтә башласа да, беренче шигырьләре район газетасында 2000нче елларда гына басылып чыга, Габдулла Тукайның юбилеена багышлап язылган «Мин бит Тукай якташы» дигән шигыре «Ватаным Татарстан» газетасында урын ала. Дамир абый өчен бу зур сөенеч, иҗатында зур этәргеч була.

Төбәлгән Кырлай ягына

Татарның күз карашы.

Бәхетле тоям үземне –

Мин бит Тукай якташы.

Үз төбәгенә гашыйк, туган ягы өчен җан аткан кешенең шигырьләре аша ул хисләр укучылар күңеленә дә үтеп керә. Әйе, Дамир Нуриәхмәтов туган тел, туган авыл, әти-әни, мәхәббәт, тормыш, табигать темаларын чагылдырган, шулай ук сатирик, юмористик шигырьләр дә иҗат итә. Аның гади, нечкә күңелле булуын балалар өчен дә кызыклы шигъри юллар язуы дәлилләп тора.

– Оныкларымда әдәбиятка, телебезгә карата кызыксыну уяту өчен, үзләре турында ук шигырьләр язарга булдым, – ди автор. Ул аларны үзе өчен җыентыкка да туплаган инде, хыялы – чын китап итеп бастырып чыгару. Самими бала күңеленә үтеп керерлек бу шигырьләр, һичшиксез, басылып чыгарга тиеш!

Әлеге кичәдә Дамир абыйның якыннары, «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, иҗатын хөрмәт итүчеләр, «Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте» студентлары да катнашты. Алар тарафыннан якташыбызга матур теләк, котлау сүзләре ирештерелде. Дамир Нуриәхмәтов сүзләренә иҗат ителгән җырлар да бар. Аларны яшь җырчы Инсаф Мәрдәнов башкаруында тыңларга була. Ә Дамир абыйның «Төшләремә нигә кермисең» дигән шигъри юлларын көйгә салган хезмәттәшебез – Рилә Абдрахманова башкаруындагы җыр бу очрашуга тагын да җылылык өстәде.

Шагыйрь күңеле гел эзләнеп, көтеп яши. Шулай булганда гына яшәүнең яме, мәгънәсе, кадере буладыр. Без, үз чиратыбызда, Дамир абыйга бәхет, шатлыклы мизгелләр, саулык-сәламәтлек телибез. Бик күп еллар якыннарын, иҗатташ дусларын, без – якташларын иҗаты белән сөендереп яшәргә язсын!

Адилә ӘХМӘТҖАНОВА,

Арча үзәк китапханә хезмәткәре

Комментарии