«Баладай куандылар»: татар җырчылары психоневрология интернатында концерт куйды

«Баладай куандылар»: татар җырчылары психоневрология интернатында концерт куйды

Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Казан психоневрология интернатында күркәм традиция сакланып килә. Инвалидлар атналыгында татар җырчылары бирегә килеп, үзләренең иң матур җырларын бүләк итәләр. Бу көнне интернатта тәрбияләнүчеләр зарыгып көтеп ала, ә аннан соң бер елга җитәрлек истәлекләрен барлый. Саф һәм иң чиста күңелле әлеге кешеләргә моннан да зуррак бәйрәм бүләге була алмый шул.

Психоневрология интернатында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр яши. Алар – акылга зәгыйфь пациентлар, Даун синдромлы кешеләр, шизофрения белән авыручылар. Нәрсә булса да, алар аралашуга, күңел ачуга мохтаҗ. Ни кызганыч, бирегә кунаклар еш килми. Ял көннәрендә кайберсен туганнары килеп алып китәргә мөмкин, әмма мондый очракларны санар өчен ике-өч бармак та җитәр. Шуңа күрә сирәк булса да үткәрелә торган чаралар аларга тансык.

Акылга зәгыйфь кешеләр Аллаһының рәхмәте белән яратылган. Еш кына психоневрология больницасы дигән сүзтезмәне бозып, юләрләр йорты дип сөйләшәләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) узып барганда каршына акылга зәгыйфь кеше килә икән. Шунда бер сәхабә: «Карагыз әле бу юләрне», – дигән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа: «Бу юләр түгел, ә сынала торган кеше. Юләр ул акылы булып та Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кылмаган кеше», – дип җавап кайтарган. Алар да безнең кебек үк кешеләр, аларның да яшәргә теләкләре бар, алар да үз хыяллары белән яши һәм сабыйларча шатлана белә. Шуны аңлап булса кирәк, интернатта эшләүчеләр һәр ел саен декабрь аенда алар өчен бәйрәм оештыра. Анда чыгыш ясаучылар исемлегендә җырчы Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Мөнир Рахмаев, Айгөл Бариева да бар.

– Бу чараны интернат үзе оештыра. Узган ел да минем белән элемтәгә чыкканнар иде. Кызганыч, бара алмадым. Быел бардым һәм бер дә үкенмим. Форсаттан файдаланып, шундый зур һәм файдалы эштә катнашкан коллегаларым Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларга зур рәхмәтемне әйтәм. Без анда җырлап кына калмыйбыз, ә сабак та алабыз. Бу Аллаһы Тәгаләдән бер кисәтү дә, чөнки сау-сәламәт кешенең хыяллары, уйлары бөтенләй башка нәрсәләргә, матдилеккә бәйле. Ә бит чын бәхет өчен һәр мизгелнең кадерен белү дә җитә. Сәламәтлек – ул тән сәламәтлеге генә түгел. Уйлар да, фикерләр дә сәламәт булырга тиеш, – дип сөйләде Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева.

Ирле-хатынлы җырчылар – Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар бу чарада беренче генә тапкыр катнашмый инде. Монда килгәч, тормышка рәхмәт әйтеп кайтабыз, ди алар.

– Елдагыча инвалидлар декадасында бу дөньядагы иң изге кешеләр, фәрештәләр янына барырга насыйп булды. Юк-бар өчен борчылып, дөнья артыннан куып, үзен бәхетсез дип санаучы һәрбер кеше дә мондый урынга килсә, тормышка мөнәсәбәте үзгәрер иде. Уйлап карасаң, алар бик бәхетле, чөнки бернинди сорауларсыз, туп-туры җәннәткә керәчәкләр. Ә менә без, яныбызда шундый кешеләр була торып, аларны күрмичә, аларга ярдәм итмичә яшәвебез аркасында җәннәтле булырбызмы? – дип саный Рамил.

Гади генә бәйрәм концерты да аларның күңелләренә үтеп, кәефләрен күтәрергә сәләтле. Аларга бернинди ясалмалык та хас түгел. Кемгәдер ярарга тырышып, көчләп кул чабып та утырмыйлар, мәҗбүри рәвештә биемиләр дә, чөнки алар сабый баладай куана. Ә куанмаслыкмы? Бүгенгеләренә рәхмәт әйтеп, яшәгәннәреннән, күргән-ишеткәннәреннән канәгать алар. Әлеге чын кешеләрнең чын хис-кичерешләрен беркем дә, бернәрсә дә яшерә алмас.

– Соңгы арада шуңа игътибар итәм: мәрхәмәтле кешеләр күбрәк. Минем янымда да кеше кайгысын чын йөрәктән уртаклашучы, ә шатлыгына чын күңелдән сөенүчеләр күбрәк, – дип дәвам итте сүзен Айгөл Бариева. – Яхшылык эшлә дә, суга сал, диләр. Ә начарлык эшләсәң, гомер буе исеңә төшерәләр. Бер кечкенә генә начарлык моңа кадәр эшләгән 10 яхшылыгыңны каплый да куя. Менә шушы гөнаһсыз кешеләрдән үрнәк алып, сау-сәламәт булуыбызга шөкер кылып, һәр көнебездән тәм табып яшәргә өйрәнергә кирәк. Тормышның бөтен матурлыгы да шунда. Ни кызганыч, кайберләребез бу хакыйкатькә бик соң төшенә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии