Туганнар кадере

Һәрбер кешегә үз туган ягы кадерле булган кебек, минем әниемә дә туып-үскән авылы бик кадерле. Үзем анда тумасам да, минем өчен дә бик кадерле Яңа Чишмә районындагы Әдәмсә авылы. Әнием сөйләүләреннән авыл хакында бик күп мәгълүмат алам. Аның туган ягына мәхәббәте, миңа да туган якка карата мәхәббәт уята. Әниемнең туган авылында минем әбием, бабаем, карт әбиемнәр җирләнгән. Шулай булгач, анда тумасам да, үз туган ягымдай кадерле ул миңа. Нәсел җебем шунда килеп тоташа.

Әби-бабай дигәннән, бер ата-анадан туган балалар, нигә төрле була икән? Минем әниемне борчыган бу сорау, мине дә борчырга мәҗбүр итә. Үсеп җитеп, таралышканнан соң, күпләр үз туганнары барлыгын, нигәдер онытып җибәрәләр. Әнием үзенең туган нигезеннән еракта, туганнарын сагынып, гомер кичерә. Ә туганнарының үз тормышлары. Алар авылдан еракка чыгып китмәгәнгә, сагынуның ни икәнен аңламыйлар кебек. Аена бер генә мәртәбә булса да, туган нигездә туганнарың белән очрашудан да бәхетле мизгелләр бар микән?! Ләкин бу җөмлә безнең туганнар өчен түгел…

Һәркөнне әниемнең туганнарын искә төшереп утыруы – минем өчен дә бик авыр. Бер яктан, әнием туганнар белән аралашып яшәүнең нинди бәхет икәнлеген аңлатса, икенче яктан, туганнарның да төрлесе булуын төшендерә. Мин үзем якын туганнарым белән бик аралаша алмасам да, ерак туганнарым белән, бик теләп аралашам. Ә инде әниемнең барлык туганнарын да алыштыручы һәм әти-әнисе урынына калган, бабаемның сеңелесенә, бик тә рәхмәтлемен. Безгә телефон аша булса да, кирәкле киңәшләрен биреп тора. Бер генә көн дә аралашмыйча тормый әнием Зәйнәп әбием белән. Зәйнәп әбиемә охшаш туганнар арабызда күбрәк булсын иде!!!

Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА.

Алабуга шәһәре.

Туганнар кадере, 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии