- 18.12.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №49 (15 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Быел миңа ике төрле Төркия күрү бәхете насыйп булды. Берсе – туристлар белән шыгрым тулы Кимәр, Урта диңгез буе. Ял итү өчен шәп урын, аннан көч һәм энергия туплап кайттым. Ләкин шунда ук таныш-белешләрем: “Бу – чын Төркия түгел, ил мәдәнияте белән монда танышып булмый. Биредә диңгез һәм кунакханәдән тыш, әллә ни күрмәссез, халыкның ничек яшәвен гидлар сөйләсә генә”, – дигән иде. Шуннан соң Төркиянең икенче ягын да күрергә ниятләдем. Ялдан кайтуыма ике ай да үтмәде, контрастлар шәһәре дип аталучы Истанбулга очтым…
“Истанбулга барыр өчен төркем җыела”, – дигән хәбәрне “Вконтакте” сайтында белеп алдым. Төркия татарлары белән танышу, очрашу максаты белән баралар икән. Әһә, төркемгә 1-2 таныш кеше дә кушылган… Шундук теләк белдереп, әлеге сәфәрне оештыручы Алсу Исмәгыйлевага (бу эшкә тотынырга тәвәккәлләгәне өчен, аңа рәхмәт – Л.З.) хат юлладым. Берничә атнадан соң 18 кешелек төркемебез алагаем зур Истанбул аэропортында (аны күргәч, Казан аэропорты өчен оялып та куйдык – Л.З.).
Нинди шәһәр?
Бу шәһәргә нигез салу турында тарих китапларыннан укып беләбез. Элеккеге Константинополь – Византия империясе башкаласы булып торган ул. Ул заманда халкының күпчелеген христиан динен тотучы греклар тәшкил иткән. Аннары каланы төрек солтаны Мәхмәд II басып алган һәм шәһәр Госман империясе кулына күчкән. Шул чордан биредә ныклап ислам дине таратыла башлаган, чиркәүләрне мәчетләр алыштырган. Сүз уңаеннан, Истанбулда чиркәү төсен дә югалтмаган, мәчеткә дә әйләнмәгән биналар бүген дә бар. Халык саны буенча Истанбул Мәскәүне дә уздырып җибәрә. Хәтта рәсми булмаган чыганаклар хәбәр итүенчә, монда 20 миллионга якын кеше яши икән. Тарихы катлаулы, сугышлар һәм басып алулар белән бәйле булуга карамастан, бүгенге Истанбул халкының 98%ы – төрек телле һәм ислам динен тотучылар. Аларның динилеге, адым саен урнашкан мәчетләр шаккаттыра. Монда балалар кечкенәдән динне белеп үсә, хатын-кызның күбесе яулык япкан. Намаз вакыты җиткәч, сатучының кибетен бикләргә дә онытып, мәчеткә йөгерүенә берәү дә гаҗәпләнми. Ләкин бу идеаль тәртип беренче карашка гына, ахры. Милләттәшләр арасында эчке каршылыкларны үз күзләребез белән күрергә туры килде. Килүебезнең өченче көнендә Таксим мәйданында бомба шартлап, 32 кеше яралануын хәбәр иттеләр. Ул мәйданга экскурсиягә бер көн алдан гына барган идек, бәхетсезлек янәшәбездән генә узды дияргә була… Бу хәлләрне телевизордан ишетеп, туган якта да туган-тумача кайгыга баткан. Озакка сузмыйча, исән-имин икәнебезне шалтыратып әйттек. “Бер көтү халык белән махсус формалы хокук сакчылары бәрелешен күрдек. Кибеттә кием сайлап йөргән чак иде. Үзебез корбанга әйләнмик тагын дип, аякларны кулга тотып, сызу ягын карадык”, – дип, Таксимда күргәннәрен исе китеп сөйләде Илшат. Соңыннан җирле халык аңлатуынча, Төркиядә азчылыкны тәшкил итүче көрдләрнең азатлык таләп итеп баш күтәрүе булган бу. Көрдләрнең күпчелеге төрек телен туган тел дип санаса да, мөселман булсалар да, алар үзләрен башка милләт дип саный икән. “Моның ише вакыйгаларны биредә онытырга мөмкинлек юк, кабатланып торалар”, – дигән булды төрекләр. Безгә исә көрдләр белән дә, төрекләр белән дә аралашырга туры килде, алар арасында тамчы да аерма сизмәдек. Гомумән алганда, Төркия халкының кунакчыллыгын зур хәрефтән язарга мөмкин. Шул исәптән, биредә туып-үскән татарларныкын да.
(Төркия татарлары белән очрашуда)
ТАТАР ТӨРЕКЛӘРЕ
Төрек газеталарында күзгә чалынган бер нәрсә күптән эчне кытыклап торды: монда татарларны татар төрекләре дип йөртәләр. Безнеңчә, керәшен татарлары, ногай татарлары дигән кебегрәк килеп чыга инде. Чыннан да, биредә милләттәшләребез нык төрекләшкән. Кайберләре татарча йә бөтенләй белми, йә төрек сүзләрен мулдан кулланып сөйләшә. Бер яктан, бу табигый да кебек: Төркиядә яшәүче өченче-дүртенче буын татарлар болар, күбесенең Татарстанны төшендә дә күргәне юк. Әби-бабалары Октябрь революциясенә кадәр үк күчеп килгән. Төркия татарлары белән очрашырга баруымны әйткәч, бер туганым: “Нинди татар булсын инде алар. Монда Татарстан үзәгендә яшәп тә халык татарча сөйләшмәгәнне, алар милләтләрен бөтенләй оныткандыр”, – дигән иде. Юк икән шул! Алар арасында да милли үзаңын, тамырларын онытмаучы, теше-тырнагы белән булса да араны өзмәскә тырышучылар җитәрлек. “И туган тел”не ишеткән саен, күзләренә яшь килә, ышанасызмы?
Безнең килүебезне түземсезлек белән көткән 21 яшьлек Камәр Яфайны мисал итеп китерергә мөмкин. Аның әтисе татар, әнисе төрек, бу гаилә Иске Шәһәрдә яши. Татарчаны Камәргә әбисе өйрәткән. Камәр һәм мондагы башка татарлар белән аңлашасың килсә, бер мөһим кагыйдәне истән чыгармаска кирәк: сөйләмдә русча сүзләр кыстырмаска! Чөнки Төркия татарлары өчен андый җөмләләр катлаулы бер башваткычка әйләнә.
Татар яшьләре форумына Төркиядән делегат булып килгәч, бик актив булган Камәргә күпләр игътибар иткәндер.
– Андагы чараларның рус телендә баруына нык гаҗәпләндек. Чөнки безнең делегатлар арасында русча аңлаган бер генә кеше дә юк иде. Аптырагач, “Без берни дә аңламыйбыз, Татар яшьләре форумын татар телендә үткәрегез”, – дип оештыручыларга хат та яздым. Нәтиҗәсе генә булмады, – дип үпкәсен белдерде Камәр.
Камәр быел Анадолу университетының соңгы курсында укый. Иң зур хыялы – икенче югары белемне Казанда алу. “Алла боерса, киләсе елгы уку елын Казанда башлап җибәрәсе килә. Гаилә кору дигәннән, бары татар егетенә генә кияүгә чыгачакмын. Минем өчен бу бик мөһим”, – дип шартлап тора ул.
“Йөрәгемдә ике шәһәр…”
Төркиядә барлыгы 10 меңләп Идел буе татары яши. Анкара, Иске Шәһәр, Истанбул, Измир, Бурса шәһәрләрендә, авылларда тупланып урнашканнар. Алар арасында танылган язучыларыбызның балалары һәм оныклары бар, Кытай, Япония, Кореядан күченгән татарлар шактый актив. Шуларның берсе – табиб, китаплар авторы Рауза Вәли-Яушева.
– Кытайда тудым, балачагым Пекинда үтте, шунда ук медицина белеме алдым. Әти-әнием икесе дә татар булгач, гаиләдә дә туган телдә сөйләшеп, кичләрен татар җырлары тыңлап үстек. Эчемнән генә: “Булачак ирем – гармунда уйный белгән, яхшы күңелле, милли җанлы татар егете булсын иде”, – дип теләп йөри идем… Бервакыт кибеттә ипигә чират торганда алдымдагы ир-атка күзем төште. Тукта әле, татар бит бу, ничегрәк танышыйм икән моның белән, мин әйтәм. Этеп-төртеп булса да, алдына килеп бастым, сөйләшеп киттек… Чыннан да, татар булып чыкты бит! Шуннан йөри башладык, өйләнештек, хәзер улыбыз Әсгать бар. Татарча бездән дә әйбәтрәк сөйләшә ул, Австралиядә укый, – ди Рауза апа.
– Казанда булганыгыз бармы?
– 1990 елларда Казанга күченү турында да уйлап карадык, ләкин соңыннан Истанбулны сайладык. Йөрәгемне тетрәндерә торган, мине үзенә гел тартып торучы шәһәрләр дөньяда икәү генә. Берсе – Истанбул, икенчесе – Казан. Анда 4-5 тапкыр булганым бар, тик барган саен шунда уздырган көннәрем җитми кала. Пенсиягә чыккач, ирем белән Татарстанга күченеп, берәр авылда яшисе иде дип тә уйлыйбыз.
Истанбулда бүген “Идел-Урал төрекләре” культура һәм ярдәмләшү җәмгыяте дә яшәп килә. Шуның бер активисты – Якуб Акчура белән дә сөйләшеп утырдык.
– Әлеге җәмгыятькә әти-әнием дә йөргән, мин исә 7 яшемнән үк сукмак салдым. Бирегә Ураза бәйрәменең өченче көнендә ел саен татарлар җыела иде. 500ләп кеше килгән чаклар да булды, чөнки Төркиядә Ураза гаетендә 3 көн ял итәләр. Шулай ук һәр елны Сабантуй үткәрелә, Татарстаннан килеп, монда укучы студентларга ярдәм итеп торабыз. Борчулары, мәшәкатьләре булса, безнең янга киләләр.
– Татарстан сезгә ничек ярдәм итә?
– ТР хөкүмәте белән ярдәмләшеп торабыз. Вәкиллеккә хәбәр итеп, татарча китаплар, музыка, фильмнар җибәрергә кушабыз, – диде Якуб абый.
“Сезнең күздә – Казан урамнары…”
(Гөлтән апа)
Безне, Татарстаннан килүче төркемне, каршылап, кунак итеп, Истанбул белән таныштыручылар да шул ук “Идел-Урал төрекләре” җәмгыяте булды. Бүләнт Аблай, Инҗи Бешогул, Ясар Байтаклар белән танышуга шатбыз. Һәм иң зур рәхмәтне җәмгыятьнең җитәкчесе Гөлтән апа Ураллыга әйтәсе килә. Солтаннар яшәгән Топкапылар, Долмабахче сарайлары, Базелик һәм Гранд базар, мини Төркия, әллә никадәр мәчет һәм музейларга җитәкләп йөртеп, һәркайсында алыштыргысыз экскурсовод булды ул. Гөлтән апа булмаса, 7 көн эчендә бу кадәр җирне күреп бетерү турында хыялланасы да юк иде. Андагы энергиягә, көч-куәткә яшьләр көнләшерлек. Беркайчан уфтанмас, Татарстан байрагын тотып, гел алдан барыр үзе. Инде арыдык, бер көн ял итик дигәч, Гөлтән апа төркемебезне өенә кунакка чакырды. Самавырдан чәй эчеп, сыгылып торган табын артында утырдык. Татар тарихы белән шушы гаилә альбомнары аша да танышып, Төркиядә халык җырларын җырлап утырырбыз, шулай кунак итәрләр дип кем уйлаган! Гөлтән апаның әнисе Айтән апа да – искиткеч кунакчыл, мөлаем кеше. Үги әнисе төрек булу сәбәпле, татарча белмичә үскән, ләкин бик милли җанлы хатын.
– Үги әнием татарча белмәсә дә, милләтебезне бик хөрмәт итте. Безнең йорттан бер дә кунак өзелмәде. Әтием янына Гаяз Исхакыйның кунакка килгән чакларын, татар җырларының өебездә яңгырап торуын хәтерлим әле, – дип сөйләде Айтән апа.
– Кунаклар яратабыз, чөнки Татарстаннан килүчеләр күзеннән Казан урамнарын күргәндәй булам. Анда безнең тамыр, онытылмаска тиешле тамыр, – дип, шунда өстәп куйды Гөлтән апа.
Гөлтән апа 5 яшендә үк беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, “И туган тел”не җырлаган. Үсеп җиткәч, үзлектән татар телен өйрәнгән. Бүген “Идел-Урал төрекләре” җәмгыятен җитәкләүдән тыш, татар-төрек халык музыкасы ансамбле белән байтак кына чит илләргә йөри. Шул ук вакытта татар дөньясы белән дә танышырга вакыт таба, һәр вакыйгадан хәбәрдар ул.
Гөлтән апа безне “Төрек дөньясының мәдәни өйләре” дигән җиргә дә алып барды. Биредә төрки халыкларның һәркайсының йорт-музее урнашкан. Мәсәлән, кыргыз, казах, үзбәк, азәрбайҗан, башкорт, татар өенә кереп, андагы экспонатлар аша халыкның мәдәнияте, яшәеше, республикасындагы сәясәте белән танышып чыгарга мөмкин. Туры килүен кара – без килгәндә шул йортларның ишегалдында клип төшереп маташалар иде. Татарстаннан икәнебезне белгәч, милли төсне җыр һәм биюдә күрсәтүебезне үтенделәр. Шулай итеп, Татарстан йорты һәм татар халык биюе тагын бер кат Төркия тарихына кереп калды…
Бер атнабыз “эх” дигәнче узды, кайттык. Истанбул мәчетләре, шәһәрнең тап-тар урамнары, сары таксилары, адым саен эленгән байраклары гына һаман күз алдыннан китми. Ә Гөлтән апа белән Якуб абыйның аэропортта кул болгап калулары искә төшсә, күңелне бер юксыну биләп ала.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.
Казан – Истанбул – Казан.
Комментарии