«Таһир Якупов җырлаган һәм җырлаячак!»

«Таһир Якупов җырлаган һәм җырлаячак!»

Чәчләренә ак төс кунса да, картаерга бер дә ашыкмаган, бүген дә игелекле һәм мөһим эш артыннан чабучы Рафаэль Сальмушев оештырган кичәгә барырга туры килде. Халыкның сөекле җырчысы Таһир Якуповка багышланган «Җырларыңда безне юаттың…» китабын тәкъдим итү кичәсе иде ул.

Рафаэль Сальмушев – «Безнең гәҗит» укучыларына яхшы таныш шәхес. Казан шәһәренең татар ветераннарын берләштергән «Яшәү яме» клубын җитәкләүче буларак та билгеле ул. Таһир Якуповка багышланган китапны да менә шул клуб чыгарган инде. Билгеле ки, бу аның беренче коймагы түгел. «Бу безнең өченче китап инде. Һәм монысы аеруча кирәкле. Мактанып әйтүем түгел –шатланып әйтүем. Дөньяда төрле кешеләр бар, кайберләре «мактанасың» дияргә дә мөмкин. Ләкин алай дип фикер йөрткәнче, иң элек ниндидер зур эш эшләргә, өметләрне акларга кирәк бит. Ә Таһир Якуповка багышланган китап чыгару – ул зур эш. Таһир җырлаган, җырлаячак һәм яшәячәк!» – диде Рафаэль абый.

Тәкъдим итү кичәсенә «Яшәү яме» клубының башка вәкилләре дә килгән иде. Татарстан милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Габделхәй улы Һадиев алар турында: «Энергия һәм көчләре 30-40 яшьтәгеләрнеке кебек булмаса да, милли рухлары нык аларның. Шул кадәр милләткә береккәннәр ки, максатларына ирешү өчен, алда булган киртәләргә дә бирешмиләр», – дигән сүзләр әйтте.

Таһир Якупов – татарның танылган җырчысы. Ул тамашачы күңелен тиз арада яулап өлгергән. Ләкин 1999нчы елның көзендә безнең арадан вакытсыз китеп барды. Аның истәлегенә китап чыгару бик уңай кабул ителгән. Шуңа да бу кичәгә Таһир аганың якташлары һәм аның иҗатына битараф булмаган кешеләр дә килгән иде. «Таһир һәрвакыт милләткә дә, җырларына да, үзенә дә тугры булып калды», – дип истәлекләре белән уртаклашты татар язучысы һәм фән эшлеклесе Фоат Галимуллин.

Дөрестән дә, шундый олы шәхесләребез турында белү һәм аны киләчәк буынга җиткерү – һәр милләт кешесенең дә төп бурычыдыр. Ә арабызда изге күңелле Рафаэль Сальмушевлар булганда, бу эш ышанычлы кулларда, дип яшибез әле.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУның 1нче курс студенты

Комментарии