«Кыска итәк белән биек үкчәләр модада түгел хәзер»

«Кыска итәк белән биек үкчәләр модада түгел хәзер»

Хатын-кызларның кибеткә йөрергә яратуы беркемгә дә сер түгел. «Кибеткә керсә, чыга алмый ята!» – дип зарлана ирләр дә. Менә Казанда яшәүче 28 яшьлек Галия Сафинаның иренә хәзер болай дип зарланырга соң инде. Чөнки кибетләрдә йөреп, киемнәр сайлау хатынының яраткан шөгыле, эше генә түгел, табыш чыганагы да. Ул – стилист, үзенә мөрәҗәгать иткәннәргә килешле, матур кием сайларга ярдәм итә.

Галия, үзең белән таныштыр әле, ничек стилист булып киттең?

– Мин Сарман кызы. Әле мәктәптә укыганда ук минем Казан төзелеш һәм архитектура университетының дизайн һәм мода факультетына укырга керәсем килә иде. Тик хәзер бит БДИ буенча алалар. Анда химиядән имтихан тапшырырга кирәк иде, ә мин химиядән көчле түгел идем, аны укымадым. Шуңа гына икътисад факультетына бардым. КФУның икътисад факультетын бетердем. 3нче курста кияүгә чыктым, 4нче курста беренче баламны таптым. Улыма 2 яшь булганда, белгечлегем буенча эшкә чыктым. Тик икътисадчы булып 8 ай тирәсе генә эшләдем һәм аңладым – бу минем яраткан, гомерем буе эшләргә теләгән эш түгел. Миңа ошамый иде. Иртән килергә кирәк, кич кенә кайтасың, гел бер төрле эш, хезмәт хакым яхшы булса да, күңелемә нидер җитмәде. Эштән киттем, ул вакытта икенче балама авырлы булуымны аңладым. Икенче улыбызга яшь ярым булгач, уйлана башладым – нәрсәнедер үзгәртергә кирәк иде. Керем дә китерә, үземә дә ошый торган бер шөгыль табасым килде. Психология белән кызыксынып киттем, аның буенча китаплар укыдым, курсларга да йөрдем. Бу үземдә ышаныч, көч тоярга ярдәм итте. Мин белем алуымны дәвам иттем, инде психология буенча түгел, стилистика буенча кыш көне интернет аша гына курслар уздым. Стилист булу өчен ниндидер нигез кирәк, әлбәттә. Минем зәвыгым үсмер чордан бар иде, электән матур киенергә яраттым, декретта утырганда да, балаларымны күтәреп, зур кибетләргә китә идем, көн буе шуларда йөрергә дә мөмкин идем. Ирем әзрәк ачулана да иде: «Ник син гел кием кибетендә йөрисең соң, эшең юкмы соң синең?!» – дип. Тик берни эшли алмый идем, чөнки еш кына танышлар, дуслар үзләре белән мине кибеткә алып барып, кием сайларга булышуымны сорыйлар иде. Стилист булуыма этәргеч биргән бер вакыйга булды. Безнең йортта җитәкче урында эшли торган ханым яши. Ул миннән үзе белән кибеткә баруымны сорады. Аның гәүдә төзелеше үзенчәлекле иде: ул тазарак ханым, буе да кыска. Уйлый башладым. Тора салып кына кием ала алмыйм бит инде мин аңа. Димәк бу өлкәдә минем ниндидер белемнәрем дә булырга тиеш. Пропорцияләрен белергә, аныкы кебек фигураларга нинди киемнәр килешкәнен аңларга кирәк. Шуннан соң укырга киттем, тагын стилистика буенча курслар уздым. Белемнәремнең җитәрлек булуына инангач кына, «Инстаграм»да үз сәхифәмне ачып җибәрдем. Үземне стилист дип игълан иттем. Кешеләр белән кибеткә барам да, аларга кием сайлашам – менә шул минем эшем, гади тел белән аңлатканда. Баштарак борчылган идем – каян табарлар мине, кеше булыр микән, дип. Ләкин, Аллага шөкер, �«Инстаграм» бик яхшы әйбер, сарафан радиосы да бик яхшы эшли – шаккатам, сөенәм һәм горурланам, 5 ай гына эшләвемә карамастан, клиентларым байтак булды. Кеше миңа килә, кеше миңа ышана. Минем зәвыгыма ышана, шуның белән горурланам. Белем алуымнан туктамаячакмын, әле Мәскәүгә курсларга китәргә җыенам.

Стилист булу үзеңә ошыймы соң, икътисадчы булудан рәхәтрәкме?

– Минем баштан ук икътисадчы буласым килмәде, укырга да яратмадым. Ләкин ияләнгән – югары белемең булырга тиеш. Әниләр фикере буенча да керәсең бит укырга. Кайда престижлырак, шуны карыйсың укырга кергәндә. Ярый әле 28 яшемдә үземнең юлымны таптым, үземә ошый торган әйбер белән шөгыльләнә башладым. Иртән торганда да җиңел миңа. Яраткан эшең белән шөгыльләнү бөтенләй башка ул. Яратмаган эштә эшләгәндә, җитешә алмыйсың, тиз арыйсың кебек. Яраткан эшең белән шөгыльләнгәндә вакытың да табыла, кәефең дә башка. «Галия, син туймыйсыңмы шулай көне буе кибетләргә йөреп?» – диләр. Туймыйм, ул бит минем эшем. Кибетләр сайлыйм да, шулардан образлар җыям һәм «Инстаграм»да, әйтик, нәрсә алырга, нәрсә алмаска, бу сезонда нинди киемнәр модада булуын сөйлим. Кешеләр күп итеп язалар, мин киңәш иткән әйберләрне алып фотолар җибәрәләр. Кайбер оешмалар мастер-класслар уздырырга мине үзләренә чакыра башлады. Үзләрендә эшләүче кызларны зәвыклы киендерү өчен. Ошый миңа кешегә сөйләү, аңлату, яңалык җиткерү, мода белән таныштыру.

Безнең хатын-кызларның зәвыгы бармы?

– Зәвык ул бөтен кешедә дә була торган әйбер. Ләкин аны кемдер үстерә, кемдер үстерми, вакыты юк. Әмма, минемчә, табигатьтән һәр кешегә зәвык дигән әйбер бирелгән була. Мода журналлары, сайтлар күзәтеп, зәвыклы киемнәр кигән кешеләр янында йөреп, кешенең ничек киенгәнен карап, зәвыкны үстереп була. Теләк кенә кирәк. Татар хатын-кызларында зәвык бар, әмма күп кенә татар кызлары яңалыкны авыррак кабул итә. Киемнәр сайлау һәм сатып алуны шопинг дип атыйбыз. Шопингка миңа күп кенә татар хатын-кызлары килә, күбесенә матур, модадагы киемнәрне тәкъдим итәсең – алар ачык та, ертык та түгел. Ләкин әйтәләр: «Бу артык булыр, монысын кисәм, әни ни дип әйтер, монысын кисәм, кеше ни уйлар?» Мәсәлән, хәзерге вакытта саламнан ясалган сумкалар бик модада. Бер кызга шундый сумка тәкъдим иткән идем, «Ой, мине кешеләр аңламас, мондыйны алмыйм, гадирәген алам», – диде. Алдык гадирәген. Аннан соң, татар хатын-кызлары озынрак итәкләр, киңрәк чалбарлар ярата. Палаццо чалбарлар, ягъни киң балаклы чалбарлар бик популяр хәзер. Аларны алалар. Быел гомумән, тездән астарак булган озынлыктагы киемнәр модада: күлмәкләр, итәкләр… Бу бик сөендерә, чөнки татар кызлары тыйнаграк булырга тиеш, дибез. Ул хатын-кызга килешә дә. Озын кием кигән хатын-кызда бер төрле сер бар. Аңа каравы да рәхәт, зәвыклырак та күренә. Кыска итәкләр, артык биек үкчәләр – модадан чыкты. Аяк киемнәренә килгәндә, модада озынрак башлы, кыскарак үкчәле түфлиләр. Шул түфли белән плессировкалы итәк тә киеп җибәрсәң, бик матур инде!

Кием алганда, сайлаганда хатын-кызларыбыз ниндирәк хаталар ясый соң?

– Күп кеше үзенең фигурасының нинди төргә караганын белми һәм үз фигурасына туры килмәгән әйберләр сатып ала. Мәсәлән, әгәр синең гәүдә төзелешең груша кебек икән, зур ботларыңны, киң оча сөягеңне ассызыклап тора торган әйбер кимәвең яхшырак. Ә өстеңә, киресенчә, кабарынкырак әйберләр кияргә тиеш буласың. Өске ягың белән аскы ягың бер үк пропорциядә булганын күрсәтү өчен. Фигураны ачыклау, аңа туры килердәй кием табу җиңел эш түгел ул, шуңа мондый вакытта кешегә стилистлар ярдәмгә килә дә инде. Хатын-кызларыбыз ясаган тагын бер хата: яшьләренә туры килгән кием алмыйлар. 40тан өстә булган хатын кызлар, әйтик, яшьрәк күренәсе килә, дип, яшьләр әйберләре кияләр – сыланып торган чалбарлар, кыска итәкләр, биек үкчәләр… Күпләр төсләрне бутарга мөмкин. Бер образда төсләр саны ике-өчтән артмаска тиеш. Аларның бер уртаклыгы булырга тиеш.

Төсләр турында сүз башлаганбыз икән инде, Галия, киңәшеңне дә бир әле – кыш-көз сезонында хатын-кызларыбыз ниндирәк төсләргә игътибар итсен?

– Ак тәнле кызларга бу сезонда кыйммәтле ташлар төсенә игътибар итәргә киңәш бирәм. Ул аларның йөзләренә бик тә килешәчәк һәм аларны ачып җибәрәчәк. Сапфир, рубин, зөбәрҗәт ташлары төсләре бик килешәчәк. Аксыл-көрән (бежевый) төс бик актуаль. Әгәр аны белеп куллансаң, ак тәнле кешеләргә бик килешә. Ә кара тәнле кешеләргә киңәшем коңгырт-сары (коричневый) төскә игътибар итәргә. Ул да бик актуаль. Көрән һәм сөт төсләре, аксыл төсләр бик модада бу сезонда. Сары төс – яфрак төсе дә көзге сезонда модада. Тукымаларга килгәндә, быелгы сезонда замш актуаль булачак. Шулай ук, вельвет һәм твид. Тагын бер әйбер бар: кара тәнле кызларга барлык төсләр дә килешә, ә менә ак тәнлеләргә сайлабрак киенергә кирәк. Мин әйткән киңәшләргә колак салсыннар иде. Ә инде көз сезонында модада булачак тукымалардан тегелгән киемнәрне дә куллансалар, кыйммәт, матур, зәвыклы күренәчәкләр. Шулай ук сыек зәңгәр тә актуаль булачак. Аның белән аксыл-көрән төсне куллансаң матур килеп чыгачак. Бу бигрәк тә ак тәнле кызларга кагыла. Сыек зәңгәр кисәләр, күзләрен буясыннар, өсләренә аксыл-көрән жакет та кисәләр, бик тә матур булачак. Кара тәнле кызларга тагын бер актуаль төс – куе кызыл. Бик килешәчәк.

Киңәшләрең өчен рәхмәт, Галия. Ә синең уйланганың бармы, ни өчен кеше стилист хезмәтләреннән файдалана?

– Беренчедән кешенең вакыты җитми. Миңа күбесенчә декретта утырган әниләр яки офиста эшләгән хатын-кызлар килә. Офиста эшләүчеләрнең, гомумән, вакытлары булмый, алар иртән китәләр дә кич кайталар, вакыты юк. Аларга акча түләп стилист ярдәменнән файдалану отышлырак. Ике сәгать эчендә үзләренең бөтен образларын җыеп китәләр. Аннан соң, кибеткә йөрергә яратмый торган хатын-кызлар да бар. Гафу үтенәм, тик кайберәүләрнең зәвыгы да булмый. Кемнеңдер кием сайлаганда үзенә ышанычы юк. Шуңа күрә профессиональ кеше киңәше белән киенү аларга отышлырак.

Синең хезмәтең ничә сум бәяләнә? Бу бәягә нәрсәләр керә?

– Минем белән бер сәгать кибеттә йөрү – мең сум. Башка стилистларның бәяләре белән чагыштырганда бу кыйммәт саналмый, арзан санала хәтта. Мин шундый бәяләрне куйдым, чөнки әле берничә ай гына эшлим. Билгеле, көзгә таба бәяләр артырга да мөмкин. Клиентларым күп, җәй сезонында бик күп булды. Аннан соң хәзер һава торышлары начараеп китте, кеше көзгә киемнәр җыя. Стилистка мөрәҗәгать итәләр. Стилист белә кайда арзанрак, кайда ассортимент бар, чөнки эшебез шул – без көн саен кибетләрдә йөрибез, күрәбез, беләбез. Шундый очраклар да була, кеше үзенә килешле кием таба алмый. Мәсәлән, күрә, бер танышы пальто алган. Танышына килешә, бу да барып ала – ә аңа килешми. Ни өченме? Чөнки фигурасы төренә туры килми, шуңа килешми. Ә без – стилистлар кешегә нинди кием килешәсен алдан беләбез. Шопингка, ягъни киемнәр алырга килгәнче, башта мин алдан килеп, киемнәр сайлап куям. Бу безнең шопинг озакка сузылмасын өчен эшләнә. Гадәттә, 1-2 сәгатькә сузыла. Шуңа күрә, бер клиенттан ике мең сум тирәсе акча эшлим, дигән сүз. Кайберәүләргә кибеткә барганчы, шкафындагы киемнәрен карарга тәкъдим итәм. Кемдер бер кием ала да, аны кими яткыра. Булган киемнәреннән дә образлар ясыйбыз.

Галия, стилист янына шопингка килгәндә, кешенең ничә сум акчасы булырга тиеш?

– Бу сорауны миңа еш бирәләр. Нинди кибеткә баруыңнан тора. Ике-өч образ җыяр өчен, 10 мең сумнан да ким кирәкми. Дөрес, арзанракка да табып була. Әйтик бер кызга 6 мең сумга ике образ җыйган идек. Итәк белән чалбар алдык, бер өс киеме… Кайберәүләр яныма 40 мең сум белән дә килә, кемнәрдер 60 мең сум белән дә. Ләкин уртача 10-20 мең сум тирәсе алып киләләр инде.

Әле ялгышмасам, җырчылар белән дә эшли башлагансың бит. Алсу Фазлыевага киемнәр сайлаганыңны күргән идем…

– Әйе, Алсу Фазлыевага образ җыйдык. Барысы да туры килде, барысын да алды. Әле миңа татар эстрада җырчылары тагын килергә тиешләр, көтәм, Аллаһ боерса. Ләкин шуны да әйтәсем килә: җырчы киләме миңа, укытучымы, заводта эшләүчеме, кем булуына да карамастан, бер кешене дә аермыйм. Җырчыга да, башкаларга да шул ук бер эшне эшлим. Кешеләргә бертигез карыйм. Алар барысы да минем клиентларым һәм алар канәгать калсын өчен тырышам.

Галия Сафина бик ачык йөзле, гади кыз. Аның белән эшләү үзе бер рәхәттер. Әгәр укучыларыбыз арасында Галия белән бергә киемнәр сатып алырга теләүче гүзәл затларыбыз бар икән, телефонын редакциядән алырга мөмкин.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии