СӘЛАМӘТЛЕК – ИҢ ЗУР БАЙЛЫК ИКӘН

Бу ел минем өчен начар булды әле. Яңа елдан бирле авырдым. Гомумән, быел күп кешеләр шул авырудан зарлана. 15нче шәһәр хастаханәсе янында гына икән ул онкология авыруы белән ятучылар. Гомерең бетмәсә, барын да күрергә туры килә. Анда операция ясадылар.
Әле кайчан гына газетага «Чак үлми калдым» дигән конкурска мактанып язган идем. Аллаһы Тәгалә: «Колым, мактанма, мин сиңа тагын да сынаулар бирермен!» – дип әйткән ахыры.
Кызык та кызганыч та хәлләр ул хастаханәдә.
Минем күкрәктә онкология авыруы таптылар. «Берсен кисәргә кирәк, юкса бөтен тәнеңә тарала», – диде табиб. Ничек ясаганнарын белмим, чыгарып салдылар, наркоздан айнып күземне ачсам, Дружков фамилияле табиб тора янымда. Рәхмәт әйтәсе урынга: «Нигә син татарча белмисең? Бер атнада татарчага өйрәтәм мин сезне!» – дип кычкырып сөйлим. Ул 20 ел эшләүче профессор икән. Сүзләремә көлеп кенә чыгып китте. Аның әтисе дә шул хастаханәдә атаклы хирург булган. Бу табибның да ике улы биредә хирурглар икән. Бик мактыйлар аларны.
Наркоздан соң кайсы хатын-кыз җырлый икән, кайсы елый, и галәмәт анда. Ерак шәһәрләрдән дә яшьләр дә күп килә. Кайсы күкрәген зурайта, кайсы зурны кечерәйтә. Һәммә эш тә акчалы. Мин ике кешелек палатада яттым. Өч кешене озаттым өенә. Бер көнне ясыйлар, икенче көнне чыгаралар да. 70, 80 хәтта 200 мең сум түләүчеләр дә бар икән андый операцияләргә. Мин инде йөри башлаган идем, караучылары булмагач, мин карадым. Шул иреннәрен чылатып, ике сәгатьтән соң су бирдем. Киткәндә рәхмәт әйтеп киттеләр. Бер рәхмәт мең бәладән коткарган ди. Үземнең хәлем Аллага шөкер, 20 көн ятып чыктым. Вакытында килгәнсең, диделәр. Кече кызым йөрде инде табиблар белән сөйләшеп. Олы кызым, оныгым чиратлашып дежур тордылар. Теләкләр телим, бик рәхмәт аларга. Аллаһы Тәгалә барчагызны исәнлектән аермасын.
Фәүзия ЗАРИПОВА. Казан шәһәре.

Комментарии