Су – кыйммәтле нәрсә

Су – кыйммәтле нәрсә

Дустым Илфак Шиһапов, авылыбызда матурлап төзәтелгән чишмә һәм күл ачыла дигәч, кылт итеп яшьлек елларындагы бер гыйбрәтле вакыйга исемә төште. 1978нче елда Алабуга педагогия институтына укырга кердем. Әмма бик сырхау үсмер идем. Яшьтәшләрем хәтерлидер: мәктәптә укыганда елына җәмгысе 1–2 ай авырып дәрес калдыру минем өчен гадәти хәл иде. Сәбәпләрнең берсе – ангина. Ул бик зур булып, кайчакта тын алырга да комачау итә иде. Инде институтка укырга кергәч, йөрәгемне учыма кысып больницага бардым. Һәм миңа олы яшьтәге бер бик дорфа гына табиб операция ясады. Терәксез табуреткага утыртып куйды да 1 сәгатькә якын азаплады. Һич төгәлли алмый. Үзе дөньядагы белән сүгенә: «Минем башыма килгән, үз районыңда чистарынып килергә ярамаган… Хәзер үлсәң, мин җавап бирәсе…»

Калганын артык хәтерләмим дә. Тагын 1 тәүлек йокылы-уяулы яттым саташып. Канны туктата алмыйлар. Авылда да белмиләр минем больницада икәнемне, никтер иптәшләремә дә әйтелмәгән. Теге дорфа табиб яхшы белгеч булып чыкты. Төнлә дә минем янымнан китмәгән. Мин аларын белмим, әмма туктаусыз саташуым әле дә өнемдәге кебек хәтеремдә. Хәер, хәлем авыр чакларда, гел кабатлана ул: бик нык сусасам, чишмә исемә төшә – челтерәп торган җырлы чишмәгә ятып та, учлап та йотлыгып су эчәм. Эчеп туя алмыйм. Су бөтен тәнемә тарала… Бу Арча районындагы күрше авылыбыз Сөрдедәге «Мулла бакчасы» дип йөртелә торган урындагы чишмә. Теге үсмер чакта операциядән соң хәлем әйбәтләнгәч тә, шул чишмә күз алдымнан китмәде. Шуңа, ялга авылыма кайтышлый ук, авылга кадәр машина булса да, ярты юлда төшеп калып, шул чишмәгә ятып комсызланып эчтем мин ул суны. Үзем куркам. Салкын тимәгәе. Әмма нәзберекләнеп эчәргә сабырым юк… Ни хикмәт, берни булмады. Тагын шунысы, сирәгрәк авырыйм, беләкләремдә көч-куәт сизә башладым. Спорт белән дә шөгыльләнергә хәл керде…

Мин кайтып күрәсе, кемнеңдер изге куллары тазарткан чишмә дә шулай бик күпләргә сихәт биргәндер, әле бик күпләр аның суын йотасы килеп читтә зар-интизар булып сагынып ятадыр, дип уйладым.

ТАРИХНЫ БИРЕДӘ ОНЫТМЫЙЛАР!

300 километрдан артык ара үтеп, бәйрәмнең башланып яткан мәленә кайтып төштем Лениногорск районындагы Иске Иштирәк авылына. Алдан шунысын әйтеп куйыйм, бу мине кунакка чакырган журналист Илфак Шиһаповның туган авылы. «Бер төркем эшмәкәрләр авылда җыелып Биккинә чишмәсен торгызды, кайтып күрсәң, матурлыкка исең китәр. Ә без Илсөя Бәдретдинова (белмәгәннәр өчен: популяр җырчы аның хатыны, ә Илфак – аның продюсеры) төркеме белән соңыннан концерт-бәйрәм оештырабыз», – диде ул.

Татар милли киемнәреннән, көянтә чиләк аскан кызлар чишмәдән су ала. Талгын музыка агыла… тантананы алып баручы Гөлсия апа шушы авылның данлы язмышын бәян итә:

– Моннан бик күп еллар элек, кабатланмас матур табигатьле, чишмәләргә, күлләргә бай бу якта Иске авыл дигән авыл булган. Бүген олуг бәйрәмдә без аның турында озын-озак тукталмыйча гына, шунысын әйтик: әнә шул авылдан күчеп килгәннәр дә инде безнең борынгы бабаларыбыз бүгенге Иске Иштирәк җирләренә. Беренче күчеп килеп авылны төзи башлаучылар арасында – Иштирәк Сәетов, Габдерәхим, Биккинә буыны-ыруы кешеләре булган; исемнәрдән күренгәнчә, безнең бу чишмәбез дә әнә шул чишмәгә беренче сукмак салган, тирә-ягын караган, улагын куйган кеше Биккинә исемен йөрткән дә инде. Авылның туган елын якынча 1730 еллар, дип алсак, бу чишмә үзенең тәмле, мул суы белән ярты авылны инде 300 елга якын кинәндереп тора.

…Чишмә янындагы вакытлы сәхнәдә үзешчән артистлар, җырчылар, кунаклар сүз ала тора, ә мин янымдагы Иске Иштерәк авыл җирлеге башлыгы Нашат абый Мәҗитов белән сөйләшәм. 22 ел шушы вазыйфаны башкара икән инде ул. Күпме реформа, исем алыштырган. Хәзер аның исемен дә сез ничек аталасыз, дип сорамасаң, ялгышасың. Тик авыл халкы аны һаман да элеккечә, авыл Советы председателе дип атый.

– Бүген авылдашлар, аның гаярь егетләре булмаса, берни кырып булмый. Мин 89нчы елда эшли башладым. Шуннан соң киртә корып куйган идек. Барыбер карап бетереп булмый, чишмә ташландык хәлгә төште. Менә 1 ел элек шушы авыл егетләре, чишмәне, аның астындагы Мәннаф күлен торгызу тәкъдиме белән килделәр. Һәм эшләп тә чыктылар. Күп акчаларын тоттылар. Авыл бәйрәмнәре, Сабантуйлар да бу егетләр ярдәменнән башка үтми.

Ул арада алып баручы Авыл җирлеге башлыгы әйткән егетләрне берәм-берәм сәхнә түренә чакырырга тотынды.

– Бар әле йөрәкләре янучылар, туган авылының үткәненә, бүгенгесенә битараф булмаган кешеләр. Аларның җан җылысы, йөрәк ялкыны белән чишмәбез һәм күлебез икенче яшьлекләрен кичерә. Моннан олуг һәм мәртәбәле эшнең булуы мөмкин түгел. Бу шәхесләрнең үзебезнең авыл һәм үзебезнең урам егетләре булуы, киләчәк өчен ышаныч һәм авылым кешеләре өчен олы горурлык хисләре өсти, рәхмәт сезгә, егетләр, һаман шулай авыл җанлы булып калуыгыз өчен рәхмәт, дип, Гөлсия ханым, бар авыл халкының рәхмәтен ирештергәндер.

Шушы изге гамәл ияләре менә сәхнә түрендә. Авыл исемен йөрткән Иштерәк Сәетов буыны дәвамчысы Таһир Шәмсулла улы, шул Иштерәк бабай белән бергә күчеп утырган Габдерәгыйм буыны дәвамчылары Ильяс уллары Рафаэл һәм Рәсим Туктаровлар, чишмәне яшәтеп, аңа үз исемен биреп калдырган Биккинә буыны дәвамчысы Миннебаев Ризит Рәис улы.

Әлеге егетләр бик изге гамәл кылган. Иске Иштерәк халкын бәйрәмнәре белән котларга килгән Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибе Әлфәс хәзрәтне тыңлагач, сүз башындагы хатирәләремнең юкка гына искә төшмәвен аңладым.

– Кыямәт көнендә иң кадерле нәрсә – су булыр. Алтын да, акча да, байлык та түгел – су. Бүген бу эсседә ураза тотучылар да суның никадәр кадерле әйбер икәнен аңлый торгандыр. Чишмә безгә кадәр дә аккан, бездән соң да кешеләрне тәмле суы белән кинәндерә. Шушы чишмәләрне тазартучыларның, кое казытучыларның гамәл дәфтәрләре ябылмас. Бу дөньядан китеп фанига күчкәч тә, алар рәхмәт ишетеп ятарлар, – диде ул.

Хактыр. Әнә бит Биккинә бабаларын авылдашлары ничек хөрмәтләп искә ала. Шушы авылга нигез салучыларның, авылдагы чишмәләргә сулыш өрүчеләрнең гамәл дәфтәрләренә никадәр догалар барып ирешкәндер?! Ничә гасыр дәвамында онытмыйлар үзләрен. Аларның эзләрен суытмый, тапламый саклап, яңартып торучы егетләргә, чынлап та, сокланмый мөмкин түгел. Бик аз авыллар гына Иске Иштерәк кебек булдыклы, авыл җанлы якташлары белән горурлана аладыр. Бу егетләр дә авылларын бик сагынсалар, матур бер урынга катлы-катлы коттеджлар салып куя алырлар иде, я башка урында биек койма белән әйләндереп таш пулат корып була… Тик ул мәңгелек түгел, ә чишмә – мәңгелек.

Кемгә ничектер, туган авылым турында сүз чыкса, минем үземнең күз алдыма иң элек аның чишмәләре килеп баса. Ярый әле, мин бәхетле – авылыма еш кайтып йөри алам. Ә менә сирәк кайтучылар, бөтенләй кайта алмаучылар… чит-ят җирләрдә соңгы сулышын алганда, бу дөньядан үз чишмәсе суын сорап зар-интизар булып китүчеләр. Үлем белән йөзгә-йөз очрашкан кешене алдап та булмый, мөмкинлек булмаганга, икенче су биргән очракларны ишетеп беләм, әмма тәм тоя шул адәм баласы.

Изображение удалено.
Изображение удалено.
Изображение удалено.
Изображение удалено.
Изображение удалено.
Изображение удалено.
Изображение удалено.
Изображение удалено.

Туган авылым чишмәсенә
Җәяү йөгерер идем.
Уч тутырып суын эчсәм,
Үлсәм дә үкенмимен…

Туган авыл чишмәң белән
Гел керәсең төшемә.
Чишмә юлы һәм сылуым
Һич чыкмыйсың исемнән…

Бу юлларны куен дәфтәренә коточкыч сугыш елларында Бухенвальд төрмәсендә әсирлектә чакта Иске Иштерәк авылы кешесе Габделхак Гатин үзәге өзелеп язып куйган булган.

Әйе, кеше әнисен сагынган, мәхәббәтен һәм… чишмәне. Чишмә янында кавышканнар, вәгъдәләр бирешкәннәр… Биккинә чишмәсе дә шундый күпме бәхетле вакыйгаларга шаһиттыр. Әлбәттә, моннан соң да бәхетле парлар туй көнендә бирегә килеп чишмә суыннан авыз итәр, Мәннаф күлендә йөзүче балыкларга карап хозурланыр, аларга җим сибәр…

Тантана чишмә буеннан урам очынарак, тау башына күчте. Анда Илсөя Бәдретдинова якташларын учак яктысында ял иттерә. Башкортстандагы гастрольләрен өзеп, авылдашлар бәйрәмен уртаклашырга кайтканнар. Тау башында кара төнгә кадәр дәвам иткән бәйрәмнән соң, алар кабат Башкортстанга юл алды. Ә мин – Казанга.

Онытылмаслык булды бу Иске Иштерәк авылындагы Биккинә чишмәсен һәм бүген балыклар мыжгылдап торган саф сулы Мәннәф күлен торгызу бәйрәме. Мондый бәйрәмнәр һәр авылга насыйп булсын иде, дип теләкләр теләп, кайту юлына сихәтле чишмәнең салкын суын алырга, кабат чишмә янына тукталдым. Урам кырыендагы краннан су агып торуын күреп, янымдагы ападан сорыйм:

– Монысы нинди су, шушы чишмә суымы?

– Юк, анысы икенче чишмәнеке?

– Кайсы әйбәтрәк?

– Бары да әйбәт. Биккинәнекен анализга тапшырганнар, яхшырак дип табылган.

– Ник бу кранны япмыйлар, әрәм агып ята бит?

– Аны ябып булмый. Бездә бит су башняга тутырылмый, насослар юк. Чишмәләр күп, шулардан үз агымы белән бөтен авылга торбалар аша тарала…

– Узган елгы корылыкта та бетмәдеме су?

– Юк, Аллага шөкер.

Менә бар икән оҗмах почмагы?! Хәер, атаклы «Бәкер» шифаханәсе юкка гына шушы авылга урнашмагандыр инде.

Шундый табигатьнең иң гүзәл җирен күрсәткән өчен рәхмәт дустым Илфакка. Сүз уңаенда әйтим, Илфакның да үзләре генә карап тора торган чишмәләре бар икән. Алар авылның икенче башында. Ул чишмәнең суын татырга өлгермәдек инде, икенче юлы насыйп булыр әле. Чишмәләр күп булгач, аларны тазартучылар да табылыр. Димәк, изге гамәлләр өчен форсат җитәрлек. Гамәл дәфтәренә язылырлык эшләр, дим…

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Казан-Лениногрск-Иске Иштерәк-Казан.

Су – кыйммәтле нәрсә , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии